Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

12 апрельдә республикада «Россиядә эш. Мөмкинлекләр заманы» ярминкәсенең төбәк этабы була

Эшкә урнаштыру буенча Рооссиякүләм «Россиядә эш. Мөмкинлекләр заманы» ярминкәсенең максаты — икътисадта өстенлекле предприятиеләрне кадрлар белән тәэмин итү.

Ул илебездә беренче мәртәбә 2023 елда оештырылды. Ике этапта уздырылган ярминкәдә 785 мең вакансия тәкъдим ителгән. Барлыгы 900 мең кеше катнашып, 123 меңнән артыгы эшле булган.

Узган ел Татарстанда бу ярминкәдә 55 урында оештырылып, анда эш эзләгән 32мең кеше килгән. Аларның 3,4 меңе үзенә кирәкле эшне тапкан, шул исәптән, 1,3 мең кеше оборона-промышленность комплексы предприятиеләренә урнашкан.

Россиякүләм «Россиядә эш. Мөмкинлекләр заманы» ярминкәсенең төбәк этабы Татарстанда быел 12 апрельдә республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев