Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

11нче класс өчен яңа тарих дәреслеге барлык мәктәпләрдә булачак

1 сентябрьгә кадәр 11нче сыйныфлар өчен яңа тарих дәреслекләре белән Россиянең барлык мәктәпләре тәэмин ителәчәк. Бу хакта мәгариф министры Сергей Кравцов Новосибирск өлкәсе мәгариф хезмәткәрләре съездына видеомөрәҗәгатьтә әйтте.

«Безнең тарафтан 10-11 сыйныфлар өчен өр-яңа тарих буенча беренче бердәм дәүләт дәреслеге булдырылды инде. Ул ике тулысынча синхронлаштырылган курстан тора — Россия тарихы һәм гомуми тарих. Шунысы мөһим, 11нче сыйныф өчен дәреслек 1 сентябрьгә кадәр илебезнең барлык мәктәпләренә тапшырыла», — диде ул.

Дәреслеккә махсус хәрби операция башлану, Россия составына Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре керүе, шулай ук санкцион басым да кергән.

Хәзер барлык мәктәп фәннәре буенча бердәм дәреслекләр эшләнә, аларны 2025 ел ахырына кадәр әзерләп бетерәләр, дип өстәде Кравцов.
Якындагы биш елда яңа дәреслекләргә тулысынча күчү планлаштырыла.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев