Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2019 елның 10 төп вакыйгасы

Узып баручы 2019 ел дөнья һәм илебез күләмендә дә зур вакыйгаларга бай булды

Ил белән бергәләшеп, Украинаның Президент сайлавын күзәттек, Татарстан Дәүләт Советына депутаталар сайладык, 30 ел дәвамында Казахстан башлыгы булган Нурсолтан Назарбаевның китүен күрдек, Красноярсктагы Кышкы Универсиаданы, Казанда халыкара WorldSkills 2019 бәйгеләрен уздырып җибәрдек. Шул арада пенсия реформасын кичердек, цифрлы телевидениегә күчтек. Кырымда озынлыгы белән дан казанган күперне ачу тантанасын көттек, кукуруз басуына самолеты белән төшеп туктаган пилотка Россия герое исеме бирелүенә сөендек. Ә керәшен дөньясында 2019 ел нинди вакыйгалар белән истә калды? “Туганайлар” газетасы узып бара торган елга нәтиҗәләр ясады.

Ел вакыйгасы

Бу елда Казан шәһәрендә Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк, барлык керәшеннәрнең берләшү урыны буларак, үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Хәзерге вакытта бинада “Муйтумар” фольклор-этнография студиясе, бию түгәрәге эшли. Үзәктә, шулай ук, конференцияләр, очрашулар, бәйрәмнәр уза.

Ел датасы

Керәшенчә келәү итә башлауга быел – 150 ел, чиркәүгә керәшен теле кайтарылуга 30 ел тулды. Беренче тапкыр чиркәү-керәшен телендә келәү 1869 елда Казанның Үзәк керәшен-татар мәктәбе янында урнашкан Арча зираты храмында узган. Службаны иеромонах Макарий (Невский), соңрак Василий Тимофеев уздырган. 1920 елларда керәшенчә келәү итү мөмкинлеге бетерелә. Моннан 30 ел элек, 1989 елның 23 декабрендә Павел әтей тарафыннан чиркәү-керәшен теле кире кайтарыла - Никольск соборы каршында урнашкан Покров храмында керәшенчә Литургия үтә.

Ел җыены

20 июль көнне Мамадыш районы Җөри авылы янында урнашкан Тырлау аланында елның иң көтеп алынган вакыйгасы – XX республикакүләм “Питрау” керәшен мәдәнияте фестивале узды. Анда 60 меңләп кеше катнашты. Фестиваль кысаларында, шулай ук, “Кряшен чибярляре" парады оештырылды. Парадта алдагы елларда "Кряшен чибяре" титулын алган кызлар катнашты.

Ел югалтуы

8 август көнне Казандагы Тихвин Алла Анасы иконасы чиркәве священнигы, богословие кандидаты, Татарстан Республикасының бөтен керәшен чиркәүләре благочинные, Изге Макарий ордены кавалеры, Татарстанның “Фидакарь хезмәте өчен” медале иясе, протоиерей Павел Павлов арабыздан китте. Павел әтей 30 ел дәвамында Казанның Тихвин чиркәвендә керәшенчә службалар алып үткәрде.

Ел исеме

Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең солист-вокалисты Георгий Ибушевка “Россия Федерациясенең атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелде. Җырчыга мактаулы исем сәнгатькә керткән зур өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен тапшырылды.

Яңа исем

Шушы елның 26 августында Казандагы бердәнбер керәшен чиркәве настоятеле итеп чиркәү тарихы докторы, Казан духовная семинариясе проректоры протоиерей Алексей Колчерин билгеләнде. Ул Түбән Камада туып үскән, әтисе Зәй районы Әхмәт авылыннан. Өйләнгән, дүрт бала үстерәләр.

Олы җиңү

Туганайлар” керәшен мәдәни-агарту газетасы бөтен Россия күләмендә уздырылаган “Многоликая Россия” XII Бөтенроссия журналистлар бәйгесендә җиңүче яулады. Әлеге бәйгегә илнең 56 төбәгеннән 1234 хезмәт тәкъдим ителгән иде.

Дөньяга танылу

- Франциядәге Бордо шәһәренең Милли фәнни тикшеренүләр үзәге директоры, филология фәннәре докторы, профессор Ален Вио керәшеннәр белән кызыксына. Быел язын Казанда ул Республика керәшен җәмәгатьчелеге, Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе һәм Кукмараның Чура авылларында яшәүче керәшеннәр белән очрашып мәгьлүмат җыеп китте. 

– Япон галиме Акира Сакурама инде 12 елдан артык керәшеннәрне һәм Идел буеның башка халыкларын өйрәнү белән шөгыльләнә. Күптән түгел ул япон телендә “Хәзерге Россиядә этносны торгызу: советлардан соңгы чорда Татарстанда керәшеннәрнең этник һәм дини-мәдәни хәрәкәте” исемле китап чыгарды.

– Шулай ук, Әзербайҗан, Армения, Беларусь, Грузия, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Таҗикстан, Украина, Латвия, Литва, Эстония илләрендә дә тапшырулары бара торган “Мир” телеканалы керәшеннәрнең туй йоласын сурәтләгән сюжет төшерде. Питрәч районында төшерелгән видеоязма "Любовь без границ" программасында күрсәтелде.

Бәрәкәтле ел

Быел Республика керәшен иҗтимагый оешмасының “Бәрәкәт” керәшен яшьләре бүлеге 10 еллык юбилеен уздыр ды. Шулай ук, шушы елда оешмага яңа җитәкче – Алексей Дмитриев сайланды. Оешманың элекке җитәкчесе Алиса Спиридонова республиканың Яшьләр парламентына керде. Керәшен яшьләре бүгенге көндә “Айбагыр” балалар лагерен оештыруда зур көч куя, төрле очрашулар, чаралар уздыра.

Керәшен дөньясына 2019 ел югалтулар да, шатлык-сөенечләр дә китерде. Иң мөһиме – керәшен хәрәкәте ел саен көчәя, үзаңыбыз ныгый, уңышларыбыз арта. Киләсе еллар да илебезгә тынычлык, һәр гаиләгә иминлек, сәламәтлек, ышаныч, куаныч, бәхет китерсен! Карендәшләр, һәрвакыт бердәм булыйк! Киләсе 2020 елны зур өметләр белән каршы алыйк!


Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев