Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2022 ел азагына кадәр Кукмара һәм Кайбыч керәшеннәре турындагы ике җыентык дөнья күрәчәк

Бу хакта Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәрләре хәбәр итте.

Узган атнада Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәрләре Зәй районының керәшен авылларында булып кайтты. Узган ел шушы ук составлы делегация Кукмара районына барган иде. Этномузыка белгече, сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаров, Җырчы Җәкәү йортының балетмейстеры Марина Тараканова, үзәкнең методисты Илүзә Галиуллина Кукмара төбәгендә яшәүче керәшеннәр, аларның йола-гадәтләре, җыр-биюләре, танылган шәхесләре,  декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре турында мәгълүмат җыйды. 

Экспедициянең нәтиҗәләре бу елның октябрендә җыентык форматында чыгачак. Китапның эчендә махсус QR-кодлар урнаштырылачак. Код буенча күчеп, китапның мультимедияле вариантын, ягъни геройлар белән интервьюларны, көйләрне аудио форматта ишетү мөмкинлеге дә булачак.

2022 елның азагына тагын бер җыентык планлаштырылган. Ансы Кайбыч керәшеннәре турында булачак, дип серен ачтылар мәдәни үзәкнең хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев