Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

99 яшьлек Татьяна Сорокинаның балалары: Әниле булуга ни җитә?!

Зәй районының Сәвәләй авылында гомер итүче Татьяна Сорокина 12 гыйнварда 99 яшен тутырган. Әмма бер гасырга якын гомер үтсә дә, әбекәй үз акылында, бар нәрсәне хәтерли икән

– Әниебезне бик кадерләп яшәтергә тырышабыз. Түтием белән чиратлап тәрбиялибез. Ике дәдәебез да бар. Алар да гел янәшә. Түтиемә 72 яшь, үземә дә 60 инде минем, – ди кызы Зинаида. – Өч ел элек әни аягын авырттырды. Хәзер урында гына инде. Әмма шуңа да карамастан, бер дә зарланмый. Авырса да сабыр итә. Без инде әнинең сәламәтлеген гел кайгыртып торабыз. Кан басымын үлчибез, вакытында даруларын бирәбез. Кайчак озак яшәдем инде дип тә куя. Тик аннары Ходай биргән гомер бит инде дип шөкер итә. Әниле булуга ни җитә соң?! Исән генә булсын.

ВТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев