Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

90 яшьлек Зоя Абдулова: Путинның юбилеем белән котлау открыткасын кат-кат укыйм

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Зоя Михайловна 90 яшендә дә газета-журналларны бер хәрефен калдырмыйча укып бара, оекбашлар бәйли, йон эрли

Ветераннарны аларның тормышындагы әһәмиятле даталары белән котлау районда күркәм традициягә әверелде. Узган якшәмбедә Сарсаз-Баграж авылында яшәүче тыл һәм педагогик хезмәт ветераны Зоя Михайловна Абдуловага 90 яшь тулды. Аны  шушы истәлекле дата белән Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев, автоклуб хезмәткәрләре, балалары, оныклары, якыннары котладылар.

Зоя Михайловна  - бөтен гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, тырыш хезмәте белән укучылары, хезмәттәшләре, авылдашларының хөрмәтен яулаган педагог. Бүген аның укучылары республикабыз, районыбызның төрле тармакларында намуслы хезмәт итә. 

Зоя Михайловна 1931 елда Мамадыш районы Иске Мочалкино авылында туган. Гаиләдә җиде бала булалар. Сугыш башланган елда мәктәпкә укырга керә. Ул елларны: "Язарга дәфтәр юк, иске китапның ак калган араларына яза идек. Ике кешегә - бер дәфтәр, хәтта карандашны да урталай бүлеп бирәләр иде", - дип искә ала.

Әтисе - Михаил Никифоров Бөек Ватан сугышына кадәр укытучы булып эшли. Сугышның беренче көннәреннән үк илебезне сакларга китә. Ул Сталинград блокадасын өзүдә катнаша. Шуның өчен аңа бер ай ял бирәләр. Туган авылына кайта, гаиләсе белән күрешә, яңадан Ватанны сакларга китә. 1945 елда, җиңү яулап, туган якларына исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп була Михаил Евдокимовичка. Аннан соң ул туган авылында хисапчы булып эшли.

Мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлаган Зояны Мамадыш педучилищесына имтиханнарсыз кабул итәләр. Кызны юллама белән Зәй районы Сарсаз-Баграж мәктәбенә математика укытучысы итеп җибәрәләр. Башта математика укыта, аннан башлангыч класс укучыларына белем бирә. "Бер бүлмәдә икешәр классны бергә укыттык", - дип искә ала Зоя Михайловна ул чорларны. Ул гаилә бәхетен дә шушы авылда таба. 1956 елда Сарсаз-Баграж егете Василий белән гаилә корып җибәрәләр. Ул вакытта Василий Серафимович авыл Советы рәисе булып эшли. Читтән торып Алабуга педагогика институтының математика бүлеген тәмамлый. Ул авыл мәктәбендә күп еллар физика-математика укытучысы булып эшләде. Абдуловлар гаиләсендә дүрт бала үсте. Кызлары Роза алар юлын сайлады - шушы мәктәптә математика, информатика фәннәрен укытты. 

Зоя апа бүгенге көндә кызы Роза белән кияве Алексей тәрбиясендә яши.  Бу тормышның бик күп авырлыкларын күргән шундый якты, матур, мул тормышлы киләчәк турында хыялланырга да курыккандыр. Ә юбилее көнне, әйтерсең, ул ханбикә иде! Башына корона киеп, якыннары янәшәсендә балкып, рәхәтләнеп аралашты, үткәннәрне искә төшерде.

“Әниебез әле 90 яшендә дә  газета-журналларны бер хәрефен калдырмыйча укып бара, кайчак күзлексез дә укый, оекбашлар бәйли, йон эрли”, - ди кызы Роза.

“Путинның юбилеем белoн котлау открыткасын көтеп алдым. Аны юбилей узгач икенче көнне дә кулыма алып кат-кат укыдым. Мине котлаучыларның барысына да рәхмәт инде. Илләр тыныч булсын, авырулар бетсен. Яшьләргә киңәшем – гомернең кадерен белегез. Күз ачып йомганчы уза да китә икән ул”, - ди Зоя Михайловна.

Фотолар гаилә архивыннан

Клара Ермолева, "Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев