Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2023 елда Тукай премиясенә кандидатлар исемлегендә Геннадий Макаров та бар

Лауреатлар Габдулла Тукайның туган көнендә 26 апрельдә билгеле булачак.

2023 елда Тукай премиясенә кандидатлар исемлеге билгеле булды. ТР Мәдәният министрлыгында узган ТР Рәисе каршындагы комиссия утырышында 13 кандидат тәкъдим ителгән.

Болар – театр, әдәбият, кинематография, музыка сәнгате, сынлы сәнгать, архитектуры өлкәләрендәге зур хезмәтләре булган кешеләр.

Тукай премиясе кандидатлары исемлегендә Татарстан Республикасы халыкларының җыр-инструменталь традицияләренә керткән өлеше өчен карендәшебез Геннадий Макаров та бар.  

Геннадий Макаров – танылган этномузыка белгече, сәнгать фәннәре кандидаты, Россия Композиторлар берлеге члены, Казан консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыка белеме кафедрасы доценты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе. 

Март-апрель айларында кандидатларның эшчәнлеге турында фикер алышулар була. Чираттагы утырыш апрельдә булачак. 

Кандидатлар:

Театр өлкәсендә

- «Адәмнәр» спектакле белән «Әкият» курчак театрының иҗат коллективы (Илгиз Зәйниев, Сергей Рябинин, Эльмир Низамов, Дилүс Хуҗәхмәтов, Альбина Шаһалиева);

- Чаллы театрының «Абага алмасы ачы була» спектакленең иҗат төркеме (Фаил Ибраһимова, Рафил Сәгъдуллин, Равил Сабиров);

Әдәбият өлкәсендә:

- «Яну дәверләрендә» һәм «Вөҗдан үре – йөрәк түре» китаплары өчен Флера Гыйззәтуллина;

- «Су буенда учак яна» китабы өчен Наил Касыймов;

- «Аучы җыры», «Чоңгыл», «Иман капка ачканда», «Себерем-үз җирем» җыентыклары өчен Себердән татар шагыйрь Шәүкәт Гаделша.

Кинематография өлкәсендә:

- «Күктау», «Байгал», «Исәнмесез!?» фильмнары өчен Илдар Ягъфәров белән Мансур Гыйләҗев;

- «Заступница», «Осанна», «Святитель» документаль-нәфис трилогия өчен Алексей Барыкин.

Музыка сәнгате өлкәсендә:

- «Халкым моңнары», «Из коллекции фольклориста: татарско-мишарские песни» «В мире татарской музыки», «Ярулиннарның туган җир җырлары», «Татарская музыка: история и современность», «Нурлат районының татар җырлары», «Очерки по татарской музыке» хезмәтләре өчен Земфира Сәйдәшева;

- Татарстан Республикасы халыкларының җыр-инструменталь традицияләренә керткән өлеше өчен Геннадий Макаров.

Сынлы сәнгать өлкәсендә:

- милли темага багышланган декоратив паннолар өчен Наилә Кумысникова;

- Татарстанга багышланган сәнгати фоторәсемнәр өчен Фәрит Гобәев;

Архитектура өлкәсендә:

- Түбән Кама шәһәренең милли архитектура әсәрләре өчен Фирдәвес Ханов;

- Татарстанның агач архитектурасына багышланган җиде томлык альбомы өчен Равил Айдаров тәкъдим ителгән.

Лауреатлар 26 апрель көнне игълан ителә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев