Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

96 яшендә арабыздан мәңгелеккә киткән Анна Колчерина (Игнатьева) истәлекләреннән

Гомер буена көр, дәртле, оптимист күңелле булып яшәгән Анна Колчеринаның тормышны, сәнгатьне, үз халкын яратуы – башкалар өчен үрнәк

Ничек кияүгә чыктым

Ачлык, ялангачлык, гел хезмәттә үткән елларымда, мәхәббәт, егетләр белән танышу дигән уйлар минем башыма да килмәде. Шулай бер көнне эштән кайтканда сугыштан күп төрле яралар алып кайткан Григорий Иванович Колчерин сүз башлап: “Җитәр инде ялгызың гына гел ат кебек җигелеп яшәргә. Әйдә, чык миңа кияүгә, минем синнән башка яраткан кешем юк” ди. Мин әйтәм, ул 5 баланы һәм карт әбине ташлап, кая барыйм инде мин. Григорий: “Әйдә, барышыйк, балаларыңны да, үзеңне дә карармын, ким-хур булмассың”. Әнә шулай аңлаштык та, бер атнадан парлашып гомер дә итә башладык. Григорий сугыштан гарипләнеп кайтса да, аяклары начар атласа да, йөрәге авыру булса да тормышыбыз өчен янып яшәде. Мин үзем дә, бу искиткеч яхшы авыру иргә бөтен хөрмәтемне күрсәтергә тырыштым. Өй хуҗалыкларын торгыздык, 4 бала үстердек, тормышның кадерен белеп яшәдек. Бүгенге яшьләргә шуны әйтәсем килә, алар ирләрендә аз гына җитешсезлеге, кимчелеге булса да, ике дә уйламыйча аерылалар, балаларын ташлап, икенче кеше белән яши башлыйлар. Сугыштан соңгы авыр елларда күпме тол хатыннар сугыштан гарипләнеп, яраланып кайткан ирләрне үзләренә кабул итеп, сыендырып, гомерләре буе тату, матур яшәделәр.

Минем бу истәлекләремне яшь буын дөрес аңласын иде. Әнә шундый түзә алмаслык шартларда яшәсәк тә, кыен дип күз яше түкмәдек, бирешмәс өчен көрәштек, шундый чакларда да мәдәният, сәнгать аша рух табып. Алдагы матур көннәр туасына ышанып яшәдек. Кешеләр арасындагы ышанычлылык, аңлый белү, ярдәмчеллек, кайгы-хәсрәтләрне дә уртак бүлешү иң кыйммәтле сыйфат иде ул вакыттагы тормышта.

Фотода Анна Колчерина уңда

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев