Туганайлар

Ул тормышка гашыйк җан иде...

Укучыбыз һәм даими хәбәрчебез Галина Камашева (Портнова) белән еш кына шалтыратышып, хәбәрләшеп тора идек. Үзе дә, юл төшкәннәрдә, редакциягә кагылып чыгарга яратты. Соңгы арада нишләптер күренми башлады, дип, яз айларында телефонына шалтыратып та карадым - җавап бирүче булмады. Шушы көннәрдә генә классташы Зәй районы Югары Баграж авылыннан Татьяна Миронова шалтыратып,...

Ул минем күз алдыма ачык йөзле, елмайган карашлы, сабый балалардай саф күңелле булып килеп баса. Тормышны яратуы, аның юк кына нәрсәгә дә чын йөрәктән шатлана белүе сокландыра иде. Урман кочагында, Зәй районындагы кардонда туып үскәнгәме (кардон хәзер юк инде), табигатькә гашыйк, нечкә хисле кеше иде ул. Хәтерлим, бер килүендә калын гына дәфтәр күрсәткән иде. Дәфтәр шигырьләр белән тулы. Күңелендәге уй-кичерешләрен шулай ак кәгазьгә төшергән ул. Аларда ярату, бер-береңә хөрмәт, яшәү яме, нәрсәнедер үзгәртергә омтылу, бәргәләнү кебек тойгылар ярылып ята. Җаны бик күп нәрсәләр белән килешә алмый иде шул: ял итүчеләрнең болын-урманнарда чүп ташлап калдыруларына, чишмә-сулыкларны пычратуларына, самолеттан сиптерелгән ашламаның бөҗәкләргә, хайваннарга, кош-кортларга зыян салуына, кешеләрнең ярдәмгә мохтаҗларга битараф булуларына һәм башка күңелсез күренешләргә үртәлә иде. Диктофонымда соңгы күрешкәндә сөйләшкәннәр сакланып калган. Үзе турында менә ниләр сөйләгән иде ул:
- Кардон таралуга, мин Минзәлә педучилищесына укырга киттем. Аны тәмамлагач, өч ел Югары Багражда балалар укыттым. Шул укучыларым әле хәзер дә күрсәләр, әллә каян елмаеп исәнләшәләр. Укытучылык һөнәрен сайласам да, нишләптер, бу эш минеке булмавын күңелем белән тоя идем. Әниебез Анна авыр сугыш елларында Алабугага җәяү йөреп, укытучылыкка укыган булса да, кардонда яшәгәнлектән, мәктәптә эшләргә насыйп булмады аңа. Гомере буе, укыта алмадым, дип үкенеп яшәде. Шул күңелгә сеңеп калгандыр инде, аның теләген тормышка ашырасы, куандырасы килеп, педучилищены сайлаганмындыр. Кечкенәдән үк художник булырга теләдем. Рәсемгә сәләтем булганлыктан, художник-оформитель булып эшләп тә йөрдем әле. Училищеда укыганда, Альберт исемле Минзәлә егете белән танышып, аңа кияүгә чыктым. Бер-бер артлы балалар туды. Аннары Чаллыга күченеп килдек. Ирем ипле, тәртипле кеше булып чыкты. Әтисе - керәшен, әнисе - татар. Балалар да, әтиләренә ошап, бик акыллы булып үстеләр, вуз бетереп, өчесе дә Казанда зур урыннарда эшлиләр. Бертуган тутам Валентина маляр булып эшләгәндә, "Кил әле, акчасын да әйбәт түлиләр", дип, үзе янына чакырган иде, шунда эшләп өйрәнүемнең файдасы тиде. Хәзер пенсиядә булсам да, тик утырганым юк, квартираларын ремонтлатырга кирәк булганнар чакырып алалар. Яратып башкарам мин ул эшне: күңелсез, ямьсез генә бер фатирга килеп керәсең, синнән соң ул якты, матур булып кала. Шуны күрү үзе бер рәхәт. Ничә еллардан соң да ремонтың әйбәт булды, дип рәхмәтләр укыйлар...
- Шигырьләр ничек туа, күптән язасызмы?
- Автобуска утырып, Чаллы урамнарының бер башыннан икенчесенә барып җиткәнче, тәрәзәдән карап, уйланып барам. Шул чакта үзеннән-үзе шигъри юллар туа. Аларны онытмас өчен ятлап, иркен вакыт барында, дәфтәргә язып куям. Иремнең бердәнбер кыз туганының фаҗигале үлеменнән соң яза башладым мин. Бу хәл чын мәгънәсендә тетрәнү булды...
- Шигырьләрегезне җыеп, китап итеп бастырырга уйламыйсызмы?
- Юк, китап чыгарып булмас. Шулай үзем өчен язгалап торсам да риза. Никифор Тукмачевка җитеп булмас инде. Ул чын шигырь остасы. Без бер класста укыдык. Классташым Татьяна Миронованың да "Туганайлар" гәҗитендә әтисенә багышлап язган шигырен укыган идем. Күрәсең, безнең класста укучылар бар да шигъри җанлылар. Олыгая барган саен, үзең турында гына түгел, ихластан кешеләргә дә булышырга, ярдәмләшеп яшәргә кирәк, дип уйлый башлыйсың икән. Яшьрәк чакта каядыр алга чабасың, тормыш куасың. Инде хәзер алтмышка җитәм, аннан җитмешкә дә күп калмый. Үткәннәргә әйләнеп карыйм да, ник шулкадәр яшәргә ашыкканбыз икән, дип аптырыйм. Хәзер ашыгу юк, ипләп кенә, әкренгә генә атлыйсы килә. Тормышны тезгененнән тотып, азрак туктатып торып булса икән! Шушы матур, якты дөньядан, күркәм тормыштан ничек туясың ди.
Галина Ивановна безнең газета аша кардонда туып-үскәннәрне ел да 9 май көнне кардон чишмәсе буенда күрешергә чакырган иде. Инде үзе бу очрашуга бүтән беркайчан да кайта алмаса да, рухы чишмә челтерәве булып, дуслары, туганнары, якташлары белән серләшер...
Галина Камашеваның күңел түреннән язылган шигырьләрен редакциягә улы Рафаэль китерде. Аларның берничәсен сезгә дә тәкъдим итәбез.

Гөлфия ЕГОРОВА

Ана кайгысы

Иртә торып тышка чыксам,
Май кояшы нурын сибә.
Керим әле бакчаларга,
Йөрәк яна, дөп-төп тибә.

Ай, Ходаем, ни хәл итим,
Сынып төшкән мәк чәчәге.
Явыз билчән басып киткән,
Өзгән аның киләчәген.

Ах, бәдбәхет, кансыз дошман,
Эчең тулы агу икән!
Каргышларым төшсен аңа,
Чәчәгемне харап иткән.

Дөмек үзең, тәмугта ян!
Ничек сине күтәрә җир?
Хәсрәтләрем шундый көчле,
И, Ходаем, сабырлык бир.

Иртән торып тышка чыксам,
Елый былбыл баласы.
Үзәкләрне өзеп елый,
Югалткандыр анасын...

***
Чибәр булдың бигрәк,
Сөйкемле дә.
Һәркемгә дә ачык күңелең.
Тырыш булдың шундый, очкын кебек,
Тик бер мизгел булды гомерең.

Түземле дә булдың, ягымлы да,
Булмагандыр сине сөймәгән.
Бөтенесен биргән сиңа Ходай,
Тик бәхетне генә бирмәгән.

Изге чишмә

Аксыл томаннарга уралып,
Балачагым калды урманда.
Олы юлга сыенып утырган
Җиде хуҗалыклы кардонда.

Йортлары аз, бала ишле иде,
Җыйнаулашып бергә уйнадык.
Компьютер да, телевизор да юк,
Туйганчы саф һава суладык.

Уйнап кына түгел, эшләп үстек,
Тәгәрәп җиләк җыйдык урманда.
Печән чаптык, җырлап көтү көттек -
Оҗмах җире булган бит монда.

Урман балалары таралышты,
Картлар гына калды өелеп.
Рәхәтләнеп яшисе иде бит
Булган нигъмәтләргә сөенеп.

Кайдан килде бу "акыллы башлар"?
Көйләнгән тормышны җимереп,
Күчереп куйдылар авылыбызны,
Урман елап калды үкереп.

Озак торды сыкрап, моңаеп,
Безнең очның кое сиртмәсе.
Түзмәде шул, ауды, калды бары
Юл буенда аккан чишмәсе.

Тәнгә сихәт, йөрәккә дәрт алып,
Арган юлчы суын эчкәндер.
Еллар үтеп, караучысыз калгач,
Ташландык хәленә төшкәндер.

Туган җирне сагынып тагын кайткач,
Шаккаттым, искиткеч вакыйга -
Чишмәне яңартып куйганнар!
Бу бит күктән иңгән могҗиза!

Гади генә түгел - Изге чишмә!
Һәйкәл кебек күркәм, мәһабәт!
Шушы матурлыкка хәйран калып,
Мактау җырлый бөтен табигатъ.

Мин дә рәхмәт укыйм бер Ходайга,
Игелекле затлар булганга.
Изге эштә көчен кызганмаган
Иманлы зат күршем Иванга.

Кардондагы газиз нигезләргә
Яшь наратлар үскән тезелеп...
Чишмә суы баса сагышларны
Җанны дәвалап китәм, терелеп.


Нинди байлык

Балаларым - алтын баганалар,
Таянычым - ирем янымда.
Оныкларым - энҗе бөртекләре,
Сокланып туялмыйм, карыйм да.

Кодаларым бәһа бирмәс затлар,
Кодагыйлар - йөзек кашлары.
Киленнәрем үз кызларым кебек,
Алар минем оҗмах кошларым.

Туганнарым - төпле, дуслар - ишле,
Минем өчен өзелеп торалар.
Нинди байлык, бәрәкәттә яшим
Тыныч кына булсын дөньялар.


Син әле дә безнең арада

Ярсып-ярсып чаба гомер аты
Сикәлтәле гомер юлыннан.
Өзелеп китте синең яшь гомерең
Миһербансыз дошман кулыннан.

Ямьле язда матур бала булып,
Бу дөньяга аваз салдың син.
Майның шау чәчәкләренә төренеп,
Мәңгелеккә ятып калдың син.

Синнән башка килде егерме яз,
Ерагая һаман аралар.
Күңел тулы сагыш, ә йөрәктә
Әрнеп сыкрый әле яралар.

Күктә янып сүнгән йолдыз кебек,
Бер мизгелгә сыйды гомерең.
Якты хатирәләр, матур эшләр калды,
Иркен һәм саф иде күңелең.

Ике кызың үсеп кеше булды,
Синең чалымнарың аларда.
Оныкларың - синең дәвамың бит,
Димәк, син дә безнең арада.

Моннан 47 ел элек, 1965 елның 1 сентябрендә Кардон балалары мәктәпкә бара. Сулдан дүртенче - Галина.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: