Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

30 ел китапханәче булып эшли

"Һөнәрем - язмышым" акциясе кысаларында Түбән Биш авылында яшәүче, 30 елдан артык китапханәче булып эшләүче Лариса Кузнецова белән таныштырабыз

Китапханә ишеген ачып керүгә, сине елмаеп китапханәче каршы ала икән, ничек инде анда кабат тартылмыйсың. Түбән Биш авылы китапханәчесе Лариса Кузнецова - нәкъ менә шундый гүзәл затларның берсе, китапханәче булып эшли башлавына да утыз елдан артык вакыт үтеп киткән.

Китап – белем, мәгълүмат чыганагы да, тәрбия чарасы да, кешегә дөрес юнәлеш бирүче дә. Мондый бәһасез байлык белән эш итүчеләр беренче чиратта үзләре  китап белән “җенләнгән” кешеләр булырга тиеш.

–Безнең әти бик тә укырга ярата иде. Әниебез дә күпмедер ара китапханәче булып эшләде. Алар үрнәгендә без – биш балалары да китапка мөкиббән булып үстек.  Әти-әниебез газета-журналларны да күп алдыра иде. Ут сүндергәч тә, әбидән мич артына кача-кача укый идек,–ди Лариса.

Мәктәп елларыннан үзешчән сәнгатьтә катнашып үскән  Кабан-Бастрык авылы кызы Лариса Алабуга мәдәният училищесында китапханәче һөнәрен үзләштергәннән соң, хезмәт юлын Зәй үзәк китапханәсендә башлый. Аннан инде Түбән Биш егете Николай белән гаилә корып, Түбән Биштә төпләнеп калалар. 17 ел - авылда мәктәп китапханәсендә, хәзер инде авыл китапханәчесе булып хезмәт куя.

Лариса Николаевна һәркем белән уртак тел таба белә. Ул балалар белән дә, өлкәннәр белән дә ихлас күңелдән сөйләшә. Төрле истәлекле даталарга,  язучылар, сәнгать әһелләре, күренекле якташларның юбилейларына багышланган чараларны еш оештыра. Халыкны китапханәгә тартуның, китап укырга җәлеп итүнең бер юлы бу.

–Бүген  интернет заманы. Халык китап укымый, дигәнне еш  ишетәбез. Авылда китап укучылар, китапханәгә йөрүчеләр бармы? -дип кызыксынам Ларисадан.

–Укырга яратучылар байтак авылда. Гомәр Мухамов,  Альбина  Әхмәтшина, Анна Никитина, Мария Анисимова, Винира Гыйльфанова, Вера Максимова, Роза Нужная, Ирина Мөхәммәтшина  – китапханәнең даими укучылары. Китапны дус иткән авылдашларны тагын да атарга була. Халык китаптан бизми, газета-журналларны  да алалар. Алар китапханәгә аралашу өчен дә килә, -ди ул.

–Кайсы авторларны үз итә соң түбәнбишлеләр?

–Зәкия Туфайлова, Гүзәл Яхина, Зифа Кадыйрова, Гөлсинә Галимуллина, Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Данил Салихов, Нәбирә Гыйматдинова, Мәдинә  Маликова китапларын яратып укыйлар. Равилә Шәйдуллина-Муратның “Карт шомырт хатирәсе” китабын хәтта кулдан-кулга йөртеп, көтеп алып яратып укыдылар. Тарихи әсәрләрне дә сораучылар бар, - ди.

Лариса Николаевна мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар, укучылар белән дә кулга-кул тотынып эшли. Төрле бәйгеләрдә дә бик теләп катнаша. “Әдәби марафон” конкурсында даими катнашып килә. Билгеле, авыл китапханәчесенең эше болар белән генә чикләнми. Ул мәдәният йортындагы чаралардан  да читтә калмый,  театр да уйный. Башка җәмәгать эшләре, өмәләр – берсе дә китапханәче катнашыннан башка узмый.

Гаиләсен – ирен, өч баласын кайгыртырга да, хуҗалык, бакчаны карарга да өлгерә Лариса. Ике кызлары да медицина тармагын сайлаган, олысы Наталья – Чаллыдагы 3нче поликлиникада теш технигы, Надялары БСМПда   неврология бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. Кызлары икесе дә кияүдә,  әби-бабай ялларда  оныкларын сагынып көтеп ала.  Ә кече уллары Максим Чаллы педагогика университетында белем ала.

- Мин үз эшемне бик яратам. Китапханәченең нинди эше бар соң аның дигән сүзне дә ишетергә туры килә. Югыйсә ул очсыз-кырыйсыз эш. Бүген китапханәче замана белән бергә атларга тиеш. Үз белемеңне даими рәвештә арттырып торырга кирәк, - ди Лариса Николаевна, һөнәре белән горурланып.

Фотолар шәхси архивтан.

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев