Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

28 май - Казан Сабан туе

Иртәгә, 28 май көнне Казанның Мирный бистәсендәге Каенлыкта Сабан туе узачак.

Ул бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, аның иҗатына багышланып үткәреләчәк. Төп мәйданда Габдулла Тукай әкиятләре буенча эшләнгән театраль тамаша тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Мәйданга керү юлында Татарстанның 11 муниципаль районы - Арча, Алексеевск, Буа, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Нурлат, Теләче һәм Балык Бистәсе районнары - матур гадәт буенча, республика территориясендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, милли үзенчәлекләрен чагылдыруны максат итеп куйган утар күренешләрен тәкъдим итәчәкләр.

Татар халкының милли бәйрәме - Сабантуйда керәшен коллективлары да катнашачак. Мамадышлылар, елдагыча, керәшен ихатасы төзеячәк.

Казанда бәйрәмнең узу тәртибе:
10.00 - төп сәхнәдә һәм урман-парк зонасында концерт-күңел ачу программасы;
11.00 - мәйданда тантаналы бәйрәм ачылу тантанасы;
11.35 - финал җыры;
11.40 - концерт программасы; спорт ярышлары; көрәш;
13.00 - финал көрәшләре;
15.00 - җиңүчеләрне бүләкләү;
15.00 - "Казан" халыкара ат спорты комплексында ат спорты ярышлары, бәйрәм концерты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев