Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2024 елда җәмәгать транспортында йөрү бәясе артырга мөмкин

Казанда Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе утырышында 2024 елга җәмәгать транспортында йөрү тарифларын расладылар.

«Тарифларны түбәндәгечә расларга тәкъдим ителә: акча түләп билет алганда 42 сум, карта белән исәп-хисап ясап билет алганда 38 сум, электрон юл билеты белән түләгәндә 38 сум, 100 һәм аннан да күбрәк сәфәргә электрон юл билеты белән түләгәндә 28 сум», — дип хәбәр итте Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитетының бүлек җитәкчесе Гаяз Миңнебаев.

Шул рәвешле, уртача тариф 9,5 процентка арта. Үсеш кулланучылар бәяләренең үзгәрүе, машина йөртүчеләрнең һәм кондукторларның хезмәт хакларын индексацияләү, электр энергиясе, ягулык-майлау материаллары, шина һәм техник хезмәт күрсәтү бәясе арту белән аңлатыла.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев