Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

70 елдан соң табылган орден

Түбән Кама районының Келәтле авылы егете Михаил Золотовның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы өчен бирелгән “Кызыл Байрак” орденын якыннары 70 елдан соң эзләп тапканнар.

1908 елгы Михаил Золотов 33 яшендә Бөек Ватан сугышына китә. Хатыны Александра белән 3 баласы була – ике егет һәм бер кыз. Бүгенге көндә кызы Галина гына исән. Ул Түбән Кама районының Сарсаз-Бли авылында яши.

Әтисе сугышка киткәндә Галина әнисенең корсагында кала. Кызга әтисен күрү насыйп булмый. Михаил Золотов Советлар Союзының миллионлаган солдатлары кебек үк, сугыш кырында яраланып, госпитальдә үлә. “Әти кайта алмады. Әни көтте. Ул әтинең чынлап үлгәнен абый армиядән кайткач кына белде”, – дип искә алды Галина Кузьмина.

Фотода: Келәтледән яшь парлар, дуслар. Беренче рәттә - Михаил Золотов (сулда) һәм Василий Савельев,

икенче рәттә - Александра Золотова һәм Арина Савельева. 16 июнь, 1933 ел.

Олы абыйсы Алексей армия хезмәтен Саратовта үтә, үзләренең часть командирларыннан: “Әтием сугышта яралангач, шушындагы госпитальдә яткан, кабере дә монда. Аны эзләргә мөмкинме”, – дип рөхсәт сорый. Увольнениегә чыккач, әтисе җирләнгән зиратны эзләп таба. Бер кабердә ике рус һәм бер татар фамилияле кеше күмелгән була. Егет әтисенең кабере өстенә башындагы пилоткасын салып куеп калдыра. Хәрби хезмәттән кайт кач, әнисенә: “Әни, бүтән көтмә. Әти юк инде”, – дип әйтә. Шул сүзләрдән соң гына Александра иренең исән түгеллегенә ышана.

Галина Кузьминаның йортында фронттан килгән хатлар гына түгел, сугышка кадәр колхозда мал врачы булып эшләгән әтисе Михаилның көндәлекләре, документлары һәм, хәтта, бер дару шешәсенә кадәр саклана. 

Фронттан килгән хатларны укыганда күңелне әйтеп бетерә алмаслык хис биләп ала. Бу хатларда – солдат Золотовның сагынуы, сугыш кырыннан исән-сау кайтуына, якыннарын тиздән күрәчәгенә ышану көче.Галина Кузьмина шундый хатларның берсен укыды:

“Их, канатым булса, бер минутка гына булса да очар идем. Күрәсем килә малайларны. Алексей укудадыр инде. Көн саен яз, улым. Берсе килмәсә, берсе килер. Сезне бик сагынам. Минем сездән аерылган булуыма – 7 ай 30 көн, ягъни 8 ай дигән сүз (30 июнь, 1942 ел)”.

Михаил Золотовның сугышта алган яраларыннан Саратовтагы госпитальдә үлеп, шул шәһәрнең бер зиратында күмелүе турындагы извещение дә сакланган:

“Ваш муж Кр-ц Золотов Михаил Никифорович уроженец Тат. АССР Шерметьевский р-н дер. Клятли Балчиклинский с/с в бою за Социалистическую родину верный воинской присяге проявив геройство и мужество был ранен и умер от ран 24 февраля 1943 года…”.

Хатлар арасында фотосурәтләр дә бар. Аларның икесен әтиләре ясап калдырган. Шул фотоларның берсендә  Галина түтинең ике абыйсы төшерелгән.

Икенчесендә – Михаил Золотов үзе. Галина түти фотосурәтне кулына алгач: “Бу карточканы армиягә китәсе көнне әти үзе базга төшеп ясаган. Бөтен туганнарга таратырга дип, 11 карточка әзерләгән”, – дип сөйләде.

Михаил Золотовның “Кызыл Байрак” ордены белән бүләкләнгәне алдан да билгеле була. Әниләре Александра иренең бүләген алырга дип Ширәмәттәге хәрби комиссариатка бара. Әмма Александра Золотованы “үзе үлгәч, бирелми инде”, дип кире борып кайтаралар. Михаил Золотовның үлгәнә 70 ел тулганда гына, Галинаның кызы Нина бабасының орденын эзләп таба.

2013 елның 21 февралендә Галина Кузьминага әтисенең бүләген тапшыралар. “20 февральдә миңа 70 яшь тулды. Әти миңа туган көнгә бүләк җибәргән кебек булды”, – дип сөйләде Галина. Аларга орденның үзен түгел, аның муляжын һәм таныклыгын гына бирәләр. Россия оборона министрлыгының 2008 елгы боерыгы буенча, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның бүләге урынына, аларның туганнарына таныклык кына бирелергә тиеш.

“Хөкүмәткә анысы өчен дә рәхмәт. Әтинең батырлыгын авыл кешесе белде. Миңа әти турында “Авылда кешеләргә ничек ярдәм итте, сугышта да шулай ярдәмчел булган икән”, дип әйтүчеләр бар. Сарсаз-Бли га килен булып төшкәнемә 56 ел инде. Әтине белгән кешеләр әле хәзер дә “син Микайла кызымы”, дип ачык чырай белән каршы алалар”, – дип сөйләде Галина түти.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев