Туганайлар

Җырак әбей

Чиста татар районы Актанышта тусам да, дөньяны таный башлагач ук, керәшен икәнемне белә идем инде. Шуңа күрә керәшеннәр белән кызыксынуым шул чактан ук дисәм дә ялгыш булмас. Исем-фамилияләребез генә түгел, әби-бабаемның, әти-әниемнең яшәү рәвешләре дә, гаиләбездәге традицияләр дә күршеләребездән нык аерылганга күрә, мин "нигә алай" дигән сорауны бик иртә һәм...

Чиста татар районы Актанышта тусам да, дөньяны таный башлагач ук, керәшен икәнемне белә идем инде. Шуңа күрә керәшеннәр белән кызыксынуым шул чактан ук дисәм дә ялгыш булмас. Исем-фамилияләребез генә түгел, әби-бабаемның, әти-әниемнең яшәү рәвешләре дә, гаиләбездәге традицияләр дә күршеләребездән нык аерылганга күрә, мин "нигә алай" дигән сорауны бик иртә һәм еш бирә башладым.

Алга таба тамырларым чыккан Бакалы районына кунакка барулар, җырак туган-тумачалар белән аралашулар кызыксынган кайбер сорауларыма җавап табарга булышты. Казан шәһәрендә яшәгәндә, музейларда йөрүем, керәшеннәрне өйрәнгән этнографлар белән очрашуларым да эзсез калмады. Әмма Максим Горький әйтмешли, "мои университеты" иремнең туган җире Мамадыш районының Колышчы авылы булды. Юк, авыл керәшенлеге белән мактана алмый - кем әйтмешли - "слабый университет". Ә менә "профессоры" что надо иде. Ул иремнең җырак әбисе - Чебышева Евдокия Васильевна. 1905 елгы Әүдеки әбей инде 1997 елда арабыздан китте. Заманына туры килгән булса, Мокай Әүдекие зур дәрәҗәләргә ирешкән булыр иде, дип уйлыйм. Авылның приход мәктәбен тәмамлаган Әүдекине бертуган дәдәләре үзләре укыган Керәшен мәктәбенә дә алып китәләр, әмма кыз авылын сагынуга түзәлми кире кайта. Чиркәүдә староста булган Мокай карт (Усачев Николай Егорович) гаиләсенә килен булып төшә. Ире Константин бик яшьли үлеп китә. Дүрт бала белән тол калган Әүдеки Мокай карт гаиләсендә кала. Сугыш вакытында бригадир була. Өй эченнән сугышка китүче булмаганлыктан, өстәмә налог түләп яши?! Колхозда таякка эшләп, өйдәге дүрт баланы һәм карт белән карчыкны ач-ялангач итмәс өчен, ниләр генә эшләмәгән дә, ниләр генә кичермәгән. Аның сөйләгәннәреннән роман язарлык, әмма андый роман геройлары ул чакта һәр авылда да булган. Җырак әбей (аңа мин дә шулай дәштем) мин килгәндә, авылга җәйлеккә генә кайтып, кышларын Чистайдагы улларында яши иде. Ул бик чиста, пөхтә, һәрчак елмаеп сөйләшүче ачык күңелле, бик матур карчык иде. Күлмәк-алъяпкычлары керәшенчә өлге белән тегелгән булып, башына һәрчак мәләнчек киеп, матур яулык бәйли иде. Бу дөньяда бернәрсә дә очраклы гына түгелдер, Ходай мине җырак әбей белән юкка гына очраштырмагандыр. Алай булмаган булса, сандыгында тәңкәле сыңар сырганы, инде 2-3 буын бәйләгән, искереп беткән сүрәкәләрне, үзенә чаклы ук ничә килен бөркәнгән түгәрәк яулыкны, тузган җиңсез җиләннәрне, өйдә суккан алачадан тегелгән күлмәк-алъяпкычларны, ак калпак фрагментларын саклар идеме? Без очрашырга тиеш булганбыз. Шуңа күрә дә берәүне дә кызыксындырмаган "иске-москы"ны күпләр кебек ыргытмаган, яндырмаган. Яшьлегенең һәр мизгелен, авылының бәйрәмнәрен, йолаларын, хәтер сандыгыннан чыгармый, минем өчен саклаган бит ул! Җырак әбей ни өчен дигән шактый сорауларыма "тиеше шулай" дип җавап бирә иде. Әбей 92 ел яшәде. Тормышы никадәр авыр булган булса да, берчакта да зарланмады, "И, гөлкәйләрем, яшәгәнем атна узган күк кенә булды", - дип кеткелдәп көлеп куя иде.

Гомерем көзенә кергәндә, керәшеннәр хәрәкәтенә килермен, дип башыма да килмәгән иде. Белгән булсам, әбейнең сөйләгәннәрен язып барган булыр идем, хәзер менә искә төшереп кенә утырам инде. Шулай да гәҗиткә килүемдә дә, керәшеннәр арасына чыгуымда да җырак әбейнең өлеше зур. Татарстан һәм Казан керәшен оешмалары эшләремне күреп, бәяләп, юбилеемны бик зурладылар һәм мин монда җырак әбейнең риза-бәхиллеген тойдым. Чөнки мин ул "биргәннәр"не башкалар белән дә бүлештем һәм алга таба да Ходай саулык, гомер бирсә, бу эшем дәвам итәр дип уйлыйм.

Ә бит күптәнме әле Конфуций хезмәтләре белән кызыксынучы дустымның "Син кавемеңә хезмәт итәргә яратылган кеше" дигәненә кычкырып көлә идем! Гомер юлымда җырак әбей очраганга язмышыма рәхмәтлемен! Урыны күк патшалыгында булсын!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: