Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

7 июнь - Чумылдырыучы изге пагамбяр Iоанныҥ 3 нче табкыр изге башы табылыуы

Арыу Жыйын бигряк тя пагамбярляр арасында Ходай алдыннан килеӱче, Ходайны Чумылдырыучы Iоаннь пагамбярне ололой

Ул анасыыҥ эчендя ӱк Святый Тынга тулыланган, жегет койе калыб, азаблаб ӱтерелгян. Изге Iоаннь пагамбяр Iордань жарында бар кешелярне тябӱягя килергя öндягян. Ирод падшага да курыкмыйчы дöрöслöк,чынныкны сöйлягян.
Iоаннь пагамбярне Ирод падша Иродиада котортоуы буйынча башын кисеб ӱтергяннян соҥ, ойрянеӱчеляре аныҥ тянен кадерляб кӱмяляр. Башын изгелекле Иоанна атлы катын кадерляб Елеонь тауында жиргя кӱмя. Ул жирдя чиркяӱ тöзöгяндя баш салынган сауыт табыла. Бу беренче табкыр табылыуы була.
Жакшы кӱҥелле Иннокентий дигян байлар затлы кеше аны чиркяӱдя саклый. Ӱзе ӱляр алдыннан кадерсезлярляр диб куркыб, тагын жиргя кӱмя. Кӱмелгян жире билгесез кала.
Христиан дене жяйелеб, Оло Константин падшалык иткян чорларда, ике монах жяйяӱляб Иерусалимгя барганда, аларга Iоаннь пагамбяр кӱренеб, баш салынган сауытны казыб алырга куша. Алар жулдан барганда аларга бер чӱлмякче эйяря. Болар сауыт салган кабчыкны аҥа биряляр. Бара торгач чӱлмякчегя кӱренеӱ була, Iоаннь пагамбяр аҥа äйтя: кабчыкны ал да, бу жалкау монахлар кырыннан кач дей. Чӱлмякче ӱзенеҥ тутасына башны табшыра, ул аны кадерляб саклый. Шул бакытларда жалган öйрятеӱче Евстафий атлы  äтейнеҥ кулына элягя бу изге баш.Iоаннь пагямбярнеҥ башыннан бик кӱб кодрятляр, терелеӱляр була. Евстафий моны ӱзенеҥ жалган öйрятеӱе белян бяйлей. Ул качыб киткян бакытта башны тау кыуышына жиргя кӱмя.
Ходай ничя жыллар изге Чумылдырыучы пагамбяр Iоанныҥ башын жяшереб саклый.
Тау кыуышына монахлар урнаша башлаб, монастырь барлыкка киля. 425 нче жылда архимандрит Маркелга изге Iоаань пагямбяр кӱренеб, башыныҥ кӱмелгян жирен кӱрсятя.
Бу икенче табкыр изге Iоаннь пагямбярнеҥ башы табылыуы була.
Чумылдырыучы изге Iоаннь пагамбярнеҥ изге башын Константинополь каласына кӱчеряляр.
Константинополь каласында изге тярелярне кадерсезлягян чорларда, изге атабыз Iоаннь Златоустныҥ куылыу бакытларында изге башны Емесь каласына кючеряляр. Ул калага сарацин калкы басыб кергяч, Команы каласында жиргя кюмяляр, кюмелгян урыны билгесез кала.
Патриарх Игнатий бакытында изге тярелярне кадерлей башлыйлар.Патриарх Игнатийга тöнгö теляктя кюренеӱ була,  изге башныҥ кайда кюмелгянен белгертеӱ була.
Бу 850 жыллар тирясендя була. Изге башны кадерляб Констаниполь каласына кючеряляр. Бу Iоаннь пагамбярнеҥ öчöнче табкыр изге башы табылыуы була.
Шулай итеб Ходай Ӱзенеҥ жуллары белян изгесенеҥ череӱ теймяс изге башын саклаган.

                                                                            Рус теленнян кряшенчягя тяржемя ясады Лидия Карпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев