Туганайлар

Үзебез гаепле...

Бөтен гомерен сәхнәгә, җыр сәнгатенә багышлаган ветеран җырчы-карендәшебез Раиса Тимофееваның истәлекләрен бирүне дәвам итәбез.

Күптән түгел генә татар сәхнәсенең олы йолдызларыннан берсе - Вера Минкина белән хушлаштык. Якын кешене югалту сагышы белән йөргән бу көннәрдә Вера Егоровна авылында гастрольдә булуыбыз искә төште. Чистайда концерт биргәннән соң, безне Вера Минкинаның туганнары кунакка алды. Нәкъ үзебезчә итеп, аягөсте торып, җырлый-җырлый сыйладылар. Безнең белән баянчы Марс Макаров та бар иде. Озын җырларның берсе аеруча күңел кылларына бәрелде.

- Марс, өйрән бу җырны, нотага сал, - дидек шул чакта. Бахта түтиләре ул көйнең үз якларында бик борынгыдан җырланып килүен әйттеләр.

Без яңадан бу көйне Себер якларына баргач ишеттек. Новосибирск каласында Яңа ел каршылаганда башкардылар аны. Чистай районы Бахта авылында гына җырланыла торган җыр ничек Себергә барып җиткән? Нинди язмыш кичергән? Ул чакта, ничектер, моның бәйләнешен ачыклап тормаганбыз. Баксаң, Себердә безнең яклардан күченеп утырган семьяларның исәбе-хисабы юк икән. Берләре - зимагурлыкка, күп акча эшләргә киткән булса, икенчеләрен "кулак"ка чыгарып, "кызыл" авылдашлары туган илләреннән куган. Ул кешеләр туган җирләреннән алтын-көмеш белән исәпләнә торган байлык алмасалар да, ата-бабаларыннан калган күңел байлыгын хәтер сандыкларында алып китәләр. Бу җыр да шундый язмыш кичергән булса кирәк. Тагын бер "Себер җыры"ның тарихын сөйлим әле.

Филармониядә эшләгәндә, үзе-безнең авылда башкарыла торган җырларны әкрен генә терки, тәртипкә китерә, җай чыкканда, сәхнәдән җырлый башладым. Җырларның сүзләре кайчакта көенә туры да килми, ягъни бер үк сүзләр белән берничә көй башкарыла иде. Ә мин, мөмкин булганча, беренче юлларын җырның исеме итеп терки барам.

Беркөнне Флера Сөләйманова белән күрештек.

- Фольклорчы Хөсәенов Себердән бик матур көй яздырып кайткан. Шуңа сүзләр кирәк. Синең "җырлар запасында" шушы көйгә туры килә торган куплетлар бардыр әле, ди. Көйләп күрсәтте.

- Нинди яңа җыр булсын. Мин бит инде аны ничә ел буе Абдулла Халитов белән сәхнәдә җырлап йөрим. Безнең әниләр җырлый иде аны. Ә сүзләре болай, - дип, сүзләрен көйгә салып, җырлап күрсәттем.

- Сөямнәр дә сезне, ай бик сөям,

Сезләр мине сөйми дип мин көям.

Сезнең мине сөюләрне белгәч,

Яшь оланнар кебек ләй сөенәм.

Күкнең кабаклары әй ачылса,

Күк эчләрен шунда күрербез.

Ходай ризыкларны ким язмаса,

Гомерләргә бергә җөрербез.

Әнием белән печкәчәме Марҗа түтинең, бергәләп, шул җырларны башкарулары әле дә күз алдымда тора, көйләре колагымда яңгырый.

Флера җырның сүзләрен никтер килештермәде. Соңыннан билгеле булганча, ул шагыйрә Гөлшат Зәйнәшева янына барып, аннан бу көйгә сүзләр язуын үтенә. Гөлшат Зәйнәшева "Урманнарда йөрдем" дигән исем белән яңа текст язып бирә:

Урманнарда йөрдем иркен сулап,

Бигрәк хуш исле нарат ылысы;

Йөрәк яраларын төзәтәдер

Күз карашкайларыңның җылысы.

Урманнарда йөрдем җәйге таңда,

Басылмасмы дип сагыш күңелдә.

Төннәрне яктырткан ай шикелле

Булсаң иде язмышым күгендә.

Урманнарда йөрдем берьялгызым

Баласын җуйган болан эзеннән;

Башларым әйләнеп китте кинәт:

"Башканы сөям", -

дигән сүзеңнән.

Менә сиңа Себер җыры... Хөсәеновның Себердән яздырып кайткан җырларын телевизордан яңгыратканнары бар, аларның күбесе - керәшеннәргә таныш көйләр. Ә ул җырлар "Себер татарлары җырлары" дигән китапка теркәлеп, "башкаларныкы" булып йөри. Бу күренешкә кайвакыт йөрәк шундый әрни - тик нишлисең, үзебез гаепле...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: