Туганайлар

Татарстан

Хәбәрләр

Халык белән уйнамасыннар иде!

Россия фәннәр академиясенең Миклухо-Маклай исемендәге этнология һәм антропология институты этнологы Иван Севастьяновның керәшеннәрнең килеп чыгышына бәйле фикерләре белән таныштырабыз

Россия фәннәр академиясенең Миклухо-Маклай исемендәге этнология һәм антропология институты этнологы Иван Севастьянов инде 10 елдан артык керәшеннәрне, тарихыбызны өйрәнә. Мәскәү галиме Татарстанның Кайбыч һәм Питрәч районнарында тикшеренүләр алып барды. “Этнокультурада керәшеннәрнең чагыштырмача охшашлыгы: мәлки һәм Казан арты керәшеннәре буенча тарихи-этнографик тикшеренү” темасына диссертация яклап, этнология һәм антропология белгечлеге буенча тарих фәннәре кандидаты исемен алды. Галим Иван СЕВАСТЬЯНОВның “Россия К” каналына биргән интервьюсында яңгыраган фикерләре белән таныштырабыз.

Россиядә сан ягыннан иң күп керәшен (кряшены) Татарстан территориясендә яши. Шулай ук республиканың көнчыгышы һәм көнбатышы белән чиктәш Удмуртиядә, Башкортстанда бер-берсенә бик якын урнашкан керәшен авыллары бар. Фәндә керәшеннәрне биш төркемгә бүләләр. Көнбатышта яшәүче керәшеннәр - мәлки керәшеннәре төркеменә, көнчыгышта яшәүче керәшеннәрне Бакалы керәшеннәре төркеменә кертәләр, Казан тирәсендә яшәүчеләрне – Казан арты керәшеннәре дип атыйлар, шулай ук, Алабуга керәшеннәре аерым төркем буларак карала. Керәшеннәрнең тагын бер өлеше – нагайбәкләр бар, алар Чиләбе өлкәсендә яши. Заманында бу керәшеннәрнең ата-бабалары Оренбург казак гаскәренә алынган. Россиядә нагайбәкләр аерым халык буларак танылды. Монда яшәүче керәшеннәрнең шөгыльләре йогынтысында, нагайбәкләрнең мәдәнияте башкачарак.

Үзләре хәл итәргә тиеш

Керәшеннәрне халык дип санау бик бәхәсле мәсьәлә, әлбәттә. Төрле карашлар яши. Керәшеннәрдән күбесе үзләренең аерым халык булуын әйтә – фәнни тикшерүләр вакытында андый кешеләр белән бик еш очраштым. Керәшеннәрнең мөселман татарларыннан аермалы булуларын күрсәтә торган этнографик-мәдәни комплекслары бар. Шуңа күрә, алар арасында үзләрен аерым халык итеп тануны теләүчеләр бар. Нагайбәкләрне аерым халык иттеләр бит, нигә керәшеннәрне дә халык итеп танымаска?! Керәшеннәр арасында үзләрен керәшен дип күрсәтеп, татар дип саналудан да баш тартмаучылар бар.

Керәшеннәр болгар-помяклар, езидлар, грузин–аджарлар кебек күчеш характерлы төркем. Алар күршесендә яшәгән башка халыктан дин ягыннан аерыла. Татар телле тирәлектәге дини этник берлек, дип атар идем. Керәшеннәрне аерым халыкмы, әллә татарларның бер өлешеме дигән сорауга төгәл генә җавап була алмый. Һәркем үзенең кем булуын үзе хәл итәргә тиеш. Әлеге сорау гуманитар планда карала. Керәшеннәр үзләренең кайсы төркемгә керергә теләүләрен, киңәшләрсез, каршылыкларсыз, үзләре хәл итәргә тиеш.

Керәшен белән керәшен татары

Тарихи яктан карасак, керәшеннәр һәм керәшен (крещеные) татарлары икесе ике нәрсә. Ата-бабалары мөселман динендә булса да, православие кабул иткән татарлар бар, үзем дә андый кешеләрне беләм. Ә керәшеннәр - кряшены – башка халык. Аларның борынгы бабалары инде ничә гасырлар буе христиан динендә, алар татарлардан этнографик культура белән аерыла. Керәшен белән татарны бер тел берләштерсә дә, аларны ике культура, ике дин, төрле этнографик комплекс аера. Керәшеннәр белән күп очрашканым бар. Татарстанның көнбатышында яшәгән мәлки керәшеннәренең киемнәре чуаш киемнәренә охшаган, чуаш телен беләләр, катнаш гаиләләр күп. Мәлки керәшеннәре яңа керәшеннәр санала. Аларның борынгы бабалары христиан динен 18 гасырда гына кабул иткән. Керәшеннәр – кряшены – православие кабул иткәнче, мәҗүси халык булган. 19 гасырда, революциягә кадәр, документларда керәшеннәрне “крещеные татары”, “старокрещеные инородцы”, “новокрещеные инородцы” дип язганнар. Ильминский миссиясе ярдәмендә керәшеннәр арасында интеллигенция барлыкка килә һәм шуның белән керәшен үзаңы да формалаша. Интеллигенция вәкиле Давид Саврушевский (Григорьев) (1876-1942) 1906 елда “Безне керәшен дип атагыз”, - дип язып чыккан.

“Ябык тормыш”та яшәгәннәр

Патша Иван Грозный Казанны алган вакытта православие кабул иткән татарларга аерым өстенлекләр - хөкүмәттә урын яки яхшы җирләр бирелгән, алар салымнардан азат ителгән. Морзаларны Мәскәүгә службага чакырганнар. Әлеге кешеләрнең керәшеннәргә бер катнашы да юк. Мондый кешеләр 17 гасырда ук рус дворяннары арасында ассимилизация кичергән. Красноярск краенда керәшен авыллары бар. Әлеге авыллардагы халык, урыслар арасында яшәп, керәшен культурасын югалта башлаган. Ә Татарстанда яшәүче керәшеннәр бүгенгә кадәр традицион культураларын саклап калган. Чөнки алар үзләренең тел тирәлегендә яши, борынгыдан килгән, бер-беренә күрше булып урнашкан керәшен авылларында гомер итә. Аралашып, бергә яшәү өчен, барлык шартлар да бар. Республикада керәшен мәдәни-агарту оешмалары эшли. Әлеге җирлектә керәшеннәрнең керәшенлекләре, дин, культура үзенчәлекләре ачык күренә. Шулай ук, чиркәүләрдә керәшенчә келәүләр үтә. Әлеге керәшен алфавиты 19 гасырда миссионер Ильминский тарафыннан куллануга кертелгән.

Тарихи язмалардан аңлашылганча, революциягә кадәр калын урманнар белән әйләндереп алынган керәшен авылларында көн күрүчеләр үзара гына аралашып, татарлар, руслар белән элемтәгә кермичә аерым яшәгән. Әлеге яшәү рәвеше керәшеннәргә генә хас булган этнографик комплекс формалаштыра: үзләренең христианлыкка нигезләнгән халык календаре, мәҗүсилектән калган бәйрәмнәре, башкалардан аермалы булган халык авыз иҗаты барлыкка килгән. Боларның барысы да татарлар белән элемтәгә кермичә яшәү нәтиҗәсе. Керәшен авыллары татар авылларына караганда байрак саналган, кешеләр мулрак яшәгән. Керәшеннәр көнчыгыш белән сәүдә элемтәләренә дә кушылмаган. Татарлар Урта Азия белән сәүдә итсә, керәшеннәр күбрәк натураль хуҗалык белән шөгыльләнгән.

Милли кием - болгарлардан

Керәшен белән мишәрләрнең бизәнү әйберләре охшаш. Мишәрләр үзләренең костюмнарында, Казан татарларына караганда, тарихилыкны күбрәк саклап калган. Керәшеннәрдә борынгылык бик көчле. Шуңа күрә керәшен киемнәрендә мишәр һәм чуаш костюмнары белән охшашлыклар бар. Моны болгарлар киеме дип тә санарга була. Чөнки әлеге халыкларның тамырлары Идел Болгарстаны дәүләтенә барып тоташа.

Дус яшиләр

Керәшеннәрдә традицион фольклорның югала баруы сизелә. Мин очрашып сөйләшкән мәлки керәшеннәре сүзләренчә, авыл яшьләре дә хәзер үзара рус телендә аралаша. Ә фольклор көндәлек тормыштан төшеп кала бара. Шул ук вакытта, Башкортстанның Бакалы керәшеннәре арасында халык авыз иҗатын белә торган кешеләр бик күп очрады. Совет заманында татар белән керәшен җырлары катнашып беткән булса да, керәшеннәрнең әле үз җырлары сакланган. Кайсыбер очракта татар җыры керәшен фольклорына кереп киткән, кайчакта керәшен җырын татарлар башкара. Радиода керәшен җыры яңгыраса да, татар халык җыры дип кенә әйтеп кителергә мөмкин, ләкин керәшеннәр аны үзләре таный. Традицон йола фольклорының чикләре үзгәрү, тел үзенчәлекләре югалу, үзара алмашу күренеше дә бар. Керәшеннәр үзләре “Мин —керәшен. Ата-анам керәшен. Керәшен булып тудым, керәшен булып үләм”, дип, горурланып әйтә. Мин очрашкан керәшеннәр 100 елдан соң да тел һәм диннең сакланып калачагына ышануларын әйтте. Алар керәшен культурасы үсешен керәшен телендә уза торган келәүләрне арттыру, матур әдәбиятны үстерү юнәлешендә күрәләр.

Автордан: Халыкның иң зур байлыгы – аның үзенчәлекле, башкалардан аерылып торган культурасы. Ә җырлар аның аерылгысыз бер өлеше. Ә җырның нигезе – тел. Тел булмаса, халык та юк. Үз туган телендә җырлаганда гына халык исән дигән сүз. Тарих керәшеннәрне татар белән рус арасында калдырган. Төрки кан татарларга якынайтса, православие дине русларга авыштыра. Озак еллар керәшеннәрне халык буларак танымасалар да, керәшен үзаңы, СССР таркалгач, уяна башлады. Керәшен тарихы югалуга бер гасыр узса да, керәшеннәр үзләренең үзенчәлекләрен һәм аерымлыкларын саклап кала алган. Үзләрен һәрвакыт керәшен итеп тоюдан киләдер ул. Быел узачак сәяси вакыйга да керәшеннәр өчен югалтуларсыз узсын иде. Узган еллардагы халык санын алу кампаниясенең керәшеннәр өчен аянычлы булган күренешләре кабатланмасын иде.

Алёна НИЗАМОВА әзерләде

Галим Иван Севастьяновның фәнни хезмәте

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик зур рэхмэт эйтэсе килэ сезгэ Алена Низамова.Керэшеннэр турында тогэл анлатма биргэнегез очен.