Туганайлар

Ул бит икенче Җәлил

Бөек Җиңү көне ерагайган саен, аның геройлары һаман якыная. Алар турында мәгълүматлар күбәя, яңа исемнәр ачыла. Ә хәбәрсез югалганнарның саны, киресенчә, әзәя бара. "Сатлыкҗан" ярлыгы тагылган солдатларыбызның, чынында, герой булулары турында документлар табыла. 70 елдан соң булса да, андыйларның исемнәре акланып, якыннарына тиешле бүләкләре тапшырыла. Чистай районы Югары Кондрата авылында...

Герой үз урынын табарга тиеш

Узган гасырның 70 нче елларына чаклы Татарстанда Петр Новиков хакында бик әз беләләр. Севастополь якларында тикшерү эшләре алып барган Татарстан эзтабарлары Петр Новиков турында газетада язып чыгалар. Тик аның туган ягын Чаллы районы (хәзер - Тукай) дип бирәләр. Чистай районы Югары Кондрата егете Аркадий Иванов (хәзер ул Токсикология һәм радиация куркынычсызлыгы буенча Федераль үзәк җитәкчесе), эзтабарларның ялгышларын күрсәтеп, Петр Новиковның Чистай ягыннан икәнен, үзенең бертуган дәдәсе - Владимир Ивановта аның турында шактый материал барлыгын яза. Ул чакта Югары уку йортлары бүлеге җитәкчесе - профессор Владимир Иванов, чыннан да, батыр якташлары турында шактый материал җыйган була. Бу материалны партиянең өлкә комитеты беренче секретаре Фикрәт Табеевка күрсәтәләр. Ул, танышкач: "Петр Новиков - искиткеч язмышлы кеше икән. Бу бит икенче Җәлил, икенче Карбышев! Болай булгач, аңа Советлар Союзы Герое исеме бирүне сорап, СССРның Югары Советы Президиумына үтенеч белән чыгачакмын. Герой үз урынын табарга тиеш," - ди. 1979 елда Табеевны Әфганстанга посол итеп җибәрәләр. Шуның белән әйтелгән әманәт үтәлмичә кала...
Моннан берничә ел элек Мамадыш районы Албай авылында туган Георгий Смирновка Россия Герое исеме бирелде. Алтын Йолдыз орденын Россия Президенты Владимир Путин 2008 елның маенда - үзе үлеп, 67 ел үткәннән соң, аның туганнарына тапшырды. Шулай итеп, Албай - биш Геройлы авыл исемен йөртә башлады. Югары кондраталыларга да шундый бәхет елмайсын иде. Моның өчен башлаган эшне ахырына кадәр җиткерү кирәк шул. Кызганыч, Новиков турында бай мәгълүмат җыйган Владимир Иванов үзе дә арабызда юк инде... Район җитәкчелеге шундый инициа-тива күрсәтеп, Президентка мөрәҗәгать белән чыкса гына...

Беренче урында кешеләрме, әллә техникамы

Моннан 70 ел элек Севастополь өчен барган көрәшнең соңгы минутларын күз алдына китерергә тырышып карыйк.
1942 елның июнь ахырына Севастопольне фашистлар боҗра эчендә калдыра: судан да, һавадан да, коры җирдән дә бертуктаусыз атакага тоталар. Шундый вакытта генерал Петр Новиковны 109 нчы укчы дивизия командующие итеп, шуның өстенә, "комендант I сектора оборонного района Севастополя" итеп билгелиләр. Төрле яктан дошман уратып алгач, гаскәрләрне азык-төлек белән дә, корал белән дә тәэмин итү мөмкинлеге калмый. Җитмәсә, элемтә дә бик начар эшли. Яралыларның саны көннән-көн үсә. 30 июнь төнендә Севастополь оборонасы җитәкчелеге, ставка белән килешенеп, шәһәрне ташлап китәргә була. Эвакуацияне оештыру генерал-майор Петр Новиковка йөкләнә. Югары командование китеп, ике тәүлек узгач, Новиков белән булган төркем дә шәһәрне калдырырга тиеш була.
1 июльдән 2 июльгә чыккандагы төн - Севастополь өчен көрәшнең соңгы этабы. 30 июньнән шул вакытка кадәр 109нчы дивизиянең бурычы - Фиолент борыны, Пятницкий хуторы, Стрелецкая бухтасы янындагы җирләрне дошманга бирмичә тору. Аннан соң сугышчыларны алырга корабльләр киләсе (Исән калучылар булса инде, билгеле). Дивизиядә ике меңгә якын сугышчы исәпләнә. Аларның күбесенең корал тотарлык та хәле юк. Хәер, кораллары да санаулы гына кала. Соңыннан үзләренә эвакуацияләнергә җай булмаса, таулар аша менеп, партизаннар белән кушылырга карар кылалар. Тик хәлиткеч төнгә кадәр, ничек булса да, позицияне дош-манга бирергә ярамый...

Соңгы бәрелеш

Исән калучыларның ис-тәлекләренә караганда, беренче июль көнне сәгать кичке алтыда генерал-майор Новиков җитәкчелегендә сугышчылар атакага күтәрелә. Күз күреме җитмәс киңлеккә таралып, үке-реп килүче "толпа"ның килүен күреп, дошман гаскәрләре берничә километрга чигенергә мәҗбүр булалар. Безнекеләр кулына дошманның егерме пулеметы, биш орудиесе, ике танкы күчә. Новиков бу бәрелештә каты яралана. Элемтә булдырылгач, командованиегә ул үзләрендә килеп туган хәл турында хәбәр итә. Сугышчыларына кулга тө-шерелгән кораллардан атарга, ә инде патроннары беткәч, дош-манга калдырмас өчен, аларны шартлатырга приказ бирә. Алга таба сугыш хәрәкәтләре алып барып булмаслыгын инде һәркем аңлый. Командирларны эвакуацияләргә әзерлек башлана. Төнге ун белән унбер арасында яр буена якынлашучы өч катер күренә. "Беренче чиратта яралыларны үткәрергә", - дигән приказ булса да, барысы да катерларга таба ташлана. Яр кырыена якынлашкан беренче катер авырлыктан авыша башлый. Үзенә таба йөзеп килүче йөзлә-гән кешене ташлап, ул эчкәрәк чигенә. Су эчендәгеләрнең күбесе батып кала, күпмеседер кире борыла, бик әзләре генә катерга барып җитә ала. Яралы Новиков бу вакытта инде үзе генә бара алмый. Аны ике яктан күтәреп баралар. Катерларга утыру җае булмагач, әлеге төркем, яр кырыеннан башка бер калку урынга күчеп, икенче катерны көтә. Егермеләп кешене, А. Коргун җитәкчелегендәге СКА - 0112 катерына алып, диңгезгә чыгалар. Төнге өчләр тирәсендә аларны куып килүче дошман корабльләре күренә. Сул як борттан өч, уң яктан ике корабль ата башлый. Безнең катер да җавап уты ача. Тик көчләр тигез булмый шул... Катерның бер моторы, аннан икенчесе сафтан чыга. Ул төпкә китә бара. Кулына корал тота алган һәркем сугыша. Дошман солдатлары безнең катерга аяк басканда, ярым үлек хәлендәге 31 кешене табалар. Аларның унбише - Новиков төркеменнән. Араларында - ушын югалткан генерал үзе дә була...
Алга таба батырлык ки-табының икенче өлеше башла-на. Тарих китабының ул битләрен әле өйрәнәсе дә өйрәнәсе. Безгә шунысы билгеле: фашист концлагерьларында ятканда да, генерал Новиков җиңелмәс солдат була. Үлемне дә ул горур каршылый.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: