Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2023 елда Россиядә эш көненең уртача озынлыгы 7,17 сәгать тәшкил иткән

Бу — соңгы 19 елда рекордлы күрсәткеч, дип яза РБК.

Росстат мәгълүматлары буенча, узган ел эш көненең чынлыктагы озынлыгы уртача 4 минутка (+0,9 процент) арткан. Өстәвенә, һәр урта статистик хезмәткәр 2023 елда 2022 елга караганда 17,3 сәгатькә күбрәк эшләгән. Гомумән алганда, россиялеләр елына 1,77 мең сәгатен «эшкә багышлаган». Чагыштыру өчен: 2019 елда россияленең эш көне озынлыгы көненә — 7,15 сәгатькә якын, елына 1,76 мең сәгать тәшкил иткән.

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында билгеләп үтүләренчә, эш көне предприятиеләрнең югары йөкләнеш белән эшләве, шулай ук производство туктап торган вакытның кимүе аркасында арткан. Эш көненең озынлыгына кайбер хезмәткәрләрнең тулы булмаган эш көненнән тулы эш көненә күчүе дә йогынты ясаган.

2023 елда иң озын эш көннәре балыкчылык һәм балык үрчетү (8,21 сәгать), административ эшчәнлек һәм өстәмә хезмәтләр күрсәтү (7,61 сәгать), шулай ук металл рудалар чыгару (7,6 сәгать) өлкәләренә туры килгән. Космос һәм һава транспорты хезмәткәрләренең (6,14 сәгать), ташкүмер чыгару (6,56 сәгать), шулай ук нефть һәм газ табу (6,86 сәгать) өлкәләрендә исә эш көннәре иң кыскасы булган. Мәгариф өлкәсендә эш көне — 6,8 сәгать, җәмәгать туклануы һәм кунакханәләр өлкәсендә — 6,92 сәгать, авто, тагылма һәм ярымтагылмалар җитештерү тармагында 6,94 сәгать кенә дәвам иткән.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев