Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

1 февральдән социаль түләүләр ничә сумга артты?

Россиядә социаль пособиеләрне һәм компенсацияләрне 4,3 процентка индексацияләделәр. Әлеге карарны Дмитрий Медведев имзалады, дип хәбәр итә РИА Новости.

Ай саен түләнә торган акча (ЕДВ) күләме артты. Аны 15,2 миллион льготник ала.

Алар арасында: инвалидлар, сугыш ветераннары, радиация корбаны булган гражданнар, Советлар Союзы һәм Россия Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм башка гражданнар.

Шулай ук ЕДВ составына керүче социаль хезмәтләр дә индексацияләнәчәк. Алар натуралата яки акчалата алына.

Әлеге акча айга 1121,42 сум булачак. Моның буенча дарулар (863,75 сум), санаторийга юллама (133,62 сум), дәвалану урынына бару һәм кайту өчен электричка яки шәһәрара транспортта бушлай йөрү (124,05 сум) тәкъдим ителәчәк.

Моннан тыш, җирләү өчен түләнә торган пособие суммасы 5946,47 сум булды. Бу акчаны Пенсия фонды вафат булган пенсионерның (эшләмәүче) гаиләсенә түли.

Индексация 2018 инфляция күләменә тәңгәл.

Мәгълүмат "Интертат"тан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев