Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Атналык йолдызнамә

Бик кызыклы атна көтә. Муеннан эшкә чумган, иксез-чиксез ыгы-зыгы булуга карамастан дәрт-дәрманыгыз ташып торачак. Һәр мизгелдән тәм табып яшәгез

Кучкар (20 - 26 июнь)
Кызыктыргыч хезмәттәшлек тәкъдим итәрләр. Тик нәрсә тәкъдим итсәләр, шуңа барып “ябышырга” ашыкмагыз. Башта үзегезгә: “Бу хезмәттәшлек миңа нинди файда китерер?” – дигән сорау биреп карагыз.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)
Бу атнаның ахыры сезнең өчен яңа мөмкинлекләр ачачак. Яңа һөнәр үзләштерәсегез, яңа эшкә күчәсегез, яки тормышыгызны тамырдан үзгәртәсегез килә икән, һич икеләнмичә, алга атлагыз!

Игезәкләр (21 май-21 июнь)
Бик кызыклы атна көтә. Муеннан эшкә чумган, иксез-чиксез ыгы-зыгы булуга карамастан дәрт-дәрманыгыз ташып торачак. Һәр мизгелдән тәм табып яшәгез.

Кысла (22 июнь-22 июль)
Йолдызлар кирәкмәгән, кулланылмый яткан әйберләрен чыгарып ташларга, шулай ук уй-фикерләрен тәртипкә салырга киңәш итә. Дус дип санап йөргән, “файдасыз” затлар исемлеген “кыскарту” да комачауламас. Еллар дәвамында сыналган, чын дусларыгыз белән күбрәк аралашыгыз.

Арыслан (23 июль-23 август)
Уңышка ирешәсегезгә ышансагыз гына максатыгызга ирешерсез. Көнче кешеләр алдында сер бирмәгез, артыгын сөйләмәгез, горур булыгыз.  Вакытында йокларга ятыгыз, кирәкмәгәнгә борчылмагыз.  

Кыз (24 август-23 сентябрь)
Вак-төяк мәшәкатьләр, ыгы-зыгы ачуыыгызны китерә. Аларның өйдәгеләргә дә, эштәгеләргә гел бәйләнеп кенә торасылары килә. Беркем белән дә бәхәскә кермәгез – үзегезнең дә, башкаларның да кәефен төшермәгез.

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)
Кайчандыр шашып  сөйгән кешегезне кабат очратуыгыз ихтимал. Хисләрегез кабат кабынырга мөмкин. Тик мәхәббәт дәръясына чумарга ашыкмагыз әле. Аны да, сезне дә тормыш үзгәткән бит инде.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)
Тормышыгызга үзгәреш кертү комачауламас иде. Озакламый бертөрлелек сезне туйдырырга мөмкин. Бәлки имиджыгызны үзгәртүдән башларсыз?  Буйдакларның мәхәббәтен очрату ихтималы зур.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)
Шәхси тормышыгызны җайга саласыгыз килсә, беренче чиратта үпкәләткән кешеләрегездән гафу үтенегез. Горурлыкның нәтиҗәсе ялгызлык булырга мөмкин. Холкыгызны йөгәнли алсагыз гына уңышка ирешерсез.    

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)
Тырыш, үҗәт булуыгыз тиз ардыра торган эшләрне җиңел башкарып чыгарга ярдәм итә. Пәнҗешәмбе акча мәсьәләсе уңай хәл ителәчәк. Саллы гына акча керергә мөмкин.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)
Сабыр булырга тырышыгыз, тиктомалга кызмагыз. Эшне икенче планга куегыз, хәзер сезнең өчен сәламәтлек беренче урында булырга тиеш. Тормыш мәшәкатьләрен дә читкә куеп торыгыз. Ялларда гөмбәгә барыгыз, китап укыгыз, дусларыгыз белән аралашыгыз.  

Балык (19 февраль - 20 март )
Көннәрегезне тәгәрмәч эчендә йөгерүче тиен сыман ыгы-зыгыда уздырмагыз. Күңелегез тыныч булмаса, әле бер, әле икенче эшкә барып ябышудан файда юк. Беренче чиратта, акча китерә торган эшләргә алыныгыз.

 

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X