Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әдәби марафонда – Владимир шагыйрьләре

Мамадыш районының Усали мәктәбе укытучысы Лидия Пасыева дөньякүләм марафонда катнашкан.

Әлеге чараның максаты – халыкны китап укуга тарту, интернет челтәрен әдәби әсәрләр белән баету, китапка мәхәббәт тәрбияләү, туган телебезне саклау, әдәби әсәрләр укып, күңел дөньясын баету. Марафон Яңа елның 1нче көненнән башланды. Ә менә мин үзебезнең Владимир авылы шагыйрьләренең иҗатын таныту максаты белән катнаштым бу юлы. Максатыма ирештем дә кебек, чөнки “ВКонтакте”дагы битемә авылдашларыбыз, райондашларыбыз, танышлар һәм таныш булмаган кешеләр Георгий Ибушев, Елизавета Малова, Василий Петров, Елена Григорьева шигырьләрен яратып укыды, лайклар куйды, комментарийлар язды. Шигырьләрне тәэсирлерәк итү өчен, аларны эчтәлекләренә туры килә торган үз фотоларым белән баетырга тырыштым. Мин сайлап алган шигырьләрнең тематикасына килгәндә, алар түбәндәгеләр: бабаларыбызның әлеге җирне авыл урыны итеп сайлаганда иң мөһим рольне уйнаган чишмәләребезгә дан җырлау; туган нигез, туган туфрак тартуы, авыл язмышы; күңел халәте, ата-ана хакы, тормыш мәгънәсе, яшьлекне сагыну; авыл кешеләре белән горурлану, табигатебез гүзәллегенә соклану, кыш аеның хозурлыгы: тәрәзәләрдәге нәфис бизәкләр, чатнама суыктагы мич җылысы, җил- бураннар, кышларга калган кошлар язмышы һ.б. 

Январь аенда шушы марафонда гына катнашып калмадым, Рождество каникуллары вакытында авторлар белән дә очраштым. Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев җае чыккан саен авылга кайтып җитә. Бу юлы да авылда иде ул. Тагын бер җыентык чыгарырлык шигырьләр иҗат иткән. Авыл илһам бирә, иҗат диңгезендә йөздерә аны. 

Ә менә Лиза Малованың үскән нигезендәге уты янып торса да, өе бикле иде. Йозагы да шәп: оялды ишегенә терәтеп куйган көрәк! Хәзер дә шулай әле авылда, Аллага шөкер! Аның да иҗат итүдән туктап торганы юк икән. Китап чыгарырлык шигырьләре җыелган. “Исәбең юкмы?”- дигәч: “Пенсионер инде хәзер, үзең аңла шуннан!”- дип кенә елмайды. Ярдәм сорарга яратмаганын да сиздем. Бер җае чыгар әле, дип өметләник. 

Татарстанның атказанган артисты, авылдашыбыз Елена Григорьева да туган көннәргә, юбилейларга үзе шигырь чыгарып бара икән! Аныкыларны да марафонга “урнаштырып” куйдым. 

Еленаның ерак дәдәсе - Василий Петровны авылдашлары хәзер дә еш искә ала. Чөнки Владимирның унлап чишмәсенә җан өрде ул: яңартты, чистартты, төзәтте. Дәфтәр тулы шигырьләре калган. Аның истәлеге итеп, балалары бер җыентыкка туплаган аларны. Марафонга аларның да берничәсен тәкъдим иттем. Василий дәдәй Петров язган “Туган авылым – Владимир“ шигыренә райондашыбыз Илфат Дәүләтшин көй иҗат итте. Аны Георгий Ибушев башкара. Марафонны әлеге җыр сүзләре һәм яраткан җырчыбыз язмасы белән тәмамладым. Талантлы авылдашларыбызның иҗатын күрсәтергә 21 көн җитмәде дә. Яңа елда яңа иҗади уңышлар теләп калабыз сезгә, авылдашларым! Сезнең белән “марафон”нарга ышанып чыгарга була!

PS. Бу авторларның шигырьләрен укып карасыгыз килсә, Минем “ВКонтакте” битенә рәхим итегез! Лидия Пасыева дип эзләсәгез, бик ансат табарсыз. Дөнья йөзләрендә берәү генә мин!

Лидия Пасыева,

Мамадыш районы, Усали мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев