Туганайлар

Татарстан

Хәбәрләр

Пчеловодта кунакта

Кукмара ягындагы Пчеловодта быел, беренче мәртәбә, Авыл көнен зурлап бәйрәм иттеләр.

Бәйрәм башланырга берничә сәгать бар иде әле. Вакытым җитәрлек булганга, авылны карап чыгасы иттем. Бүгенге көндә Пчеловодта җитмешләп хуҗалык бар. Аның тирә-ягында яшел урманнар, киң болыннар, иген кырлары җәйрәп ята. Чишмә суы да авылга ук ага: оста куллы Пчеловод халкы торба уздырып, су кертү җаен тапкан. Урамнары тыныч, һавасы чиста, ә кортлары, җырлый-җырлый, бал җыя...

Умартачы янында

Бүгенге көндә дә авылда ата-бабаларының эшен дәвам итеп, умартачылык белән шөгыльләнүче гаиләләр күп. Шундыйларның берсе – Дмитриевлар гаиләсе. “Май, июнь, июль – умартачы өчен иң җаваплы айлар. Башта бал кортларын ашатырга, алар күбәйгәч, рамнар әзерләп яңа кәрәзләр куярга кирәк – болар барысы да җентекләп әзерләнүне таләп итә. Ә бал җыю сезоны башланганда, иң мөһиме – кортларның умартадан китү мизгелен ычкындырмау. Гаилә оядан китсә, бал уңышы булмый. Бал җыю сезоны 7-10 көн дәвамында бара. Шуның өчен ел буе әзерләнәбез”, – дип сөйләде Василий Петрович.

Бал алыр өчен күрше авыллардан гына түгел, Татарстанның төрле районнарыннан киләләр икән. “Бөтен әзерләнгән бал бездән даими ала торган кешеләргә китеп бара”,– диде умартачы. Аның әйтүенчә, балдан тыш, кортлар башка файдалы продуктлар да җитештерә: балавыз, ана сөте, төрле авырулардан дәваланырга ярдәм иткән прополис... Бал кортының күпме яшәве белән кызыксынгач, ризык җыйганда – 40 көн яшәве, ә көзгә калганнарының язга чыгуы турында әйтте Василий дәдәй. Авыл көне дә нәкъ 5 августта үткәрелүе бал җыю сезонының тәмамлануы белән бәйледер дип уйлаган идем. Авыл көненең аерым тарихы бар икән. Анысы хакында, соңрак...

Киләчәге ышанычлы

Йөгереп йөрүче милли киемле бер төркем баланы күргәч, яннарына бардым. Барысы да шуклар, сөйкемлеләр. Алар Пчеловод авылы балалары булып чыкты. Үзләренең бәйрәм өчен бию әзерләп килгәннәрен дә әйттеләр. Мәктәп укучылары гына булсалар да, олы кешеләр кебек фикер йөртүләре сизелә. “Апа, мин үскәч, кондитер булырга телим. Мәктәпне бетереп шәһәргә укырга китәргә уйлыйм. Акча эшләп квартира ала торырмын. Ике сеңлем дә бар бит, аларны да укытасы була”, – ди миңа самими Ангелина. Баланың якыннарын кайгыртуы ихлас сокландырды. Яныңда шундый апаң булуы зур бәхет бит ул!

Укучылары бар, ә мәктәбе? 2013 елда Пчеловод башлангыч мәктәбе ябылгач, балалар Чура мәктәбенә йөреп укый башлаган. Чура мәктәбенә дә бардым. Бүгенге көндә анда 123 бала белем ала икән. Мәктәпләре юылып-җыештырылып, Белем көнендә укучыларны каршы алырга әзерләп куелган. Якты бүлмәләр балаларны көтә... Ә Пчеловодның элек мәктәп урнашкан урынында балалар өчен спорт мәйданы төзеп куйганнар. Бәйрәм көнне анда Чура, Сәрдекбаш, Бучирмә, Поршур, Зур Сәрдек һәм Пчеловод авыллары командаларының футбол турниры узды.

Авылда халкы өчен тиешле шартлар тудыруга зур игътибар бирелә. Әле 2020 елда гына өр-яңа медпункт бинасы төзелгән. Ул заманча медицина җайланмалары урнаштырылган уңайлы кабинетларны үз эченә алган. Анда фельдшер булып, Чура авылы кызы Алиса Антипова эшли. Үзләренең клублары да бар. Аның җитәкчесе Лариса Александрова 20 елдан артык инде төрле әдәби-музыкаль кичәләр, күңелле очрашулар оештырып, авыл халкын клубка җыя.

Китаплы тантана

Бәйрәмгә Пчеловод халкы гына түгел, күрше авыллардан да килүчеләр күп булды. Кунаклар арасында “Ак барс” холдинг компаниясе акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Иван Егоров, республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов та бар иде.

Бәйрәмдә халыкка “Пчеловод туган җиребез” дип исемләнгән китап тәкъдим ителде. Әлеге китапта авыл тарихы, шул төбәктән чыккан күренекле шәхесләр, авылда яшәүче гаиләләр хакында бай мәгълүмат тупланган. Аның авторы – Кукмара районының үткәнен өйрәнүгә күп көч куйган шәхес Фәрит Вәлиев.

“Пчеловодта тырыш халык яши. Авылның тарихын саклап калу йөзеннән, халыкның үтенече белән, шушы китапны әзерләп, бастырырга булдык. Сезгә дә аны укып чыгарга киңәш итәм. Пчеловодта тууым һәм үсүем белән горурланам”, – диде Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев бәйрәмне ачу тантанасында ясаган чыгышында. Ул, шулай ук, бәйрәмнең ни өчен 5 августта үткәрелүенә ачыклык кертте. 2005 елда Сергей Димитриевич үзенең университет тәмамлавын авылдашлары белән бергәләп, августның бишенче көнендә билгеләп үткәннәр. Авыл көнен бәйрәм итү идеясе дә шул вакытта ук туган булган.

Клуб җитәкчесе Лариса Александрова Пчеловод турындагы китап өчен, Фәрит Вәлиев белән авылдагы һәр йортка кереп мәгълүмат җыюларын сөйләде. “Балаларыбыз үткәннәрне, нәсел-ыруларыбызны онытмасын дип, авылдашыбыз Сергей Димитриев “Пчеловод туган җиребез” китабын чыгарырга булышты. Бездә һәр эшнең башында Сергей Димитриевич тора. Балалар өчен берничә урында төрле мәйданчыклар төзелде, урамнардагы юлларга асфальт җәелде, бәйрәмнәр үткәрү өчен шушы матур урын ясалды”, – дип әйтеп үтте Лариса Тарасовна.

Җырлап ачыла күңел

Бәйрәмнең концерт өлеше керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле һәм Чура авылыннан “Карендәшләр” ансамбле чыгышларыннан башланды. “Бәрмәнчек”нең ыруг, гаилә йолаларын яктырткан тамашасын халык яратып карады. Аеруча, керәшен яшьләренең Питрауда танышып Покрауда кавышу традициясе күпләрдә кызыксыну уятты. Чыннан да, бөтен нәрсәнең нигезендә гаилә тора... Оясында ни күрсә, очканда шул булыр, дип, белеп әйтә халык.

Бәйрәм сәхнәсендә шушы авылда туып-үскән Вадим Захаров, шулай ук, Виталий Агапов, Марина Карпова, Гүзәл Уразова һәм башкалар үз чыгышлары белән тамашачыны сөендерделәр. “Пчеловод авылына беренче мәртәбә килүем. Бәйрәмгә мин кунак булып килдем. Әмма артист кеше чыгыш ясамыйча кайтып китә алмый, шуңа күрә берничә җыр булса да, җырлап китәрмен. Улларым да үз бүләкләрен алып килделәр, аларның чыгышлары да көтелә. Эшләргә генә түгел, бәйрәм итә дә белергә кирәк. Бердәм булып яшик”, – диде Татарстанның халык артисты Витайлий Агапов.

Җырлы-моңлы, җор телле, ачык йөзле керәшеннәрнең бәйрәме күңелемдә матур бер хатирә булып калды...

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев