Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

60 ел бергә

Сарман районы Александровка авылында Анна һәм Иннокентий Аляшевлар гомер кичерә. Иннокентий дәдәй тумышы белән - Мөслим районыннан, Анна түти исә – Сарманның Түбән Чыршылысыннан

“1958нче елның 5 ноябре - бу көн минем әле дә хәтеремдә. Җигүле атта тарантасларга утырып түтине кияүгә алырга килделәр. Булачак җизнәбез Теләнче Тамак авылында зоотехник булып эшли, тутам - укытучы. Шулай ике яшь белгеч Теләнче Тамак авылында квартирга урнашып, яңа тормыш юлын башлап җибәрделәр,” - дип сөйли  тутасы турында сеңлесе Зоя Тимашева-Мазитова.

Берничә ел узгач, Иннокентийны Нөркәй совхозына күчерәләр. Ир кайда - хатын шунда. Нөркәйдә озак кына яшәргә туры килә аларга.  “Безнең авылыбызда башлангыч класс кына булганлыктан, энем Геннадий белән түтиләрдә яшәп Нөркәй урта мәктәбен тәмамладык. Моның өчен без тутабыз белән җизнәбезгә бик рәхмәтлебез”,- дип, истәлекләрен дәвам итте Зоя түти.  Башлангычта үзен  тутасы Анна укытканын да хәтерендә яңартты.

Иннокентий Федорович Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлап, күп еллар Сарман районының төрле хуҗалыкларында зоотехник булып хезмәт куя. Лаеклы ялга  “Җәлилнефть" идарәсенең 4 нче номерлы цехында оператор булып эшләп чыга. Анна Григорьевна Минзәлә педагогия училищесын тәмамлаган. Кырык елдан артык гомерен башлангыч классларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый.  

Аляшевларның тырыш, фидакарь хезмәтләрен хөрмәтләп бирелгән мактау грамоталары, рәхмәт хатлары, дипломнары бик күп, медальләре дә бар. Бу гаиләнең соңгы елларда иң истә калдырган вакыйгасы - “Җәлилнефть” идарәсенә кунакка чакырып, алтын туйлары узучы парларны хөрмәтләү мәҗлесендә катнашулары булганлыгын белдек.  Инде алтын туйдан  соң да ун елдан артык вакыт  иңне-иңгә куеп, күпләргә үрнәк булып, ирле-хатынлы  халык театрында уйнап, җырлап үтеп тә киткән. Әлеге авыл театры белән Әлмәт, Чаллы, Азнакай шәһәрләрендә дә чыгыш ясаганнар.  “Алар катнашкан спектакльләрне көтеп ала идек”, дип искә ала авылдашлары, үткән елларны сагынып.

Өч ул үстергәннәр.  Алар инде барысы да үз гаиләләрен корган. Туган  нигезләренә кайтып, булышып йөриләр. Өч улдан - алты онык, биш оныкчык әби-бабайның иң кадерле кешеләре, иң зур байлыклары. Бүгенгесе көндә  бөтен мәхәббәтләрен бала-оныкларга биреп, тыныч кына, бар булганына канәгать булып, зарланмый гына яшәп яткан мәлләре. “Балалар да үстердек, сәхнәдә дә уйнадык, өйдәге малларны да карарга кирәк. Ничек өлгерелгәндер инде. Укытучы кешенең өстәмә эшләре дә җитәрлек, өйгә дәфтәре дә кайта. Иннокентийны  төн уртасында да  уятып алып чыгып киткән чаклары күп була иде”- ди Анна түти, үткән гомерләрен искә алып.

Аляшевлар гаиләсе - бик бәхетле гаилә. Авыл халкы  да аларны гади, игелекле, кешелекле, тырыш, тыйнак булганнары өчен олылый, ихтирам итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев