Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

70 яшьлек Кәтүш түти Сарманның иң оста шофёрлары рәтендә

“Имин юл” федераль проекты кысаларында Сарман районының ветераннары арасында оештырылган “Автоәби һәм Автобабай-2020” конкурсында 70 яшьлек Екатерина Данилова өченче урынны алган.

Илебез күләмендә Өлкәннәр көнен билгеләп үткән бер вакытта Сарманда уздырылган ул конкурста Кәтүш түти катнашырга җыенмаган да булган. Әмма Чукмарлы авыл җирлеге ветераннары оешмасы җитәкчесе Зөлфия Туктарова өенә килеп чакыргач, каршы килә алмаган.

“Яшем дә бара бит инде. Май аенда җитмешне тутырдым. “Права” алган 1969 елдан соң, юл йөрү кагыйдәләрен кулыма махсус алып өйрәнеп утырганым булмады. Тиешле үзгәрешләр белән танышып барса, рульдәге кешегә шул җитә, – дип сөйләде Екатерина Демьяновна. – Ярышка үземнең “Ока”мда бардым. “Автоәби”дә сигез хатын-кыз катнаштык. Конкурста өченче урынны алдым. Беренче, икенче урыннарда – яшьрәкләр... Диплом һәм плед тапшырдылар. Йөрү осталыгы, тизлек режимы буенча миңа аерым бүләк тә бирделәр: кофеварка”.

Екатерина Данилова – Наратасты керәшене. Гомере туган авылыннан читтә, шәһәр җирендә үтә. Бәләкәйдән үк, әтисенең тракторы тирәсендә бөтерелгән Катяның авылда калу исәбе дә булгандыр. Әмма әти-әнисе башкача хәл итәләр. Мәктәпне тәмамлагач, әтисе аны ерак Казахстанның Күкчәтау өлкәсенә илтеп кайта. Катя паспорт ала, тегү мастерскоенда эшли. Шул ук вакытта комбайнчы һөнәрен дә үзләштерә.

Чаллы ГЭСы төзелә башлагач, туган ягына кайта. Изолировщик итеп эшкә алалар. Кичләрен шоферлыкка укый. “Права” алгач, “Райпотребсоюз”га урнаша. Тәҗрибәсез дип тормыйлар, ГАЗ-51 машинасына утырталар.   

“Беренче елны эшләве авыр булды. Хатын-кыз шоферларны санга сукмадылар. Машинаны үзем ремонтлый башлагач, юлда ватылып калганым булмады... Йөзәр әрҗә буш шешә төяп, Минзәлә аракы заводына барабыз. Җәй көне, төнлә белән, икешәр-өчәр машина юлга кузгалабыз, – дип шофер булып эшли башлаган елларын искә төшереп сөйләде Екатерина. – Шул йөз әрҗәне һәрберебез үзе бушата. Алары урынына йөзәр әрҗә аракылы шешә төягәч, кузовны  брезент белән каплыйбыз һәм Чаллыга кайтырга чыгабыз. Икмәк тә ташыдык, продукт та. КамАЗ системасында да  эшләдем”.

1973 елда Екатерина Эстониягә чыгып китә. Анда сигез еллап яши. Күмер промышленностендагы сланец шахтасына эшкә урнаша. “Ниссан” машинасында шахтаның баш экономистын  йөртә. “РАФ” микроавтобусы шоферы да була...

Утыз сигез ел буе шофер булып эшләгән Екатерина олыгайган көнендә Чаллыдан туган авылына кайтып төпләнә. Шул 2007 елда йорт җиткезә башлый. Ихатада бернәрсә дә булмый. Эшкә тотыныр алдыннан, балта осталары  як-якларына караналар: “Туалет кирәк булыр”. Шуны ишетүгә, Екатерина кулына чүкеч, кадак  ала... Дүрт багана утыртып, түбәсенә шифер кага. Аның балта эшенә кулы ятып торганын күреп, осталар көлешәләр: “Ник чакырдың? Үзең дә төзер идең әле”.

 Көләч киленнәрдәй, урам яктан ук ялт итеп балкып тора аның иркен йорты. Өйгә керә торган баскычларга, бүлмәләргә кадәр – һәммәсе хуҗабикәгә җайлаштырып ясалган. Үз сүзләре белән әйткәндә, “осталар эшләп бетермәгән вак-төякне”  – веранданы шома такта белән эчләүне, түшәм плинтусларын кагуны Екатерина түти үз куллары белән эшләгән. Тавык-чебеш өчен түбәсе ябулы җәйге лапасны да үзе ясап куйган. Анысы – җиләк-җимеш бакчасының бер ягында. Бәрәңге җире биек ярга барып тоташа, ярдан түбәнгә – Игәнә елгасына кадәр сузылган сукмак  Екатерина түти ясаган басмага алып төшә.

Аның һәр почмагында ныклы тәртип булган шул йорт-җирен бер-ике ел элек сокланып карап йөргәнем истә. Финляндиядә яшәүче кызы Виленаның да ялга кайткан чагы иде. Вилена да, әнисе шикелле үк, тәвәккәл, үз дигәнен итә торган.

Ижевскида вуз тәмамлагач,Чаллыда КамАЗда эшләгән, КТСта финанс директоры булган ул. 2014 елда автомобиль руленә утырган Вилена, машина йөртә башлавына бер ай дигәндә, кызы Аннаны алып, Финляндиягә күченеп китә. Коронавируска бәйле хәл килеп чыкмаса, быел Наратастына кайтып, әнисенең 70 яшен зурлап уздырган булырлар иде. Хәзерге вакытта, ике ил арасын тоташтырып, телефоннар гына шалтырый...

Оныгым белән кызым Финляндиядән кайта алмыйлар дип, ямансулап утыручылардан түгел Екатерина. Тирә-күршесе белән аралашып, үз “Ока”сында әледән-әле Сарманны яки Чаллыны урап кайтып, каралты-курадагы эшне караштырып көн үткәрә.

Аның кебек кеше эшсез тора да алмыйдыр. Бәрәңге бакчасын да ул үзе сөрә. “Трактор – Кытайныкы. Биш-алты ел элек кызым Вилена белән Чаллыдагы бер оешмадан  алып кайттык. Сабанны да, культиваторны да трактор белән бергә сатып алдык. Күрше-тирәгә дә булышкалыйм, – дип сөйләде ул телефон аша. – Кышкылыкта эшсез ятмыйм дип, тавык-чебеш асрыйм. Әле көн әйбәт чакта, өй каршындагы бакчаны казыйм дип чыккан идем”.

Сары яфраклы көзләрдән һәм ак кышлардан соң, җиргә тагын язлар килер. Язлар белән бергә, Екатерина түтинең дә өй каршындагы бакчасы шау чәчәккә күмелер, ә ул үзе Наратасты юлыннан “Ока”сында җилдерер...

Фирая Моратова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев