Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

12 июнь — Россия көне

12 июньдә Ватаныбыз гражданнары Россия Федерациясенең дәүләт суверенитеты турындагы Декларация кабул ителгән көнне - Россия көнен билгеләп үтә.

Әлеге көнне Россиянең туган көне дип тә атап йөртәләр. 1990 елда Россия Совет Федератив Социалистик Республикасының беренче халык депутатлары съезды Республиканың дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итә. Ике елдан соң РСФСР Югары Советы 12 июньне дәүләт бәйрәме — Россия Федерациясенең Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителгән көн дип игълан иткән. 1994 елда Россия Президенты Указы белән 12 июнь — дәүләт бәйрәме дип игълан ителә. Башта бу бәйрәм Бәйсезлек көне дип аталса, 2002 елдан Россия көне дип йөртелә башлый. Бүген инде шушы дәвердә дәүләтнең нинди үзгәрешләр кичерүе күз алдында. 

Бу — дәүләтебезнең иң зур бәйрәмнәренең берсе. Бәйрәмнең асылы — милләтләр бердәмлеге һәм илебез киләчәге өчен барыбызның да җаваплы булуы. Россия хезмәт сөючән, сәләтле, туган җиренә файда китерергә омтылган кешеләре белән көчле. Без үз Ватаныбыз белән горурланабыз, аны көчле, куәтле итеп күрергә телибез. Бердәм, тату булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев