Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

30 еллык хезмәт: Чаллы керәшеннәре республикада беренчеләрдән булып үз җәмгыятьләрен булдырды

11 декабрь көнне Чаллы шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында җирле керәшен җәмгыятенең һәм “Карендәшләр” ансамбленең 30 еллыклары уңаеннан, бәйрәм кичәсе узды.

Гаилә бәйрәмедәй

Чарага Яр Чаллы шәһәре мэриясеннән һәм Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасыннан мәртәбәле кунаклар, җәмгыятьнең ветеранны, хәзерге активы, тыгыз хезмәттәшлек итүче дуслары, спонсорлары җыелды. Бер гаиләдәй җыелган карендәшләрне Татарстанның халык артисты Виталий Агапов белән аның җитәкчелегендәге “Карендәшләр” ансамбле “Арулармысыз, туганнар” җыры белән сәламләде.

Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Хәлимов үз чыгышында бүгенге казанышларның башы авыр 90нчы елларга барып тоташуын искәртте.

“Бүген уңышлы эшли торган уку йортларыбыз, музыка, хореография мәктәпләре һәм башкалар – барысы да 90-нчы елларда барлыкка килде. Милли күтәрелеш тә бик көчле булды ул вакытта, төрле мәдәни оешмалар эшли башлады. Керәшен оешмасы – иң актив эшләүчеләрнең берсе. Кулга-кул тотынып, ярдәмләшеп эшлибез. “Чишмә” Халыклар дуслыгы йортына ремонт ясату өчен Виталий Васильевич Президентка кадәр мөрәҗәгать итте”, – дип сөйләде Рамил Хәлимов.

Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусова керәшен хәрәкәтендәге хезмәте Яр Чаллыда башлануын искә алды.

“Яр Чаллы шәһәрендә карендәшләребез, республикада иң беренчеләрдән булып, бер йодрыкка тупланып үз сүзләрен әйтте. Милли күтәрелеш булган бу чорда чаллылылар, дәррәү кубып, республикабызга керәшенлекне танытты. Башка шәһәр-районда яшәүче карендәшләребез дә, үзләренә үрнәк итеп алып, сез салган юлдан атлады – җирле керәшен җәмгыятьләре барлыкка килде. “Керәшен сүзе”ндә һәм “Туганайлар”да эшләгәндә үтә дә төпле, ярдәмчел, керәшен дип янып-көеп торучы карендәшләр белән таныштым. Алар белән әле дә хезмәттәшлек итәбез, элемтәдә торабыз. Чаллы төбәге керәшеннәрен бергә туплап торучы Виталий Агаповка иҗади уңышлар, олы рәхмәт”, – диде Людмила Даниловна.

Керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбленең художество җитәкчесе Эльмира Кашапова репертуар барлаганда Чаллы керәшен җәмгыяте белән нык хезмәттәшлек итүләре турында сөйләде. 

Җәмгыятьнең оешып китү елларында җитәкче булган Райчка Ипеева истәлекләрен яңартып, ул елларның, тыныч булмаса да, максатлы һәм дәртле икәнлеген искәртте.

“Яшерен түгел, “керәшен” дигән сүзне ишетәселәре дә килмәгән кешеләр бар иде. Кайда гына, кемнең генә ишеген шакысак та, күбрәк кире борып җибәрәләр иде. Шулай да бирешмәдек, үз дигәнебездә тордык, керәшенлегебезне күрсәттек. Бүгенге көн шул милли күтәрелеш елларының нәтиҗәсе”, – диде Райчка Дмитриевна.

Кичәдә Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов, Зәй районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин да бар иде. Анатолий Иванов Чаллы керәшен җәмгыяте белән башыннан ук тыгыз элемтәдә торганын билгеләп үтте.

“Үз газетабыз, үз мәдәни үзәгебез, һәрбер районда диярлек, иҗтимагый оешмаларыбыз бар. Бу – бик яхшы күренеш, 30 ел элек башланган эшләрнең нәтиҗәсе. Моны аңлый һәм кадерли белергә кирәк”, – дип искәртте ул.

Виталий Агаповның туган җанлы булуын һәм туган җиренә – Зәй төбәгенә, Сәвәләй авылына нык булышканын билгеләп узды Петр Уразайкин. 

Керәшен хәрәкәте эшендә актив булган бер төркем чаллылыларга Республика керәшен иҗтимагый оешмасы председателе Иван Егоровның Рәхмәт хатлары тапшырылды. Дәүләт органнарыннан да Грамоталар һәм бүләкләр күп булды. Ветераннарның да, яшь буынның да хезмәтен билгеләп уздылар. Бәйрәм шулай котлау сүзләре һәм фольклор ансамбльләренең матур чыгышлары белән үрелеп барды. Музыкант егетләр – Виктор һәм Владислав Агаповлар дәртле итеп керәшен көйләренә тезмәләр уйнадылар. Агач кашыклар шалтыратучы “Бәләкәй дәдәйләр” инструменталь ансамбле (җит. Владислав Агапов) инде зур дәдәйләрчә уйнады. Кайчандыр “Туым җондозы” фестивалендә чыгыш ясап йөргән бу балалар инде үзләре дә матур, озын буйлы җегетләр булып үсеп җиткәннәр. “Игәнәй” клубы кызлары да, Алабуга культура һәм сәнгать колледженнан “Айбагыр”, “Кама таңнары” коллективлары да кичәне матурлады. Юбилейга, шулай ук, Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров та килгән иде. Ул дусты Виталий Агаповка күчтәнәч итеп юкә агачыннан ясалган савытка салып юкә балы алып килгән.

Тарих битләре

Чаллылылар – беренчеләрдән

1991 елның 25 ноябрендә керәшен активистлары утырышында Яр Чаллы керәшен җәмгыяте оештыру турында карар кабул ителә. Аның беренче җитәкчесе – Анна Асанова.

1993 елның февраль аеннан Чаллыда “Керәшен сүзе” газетасы басыла башлый. Аның беренче редакторы – Ямаш Игәнәй (Ананий Малов) була. Аннаң соң, газета ябылганчы редакторы Людмила Белоусова була. Оешма, беренче елларында, үз алдына куйган күптөрле бурычларны тормышка ашыру өчен халкыбыз тормышына битараф булмаган карендәшләрне барлау һәм мәсьәләләрне чишү юлларын һәм ысулларын эзли.

1993 елның ноябреннән алып 1995 елның февраленә кадәр Керәшен җәмгыятен Райчка Ипеева җитәкли. Аннан соң лидер булып сайланган Александр Филимонов 1995 елның декабренә кадәр эшли. 14 декабрьдә Николай Ипеев җитәкче булып сайлангач, “Чаллы керәшен җәмгыяте яшәрме, юкмы?” дигән сорауга ныклы җавап бирелә. 90нчы еллар башындагы бу болгавыр һәм авыр вакытларны лаеклы җиңеп чыгып, җәмгыятьне киңәйтү эше һәм кискен борылыш чоры башлана. Удмуртия һәм Башкортстан керәшен оешмалары белән тыгыз элемтә булдырыла.

2002 елның октябреннән, шәһәр газетасы буларак, “Туганайлар” чыга башлый. Беренче реадакторы Зинаида Мөхлисова була.

2009 елның июнь аеннан җәмгыятьне Татарстанның халык артисты Виталий Агапов җитәкли. Виталий Васильевич җитәкчелегендәге ешмада иң беренче әһәмитле эш булып, идарә членнары Александр Высоцкий, Александр Аппаков, Александр Кондратьев көче белән Халыклар дуслыгы йортында керәшеннәр өчен бирелгән бүлмәдә капиталь ремонт ясату була. Республика керәшен оешмасы председателе Иван Егоров ярдәме белән “Карендәшләр” халык ансамбленә этник костюмнар тектерелә. “Җанагай” яшьләр ансамбле барлыкка килә, аларга да сәхнә костюмнары тектерелә. Самара, Иркуст өлкәләрендә һәм Красноярск краенда яшәүче карендәшләрне барлыйлар һәм алар белән яхшы элемтәләр булдырыла. Өч тапкыр “Керәшеннәр җырыу әйтә” Бөтенроссия керәшен һәм нагайбәк культурасы фестивале уздырыла.

Җәмгыятькә тагын да күбрәк активистлар һәм яшьләр тартылып, керәшен яшьләре бүлеге булдырыла. Алар халкыбызның этник культурасын танытуда, үзаңын үстерүдә заманча алымнар белән уңышлы эшлиләр. Моның өчен дәүләт грантлары да оталар, төрле фестивальләр оештыралар, фольклор коллективларының этник костюмнары яңартыла.

“Карендәшләр” ансамбле Путинны каршы алган

“Карендәшләр” ансамбленең чишмә башы 1991 елда оештырылган беренче Питрауда чыгыш ясаган карендәшләребезгә барып тоташа. Коллективның беренче җыручылары – Анна Колчерина, Раида Асанова, Пелагея Асанова, Анастасия Асанова, Полина Асанова, Ирина Асанова, Александр Петров, Татьяна Миронова, Мария Баширова. Беренче җитәкчеләре – Валерьян Васильев. 25 ел эчендә ансамбльдә 80ләп үзешчән артистлар чыгыш ясаган. 1993-2011 елларда ансамбльнең җитәкчесе Райчка Ипеева була. Аның җитәкчелегендә ансамбль керәшен милли традицияләрен, йолаларын торгызу, фольклорын һәм киенү үзенчәлекләрен барлау һәм үстерү өстендә зур эш башкара. Репертуарның төрлелеге һәм үзешчәннәрнең башкару осталыгы югары булуы ансамбльгә дәүләт оештырган конкурс-фестивальләрдә чыгыш ясарга мөмкинлек бирә. Хәттә Россия Президенты Владимир Путинны да Татарстанда “Карендәшләр” ансамбле каршылый. Чит илдән килгән кунакларга да Чаллы керәшен ансамбле чыгышларын тәкъдим итәләр.

Беренче каналда “Играй, гармонь” тапшыруында катнашып, “Карендәшләр” ансамбле “йолдыз сәгате” ала. Хәзерге көндә ансамбльнең җитәкчесе – Виталий Агапов.

Керәшеннәр өчен бердәнбер Атнакөн шкулы

1999 елның январь аенда Чаллының 14нче мәктәп базасында бердәнбер  керәшен Атнакөн шкулы булдырыла. Максаты булып, туган телне саклау, Татарстан халыкларының тарихын һәм керәшеннәрнең мәдәни традицияләрен, әдәбиятын, фольклорын өйрәнү тора. Аның җитәкчесе – Нина Кудряшова. Беренче укытучылары – Зинаида Антонова, Дамир Васильев, Елена Чернова, отец Василий, Райчка Ипеева, Наталья Касакина һәм башкалар үсеп килүче буынны этник традицияләрдә тәрбиялиләр. Шушы вакыт дәверендә 100гә якын укучы атнакөн мәктәбен тәмамлый. 2001 елда республикакүләм конкурсында “Иң яхшы Атнакөн мәктәбе” дип табыла. Бүгенге көн әлеге мәктәп “Игәнәй” керәшеннәрнең культурасын, туган телне һәм традицияләрен яратучылар клубы буларак эшли.

Бәйрәм кичәсеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев