Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

26 январьга йолдызнамә

Эштә дә, гаиләдә дә үзегезне тыныч тоту мөһим. Артык хискә бирелү аларның йомшак якларын гына ачып салыр. Кайберәүләр шуннан бик оста файдаланырга мөмкин

Кучкар (21 март-20 апрель)
Мөһим карарлар атнасы. Аларга үзләренекен генә түгел, башкаларның проблемаларын да хәл итәргә туры киләчәк. Кучкарларга эш тәҗрибәсе һәм эчке тоемлау ярдәмгә килер. Шуңа да кыенлыклар алдында куркып калмаска кирәк.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)
Йолдызлар бер минут вакытны да бушка сарыф итмәскә киңәш итә. Бу атнада яңа кешеләр белән танышулар күп булыр, алар белән тиз уртак тел табарсыз. Атнаның икенче өлешен гаиләгә, шәхси тормышка багышласагыз әйбәтрәк булыр. Эш белән гаилә арасында баланс саклау зарур.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)
Йолдызлар һәр эштә ярдәм кулы сузарга әзер, мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз! Үзегезгә читтән карагыз әле, шул чакта кешеләрдә нинди тәэсир калдыруыгызны аңларсыз, дип киңәш бирә йолдызлар. Бик күптәннән борчыган мәсьәләләргә җавап табарсыз.

Кысла ( 22 июнь-22 июль)
Атна бик тыгыз, эшлекле очрашуларга бай булыр. Ял итү мөмкинлеге дә булмаска мөмкин. Ләкин Кыслалар зарланырга уйламаячак та, чөнки башкарган эшләреннән бик канәгать булырлар. Йолдызлар бик мөһим булмаган әйберләрне сатып алудан тоелырга киңәш итә.

Арыслан ( 23 июль-23 август)
Уңышлы атна. Тормышның һәр мизгеленнән тәм таба белергә өйрәнегез, дип киңәш итә йолдызлар. Арысланнар артык хискә бирелеп китәргә мөмкин. Бу атнаның шигаре: “бөтен проблемалар да вакытлыча” булырга тиеш. Атна ахырында сөенечле яңалык көтелә.

Кыз ( 24 август-23 сентябрь)
Бу атнада мәшәкатьләр баштан ашкан, аларга үз проблемаларыннан тыш, башкаларныкын да чишәргә туры килмәгәе. Әмма төшенкелеккә бирелмәгез, бу янәшәдәге кешеләрне якынрак белү мөмкинлеге, ди йолдызлар. Серләрегезне кешегә сөйләмәгез.

Үлчәү ( 24 сентябрь-23 октябрь)
Үлчәүләр җиң сызганып күптән планлаштырылган эшләрен тормышка ашырырга тотыныр. Бик авыр эшләргә алынсалар да, бик җиңел генә башкарып чыгарлар. Аларны проблемалар куркытмаячак, киресенчә, кызыксыну гына уятачак.

Чаян( 24 октябрь-22 ноябрь)
Эштә дә, гаиләдә дә үзегезне тыныч тоту мөһим. Артык хискә бирелү аларның йомшак якларын гына ачып салыр. Кайберәүләр шуннан бик оста файдаланырга мөмкин. Проблемаларны аек акыл белән хәл итү сезнең өчен иң кулай ысул, дип киңәш итә йолдызлар.

Укчы (23 ноябрь- 21 декабрь)
Йолдызлар эштә бик игътибарлы булырга киңәш итә. Хаталанудан сакланыгыз кайчандыр сезгә начарлык эшләгән кешеләрдән читтәрәк торырга тырышсагыз яхшырак булыр. Бер саткан кеше, кабат сатарга мөмкин, шулай бит?! Җиде кат үлчә, бер кат кис! Бу атнаның шигаре әнә шундый булырга тиеш.

Кәҗәмөгез ( 22 декабрь-20 гыйнвар)
Яхшылык эшләргә тырышып, кайвакыт бөтен кешенең дә эшен үз өстенә аласыз. Бу әлбәттә, сезне уңай яктан күрсәтә торган яхшы сыйфат. Әмма беренче чиратта үзегез турында уйласагыз яхшырак булыр. Бераз гына эгоист булсагыз да ярый, алайса җилкәгезгә менеп атланганулары бар.

Сукояр ( 21 гыйнвар-18 февраль)
Проблемаларга тыныч, салкын акыл белән карагыз. Иң мөһиме – үз көчегезгә ышану. Җаваплылык, биргән сүзендә тору кебек сыйфатлар ярдәм итәчәк. Атна ахырында авыр физик эшләрдән баш тартыгыз. Якын кешеләрегез белән тыныч кына ял итегез.

Балык ( 19 февраль- 20 март)
Ашыкмагыз! Салмак, тыныч булыгыз. Артык кабаланып, барыбер әллә ни эш майтара алмассыз. Төптән уйлап башкарылган эшләрегезне уңыш көтә, ди йолдызлар. Күптән хыялланган эшегезне бу атнада җиңеллек белән башкарып чыгарсыз.

 

Шәһри казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев