Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

18 яшьлек Зәй кызы Россия Президенты белән үзенең булачак һөнәре турында видеоэлемтә аша аралашты

Владимир Путин видеоконференция форматында инвалидлар һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән очрашты.

Мәскәүдә инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында профессиональ осталык буенча “Абилимпикс” Милли чемпионаты төгәлләнде. Татарстан командасы анда, 123 медаль яулап, Мәскәү һәм Мәскәү төбәгеннән соң өченче урынга чыкты.

Карендәшләребез өчен тагын да куанычлы яңалык бар. Зәй шәһәрендә туып-үскән 18 яшьлек Надежда Агапова чүлмәк ясау эше буенча Бөтенроссия милли чемпионаты җиңүчесе булды.

Әле шушы арада Надежданың Россия Президенты белән сайлаган һөнәре һәм олипиада турында видеоэлемтә буенча сөйләшкән видеосы да таралды. Надежда президентка үзенең һөнәрен яратуы һәм “Абилимпикс” Милли чемпионаты аны алга таба әлеге юнәлештә үсәргә илһамландыруы турында әйтте.

Видео: Зәй офыклары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев