Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

22нче апрельдән Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә

Тиешле карарны республика премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

«2024 елның 22 нче апреленнән 12 нче маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим урнаштырырга», — диелә документта.

Күрсәтелгән чорда республика территориясендә учаклар ягу, көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүп-чар яндыру тыелачак. Шулай ук мангалларда һәм янмый торган башка савытларда, урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләрендә яки балалар лагерьларында ризык кыздырырга ярамый. Җәмәгать туклануы объектлары гына искәрмә булып тора.

Урман һәм башка табигый янгыннар куркынычы янаган урыннарда 1-3 класслы пиротехник әйберләр куллану, шулай ук югарыга күтәрү принцибы буенча кострукцияләр эчендә ачыклык ярдәмендә һаваны җылытуга нигезләнгән янучан материаллардан ясалган идарә ителмәгән эшләнмәләрне очырту тыелачак.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев