Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

95 яшьлек ветеран Александр Малов: Акчаны, көчне, тормышны кызганмыйча Ватанны саклагыз!

6 октябрь көнне Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Бөек Ватан сугышы ветераны, язучы, журналист Александр Маловның 95 яшьлегенә багышланган юбилей кичәсе булды

Юбилярны котларга республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы, Казан керәшен җәмгыяте, "Бәрмәнчек" ансамбле коллективы, "Бәрәкәт" керәшен яшьләре оешмасы вәкилләре, Кайбыч районыннан якташлары, төрле хәрби-хәрәкәтләр ветераннары һәм якыннары килгән иде.

Александр Михайлович 1926 елның 2 октябрендә Кайбыч районының Иске Корбаш авылында гади эшче гаиләдә туа. Карендәшебезгә 14 яшь булганда Бөек Ватан сугышы башлана. Сугыш башланганнан бирле ул эштә була: башта танкка каршы киртәләр казырга булыша, тракторчы булып эшли, колхоз басуларын чәчә һәм ура. 1943 елда егетне фронтка җибәрәләр.

Александр Малов сугышта разведка бронетранспортерында механик-йөртүче булып, алты зур хәрби операцияләрдә катнаша. Җиңелчә яралана. Берлиннан алып Прагага кадәр барып җитә. М. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетын тәмамлап, 1959 елдан, журналистлар Союзы члены була. Күп еллар республика массакүләм мәгълүмат чараларында эшли. Нефтьчеләр өчен фәнни белешмә-кулланмалар, очерклар яза. Олы яшьтә булуына карамастан, публицистик һәм әдәби эшчәнлек белән шөгыльләнә, китаплар чыгара. Керәшеннәр тарихын өйрәнә, китаплар яза. 2017 елның көзендә, 91 яшьлек Александр Михайлович Берлинга сугышчан дан җирләренә дә барып кайтты.  

Кичәдә ветеранга багышланган видеоязма күрсәттеләр. Аны караганда Александр Михайлович белән залда утыручы һәркемнең күзләре яшьләнде.

Александр Малов – танылган журналист, сигез китап авторы. Аларның төп темалары – сугыш һәм сугыштан соң елларда илдә икътисадны торгызу.

Кичәгә килгән һәрбер кеше хөрмәтле ветеранга рәхмәт сүзләре әйтте, 100 яшьлеген дә матур залларда зурлап уздырырга язсын, дигән теләкләрен белдерделәр. 95 яшьлек карендәшебез әле бик матур, көр күңелле, һәркөн иртән җиңелчә йөгерүгә һәм һава суларга чыга.

Бәйрәм ахырында Александр Малов: «Ватанны яратыгыз! Акчаны, көчне, канны, тормышны кызганмыйча Ватанны саклагыз. Ата-бабалар калдырган гореф-гадәтләргә саклау һәм аларны тагын да үстерү бик мөһим. Шул чакта гына илебез яшәячәк!» - диде.

Юбилярны бәйрәме белән котлап, “Бәрәмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле матур җырлар бүләк итте.


Фото: Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк, Сөмбелә Вәлиәхмәтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев