Туганайлар

Татарстан

Хәбәрләр

Җир кадерен белүче фермер Пётр Чурин

Соңгы егерме елда республиканың крестьян-фермерлык хуҗалыклары тарафыннан авыл-хуҗалыгы продукциясе җитештерү йөз мәртәбә арткан.

 Бу хакта республика фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы ассоциациясенең узган ел азагындагы утырышында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры үзе әйткән. Чистай районы Югары Кондрата авыл җирлегенең җиде ел элек кенә фермерлек эшенә керешкән крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Петр Чуринның да әлеге уңышларда өлеше зур.

Муниципаль район советының Татарстан дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында февраль аенда уздырылган утырышында фермер Петр да чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, үз эшенә керешкән авыл кешесенә дәүләттән бирелә торган грантлар, субсидияләр, программалар һәм, әлбәттә, куелган максатка омтылыш ярдәм итә. Петр Чуринның үз фермерлык хуҗалыгын бүгенге уңышларга китергән  эшчәнлеге турында әлеге утырышта сөйләгән чыгышы газета укучыларга да кызыклы булыр.

Укыткан җирдән...

Казан дәүләт энергетика университетын тәмамлап диплом алганнан соң, Чистай шәһәренә кайттым. Шул 2011 елда Чистай авыл хуҗалыгы техникумына укытучы булып эшкә урнаштым, ә соңрак авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм, шулай ук, авыл хуҗалыгын электрлаштыру һәм автоматлаштыру бүлекләрен җитәкләдем.

Техникумда аена нибары 9000 сум хезмәт хакы алып эшләгән вакытта яшь фермерларга дәүләткүләм грант программасы барлыгын белеп алдым. Озак уйлап тормадым, авыл хуҗалыгы тармагында үземне сынап карарга булдым. Нәтиҗәдә, мөгезле эре терлек симертү юнәлеше буенча миллион ярым сумлык грант оттым. Пайчылардан 42 гектар сөрүлек җирен арендага алып, эшкә керештем.

2012 елда фермерлык эшенә тотынуга ук, маллар өчен торак төзеп, ит өчен үгез бозаулар симертә башладым. Моның нәтиҗәсе бик озак көттерәсе билгеле иде, шуңа күрә савым сыерлары асрау ның күпкә отышлы буласын чамаладым. Бераз акча тупларга да, авылдагы иске, буш торган сыер абзарын яңартып төзергә дигән максат куйдым. Капиталь ремонтлау буенча республикакүләм махсус программа кысаларында, ике йөз баш сыерга исәпләнгән абзар, замана шартларына туры килерлек итеп, тулысынча яңартылды.

Ә инде 2017 елда “Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” программасында катнашып, грантның бөтен суммасына диярлек, Киров өлкәсеннән токымлы таналар да сатып алгач, үз-үземә ышанычым артты.

Крестьян-фермерлык хуҗалыгым оештырылган 2012 ел белән чагыштырганда узган елгы уңышлар җир белән күк арасын тәшкил итә, диярлек.

Эшләгәнгә эш карышмый

Беренче елны хуҗалыкта мөгезле эре терлекләр нибары 18 баш булса, хәзерге вакытта аларның саны 146га җитте. Шул исәптән, сыерлар – 55 баш (2012 елда – 4). Узган ел сыерлардан якынча 450 тонна сөт савып алынды. Бу – бер сыердан тәүлегенә 24,5 кг сөт савылган, дигән сүз. Барлыгы 430 тонна сөт сата алдык. Быел еллык савым күләмен 100 тоннага арттырырга  планлаштырам. Узган ел безнең хуҗалык 19 тонна ит җитештерде.Терлекчелектә гомуми товарлылык 96 процент тәшкил итте. Ә акчалата керем 1,5 миллион сум булды. Ул акча терлек асрауга, малларны ашату технологиясен яхшыртуга китә.

Быел тагын бер сыер абзарын өр-яңадан ремонтларга җыенабыз. Анысында 150 баш сыерны бәйсез асрау күздә тотыла. Бу яңа сыер абзарын бары тик үз терлекләребез белән генә тутырырга телибез. Моны тормышка ашыру өчен, бүгенге көндә терлекләр үрчетү, аларның токымын яхшырту белән ныклап торып шөгыльләнәбез.

Әлбәттә, заманча технологияләр буенча эшләү өчен тиешле матди-техник тәэминат та яхшы булырга тиеш. Бүгенге көндә миңа УЗИ аппараты кирәк. Әмма аны сатып ала алмыйм, бу мине консалтинг оешмаларга бәйле итәчәк. Чистай дәүләт ветеринария берләшмәсендә заманча УЗИ аппараты булса, районның барлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре әлеге хезмәттән бертигез дәрәҗәдә файдалана алырлар иде.

Сыерның сөте – телендә

Халык белми әйтмәгән, савып алына торган сөтнең сыйфаты сыерларны ничек ашатуга бик нык бәйле.

Нәрсәгә тотынсаң да, мөмкинлегеңә карыйсың бит. Бу уңайдан мин, техниканың аз булуын исәпкә алып, тупас терлек азыгы әзерләүне өстенрәк күрәм. Төргәкләү тасмасы шактый кыйммәт торса да, артык зур булмаган мәйдандагы күпьеллык һәм берьеллык культураларны, азыкның сыйфатын югалтмыйча, кыска вакыт эчендә җыеп алу мөмкинлеге бирә. Узган ел 1300 төргәк сенаж, 400 төргәк печән һәм 300 төргәк салам әзерләвебез шуны раслый. Өстәвенә, читтән техника яллыйсы да юк. 

Сенаж әзерләүнең әлеге технологиясен камилләштерү, җитештерүчәнлекне дә арттыру өчен киләчәктә сенаж төргәкләү өчен тизйөрешле техник механизм сатып алу ниятем дә бар.

Үсемлекчелеккә килгәндә, фермер булып җиде ел эшләү чорында, чәчүлек мәйданын баштагы 42 гектардан 527 гектарга кадәр җиткерә алдык. Төп чәчү әйләнеше өч культурадан тора: уҗым бодае, арпа һәм рапс. Уҗым бодаен чәчәр алдыннан, сидерат буларак, ягъни туфракны азот, микроэлементлар белән баету өчен, рапс һәм горчица кулланам. Арпа – терлекчелек өчен төп азык культурасы. Уҗым бодаеның һәм арпаның уңышы гектарына 29 центнер чамасы чыга. Узган ел хуҗалыкта барлыгы 1200 мең сумлык үсемлекчелек продукциясе сатылды.

Үзем җирләрен арендага алган 97 пайчыга барлыгы 26 тоннадан артык ашлык өләштек, ә теләгән кешеләргә акчалата да (гомуми суммасы 300 мең сум) бирдек. Узган ел бюджетка барлыгы 450 мең сум салым түләнде.

Шулай ук, үзебезнең фермерлык хуҗалыгында эшләүчеләргә дә тиешле шартлар тудыруга зур игътибар бирергә тырышам. Бездә барлыгы алты хезмәткәр эшли. Аларның уртача айлык хезмәт хакы 25 мең сумнан артып китә. Эшләтәсең икән инде, эш кешесенең кадерен дә белергә кирәк.

Әле язга ерак булса да, Иван Чуринның хуҗалыгында техниканы көйләп, чәчүгә әзерләнү эшләре башланган инде. Көнне-төнгә ялгап эшләгәндә генә җир кешесе уңышка ирешә ала. Тәвәккәл һәм уңган яшь егетнең тырышлыгы киләчәктә гаиләсенә дә, авылга да зур терәк булыр.

Фирая Моратова
 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев