Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2021 елны ничек каршыларга?

Яңа елга күп калмады. 2020 елдагы барлык авырлыклар артта калсын өчен аны дөрес каршылау мөһим

Көнчыгыш календаре буенча Ак металлик үгез елы килә. Ул ашыгырга яратмый, үзенә ышана, хезмәт сөючән.
Яңа ел каршылау бәйрәме гаилә әгъзалары белән үтсә хәерле, үгез консерватив һәм уңайлылык, өй җылысы, бердәмлек ярата.
Күңелле булсын өчен алдан ук кызыклы уеннар, бәйгеләр әзерләп куегыз.
Ак Үгез елын ак төс өстенлек иткән киемнәрдә каршылау яхшы булыр. Артык кыйммәтле киемнәр кирәкмәс. Кызыл кием киеп, ел хуҗасын кыздырмагыз. Үгезнең кызыл төскә мөнәсәбәтен һәркем белә.
Өстәлдә дә гади ризыклар булсын. Үгез артык шапырынганны яратмый. Ит белән бәрәңге, яшел салатлар, оливье һәм тозлаган кыяр, кәбестә турында онытмагыз. Җиләк-җимеш компоты – бу Яңа ел өстәленә иң яхшы эчемлек булыр. Кола һәм спрайтлар куйсагыз, Үгез бик ачуланырга мөмкин.
Алкоголь белән мавыкмагыз. Бераз ак шәраб һәм шампан мөмкин.
Ә менә десертлар ел хуҗасы күңеленә хуш килер – туңдырма, шоколад, торт һәм башкалар.

 

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев