Туганайлар

Татарстан

Хәбәрләр

Утыз улың булганчы...

Журналистларга төрле җирләрдә булырга, күп кеше белән әңгәмә корырга туры килә. Кайбер вакыт әңгәмәдәшләр уйламаганда-көтмәгәндә үзләре очрап куя.

Бу юлы да шулайрак булды.  Беркөн эштән кайтканда автобуста урыным хәйран гына өлкән яшьтәге апа кырына туры килде. Бер-ике тукталыш сөйләшмичә бардык та, апа түзмәде, дөнья хәлләрен, кайда эшләгэнемне-яшәгәнемне сораштыра башлады. Үзе турында да әйтеп китте. Бер тирәдә яшибез булып чыкты, пенсиядәге китапханәче икән. Сөйләшеп кайтып тукталышка җиттек, ә бик оста сөйләүче бу ападан, аның хикәятләреннән аерыласы килми бит. Аның йорты янындагы эскәмиягә утырып, әңгәмәне дәвам иттек.

 – Ирең, балаларың бармы?,  – диде ул. Ә җавап алгач кызык кына бер әйтем әйтеп куйды: “Утыз улың булганчы, ус-к ирең булсачы”. 

Минем аптырап калуымны күргәч:

– Мин сиңа бер хатын-кыз язмышы турында сөйлим әле вакытын булса, –  диде. Мондый вакытта инде кырык эшен кырылып ятса да, колакны тырпайтып куя безнең халык.

1965 елда, культура-агарту училищесын тәмамлаганнан соң, мине юллама буенча Зәй ягындагы бер керәшен авылына җибәрделәр. Килгән көнне үк, сельсовет секретаре мине Татук түтиләргә фатирга урнаштырды. Шаяртып, “бәлки, килене дә булып куярсың әле”, дигәне дә исемдә. Татук түтинең төпчек малае армиягә киткән икән, тагын бер ел хезмәт итәсе калган, әби үзе генә яши. Шулай яшәп киттем мин ул авылда, түтием дөнья бәясе кеше иде. Кичләрен сөйләшеп утырганда ул гел үзенең тормышын сөйләде. Ире 1941 елда сугышка киткәндә 5 бала белән кала.  Алны-ялны белми, колхоз эшендә була. Ярый әле, 4 малайга ашарга пешерергә, өйдәге тавык та чүпләп бетермәслек эшне карашырга кул арасына керерлек кызы бар. Татук түтинең, балаларның бәхетенә, 1942 елда яралы ире фронттан кайтып төшә. Әле тагын бер унбиш еллап ир канаты астында көн күрә ул. Ире үлгәннән соң, төпчек малае белән ялгыз кала, башкалары инде башлы-күзле булып, үз көннәрен үзләре күрә башлаган булалар.

 Тормыш бит туктап тормый, алга тәгәри, мин дә озакламый шушы авыл килене булып куйдым. Әби тагын ялгыз калды малае кайтырын көтеп. Гел ялгыз торырга ирек бирмәделәр аңа, бик чиста, аш-суга уңган-булганы өчен, колхозга эш белән килгән белгечләр гел анда яшәделәр. Хезмәт срогын тутырып, малае да кайтты. Озак тормыйча, күрше авыл кызына өйләнеп тә җибәрде. Малай белән килен колхоз эшенә йөри, әби өйдәге вак-төякне карый, кояш чыкканнан батканчыга чаклы бер дә тик тормый. Бер-бер артлы балалар туа башлады, аларны карау да әби өстендә. Ни кадәр генә тырышсаң да, яшь барган саен сәламәтлек какшый шул. Менә шунда башлана инде әбинең нужа күрүләре. Хәлсез әбинең киленгә кирәге бетә, өйдән куа башлый, “башка балаларыңда тор” дигәнне күп ишетергә туры килә. Тик башка улларының гаиләсендә хатыннарының аналары яши, ә кызының ире аракы белән дус, көн дә диярлек ызгыш-талаш. Шулай итеп, әби күрше-тирәдә кунып йөри. Моны белеп, шәһәрдә яшәүче малае белән килене әбине үзләренә алып китәләр, сыйдыралар. Ике кодагый бер түбә астында берничә ел торалар шулай. Бу чакларда ире белән яшәгән бәхетле вакытларын еш искә ала Татук түти. Ул яшәгән булса, китәр иде мени йортыннан чыгып?! Гомеренең соңгы көннәре якынайганны сизеп, Татук тути үз йорт-нигезенә кайтаруларын сорый. Каенананың инде күп яшәрлеге калмаганын күргән кече килен, тешен кысып, әбине төп йортка кайтаруга ризалык бирә. Дөресрәге, үз йортына түгел, ә келәткә. Урыны келәт сәкесендә була. Янына күршеләре кереп, хәл белешәләр, ашатып чыгалар. Ике атналап шулай яткач, көзге салкыннар башлана. Шул чагында хәл белешергә кергән бер хатын малай белән киленне бик нык ачулана: “Әниегезне салкын келәттә катырып үтерергә җыенасыз бит, ничек кеше күзенә карарсыз соңыннан?”. Шул сүзләрдән соң гына Татук түтине өйгә кертәләр, ә берничә көннән ул чын дөньяга күчә. “Утыз улың булганчы...” дигән әйтемне шушы гыйбрәтле хәлне искә төшереп әйттем дә инде.

Ана рәнҗеше төшми калмый диләр бит, бик дөрес сүзләр. Бергә эшләгән-яшәгән ул авыл кешеләре белән әле хәзер дә аралашып торам, кунакка да кайтып киләм. Шулай бер кайтуымда, Татук түти торган йортның тәрәзәләрендә ут күрмәдем. Сәбәбен сорадым, ишеткән җаваптан артыма утырдым.  Берничә ай элек, төп йорттагы  төпчек малай да әнисе янына мәңгелеккә күчкән. Татук түтинең киленен үзенең малае өйдән чыгып китәргә мәҗбүр иткән. Картаеп баручы килен кызы белән киявенә дә сыймаган, дус хатынында тора икән.  Әмма Татук түтигә онык тиешле малай үзе дә өйдә яшәмәгән, ишеккә йозак элеп, хатыны янына калага чыгып киткән. Гүрнәчәдәй йорт буш тора хәзер.

Менә бит дөньяда нинди генә хәлләр булмый, – дип сүзен бетерде апам.

Аннары саубуллашып, үзенең квартирына, бабае янына кереп китте. Ул киткәч тә әле мин байтак кына бу гыйбрәтле язмышлы гаилә турында уйланып утырдым. Беребезгә дә аларның ялгышларын, язмышларын кабатларга язмасын, берүк. Куңелдә шундый юллар туды бу хәлләрне тыңлаганда:

Газиз аналарның

Изге йөрәкләрен

Авыр сүзләр какмасын.

Онытмасак иде

Кылган гамәлләрнең

Үзебезгә кире кайтасын.

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев