Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

8 март турында кызыклы фактлар

Вакыт туктап тормый. Календарь битендәге кыш айлары да узып китте.

Март әле «шарт» булса да, барыбер күңелле ай инде ул. Кояш та шаян нурлары белән иркәли башлый, көннәр дә озыная. Яз — матурлык, яшәреш чоры, хисләренең ташкын булып аккан мәле. Юкка гына ул Җир йөзенең чәчкәләре — чибәр хатын-кызлар бәйрәме белән дә башланмыйдыр!.. Гүзәл затлар да нәкъ язлар кебек: назлары, мәрхәмәтлекләре белән салкыннан туңган йөрәкләрне эретәләр, әйләнә-тирәдәге ярату агачларын гөлгә күмәләр. Шул ук вакытта, алар, язлардай ярсу күңелләре белән кешелек дөньясына дәрт бирәләр.

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, нәнәйләр, түтейләр, печкәчәмнәр! Бар Җиһанны яшәтүдә Сезгә чиксез илһам һәм ышанычлы яклаучы-кадерләүчеләр телибез!

8 Март бәйрәме белән бәйле түбәндәге фактлар турында белә идегезме?

  • Борынгы Римда ук хатын-кызлар бәйрәме булган. Әмма ул башка көнгә туры килгән. Ул көнне ирләр үз хатыннарына бүләкләр биргәннәр, хәтта кол хатыннар да бу көнне эшләмгән, ә ял иткәннәр.
  • СССРда 8 март озак еллар дәвамында әле эш көне булган. Бары тик Бөек Ватан сугышында җиңүнең 20 еллыгы алдыннан, ягъни 1965 елның 8 маенда Халыкара хатын-кызлар көне булган 8 Март СССРда бәйрәм һәм ял көне дип игълан ителгән.
  • 1910 елның 8 мартында француз очучысы, аэроплан белән идарә итү өчен лицензиясе булган Элиз де Ларош дөньядагы беренче хатын-кыз-пилот исеменә лаек була. 
  • Хәзерге вакытта дөньяның 31 илендә 8 Март рәсми бәйрәм буларак уздырыла.
  • Ә Япониядә ул Халыкара хатын-кызлар көне буларак билгеләп үтелми, аның каравы, 3 мартта — Кызлар көнен, 14 мартта — Ак көнне бәйрәм итәләр. 
  • Европа илләренең күпчелегендәге шикелле, Франция һәм Германиядә 8 Март популярлыкка ия түгел, ул — гадәти эш көне. 
  • Италиядә дә ул рәсми бәйрәм түгел, ә шулай да хатын-кызлар җыелып, күңел ачалар.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны «Туганайлар» сайтыннан һәм «ВКонтакте», «Одноклассники» социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына «Ватсап» аша языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев