Туганайлар

УЛ БЕЗНЕ КӨТӘ

Мин сугыш турындагы материалларны укырга яратам. Әти сугышта үлеп, аның яу кырыннан язган хатларын кабат-кабат укып үскәнгәме, безнең чор малайлары "шинельсез солдатлар" булып, иртә өлгергәнгәме, бу тема күңелемә бик якын. Керәшеннәр арасыннан чыккан геройлар белән дә кызыксынам, горурланам. Аз санлы халкыбыз шулкадәр геройлар биргән икән, моның белән ничек горурланмыйсың ди?...

Быел Ялтада яшәүче бертуганым - Николай дәдәмнәргә бардым. Севастопольгә барып, якташыбыз Новиков исемендәге урамны табып, һәйкәлен күреп кайтам, дип, юлга чыкканчы ук күңелемнән адарынып куйдым. Николай дәдәй мин сөйләгәннәргә ышанып та җитмәде. Севастопольне саклаучылар күп булган, ай-һай, нәкъ менә Новиковка багышлап һәйкәл ачарлар микән, дип, шиген белдерде.

Иртән-иртүк Ялта - Севастополь автобусына утырып, 80 чакрымлы юлга кузгалдык. Күңел тыныч түгел, йөрәк дулкынланып тибә, тере генералның үзе белән күрешергә барабызмыни? Шәһәргә җиткәнче, алты километр кала автобустан төштек. Сапун-Гора дигән урыннан сугыш күренешләрен чагылдырган монументлар башлана. Бик күп фамилияләр арасыннан үзебезгә кирәген эзлибез. Юк, очрамады Новиков дигән фамилия. Күңел бераз төшеп китте. Монда 1944 елда шәһәрне фашистлардан азат итүчеләр күрсәтелгән, ә менә 1942 елда аны саклаган батыр сугышчылар, ни сәбәпледер, искә алынмаган. Шәһәргә кергәч, Новиков исемендәге урамны сорадык. Андый урам бар, тик исеме - Новиков-Прибой, диделәр. Бусы да безнеке түгел иде. Бер таксист: "Генерал Новиков урамы - Балаклавода (Севастопольнең бер районы шулай атала)", - диде. Эчкә җылы керде: әһә, болай булгач тапмыйча кайтмыйбыз, дибез. "Генерал Новиков урамы" дигән табличканы күрү белән, автобусны туктатып, урам башында төшеп калдык. Дәдәй белән урам буйлап барабыз, күңелдә шундый сөенеч, әйтерсең, без икәү түгел, өчәүләп атлыйбыз. Арабызда Новиков та бар кебек. Урамы башка урамнардан әллә ни аерылмый, тик - бусы якынрак, матуррак төсле тоелды. Атлый торгач, бер һәйкәл янына килеп чыктык. Нәкъ шул үзе - Новиков һәйкәле! Дәдәм шунда: "Кара әле, Виктор, бу бит Сәвәләй авылының Җәгүр дәдәйгә ошаган, әллә кайсы чалымы керәшен икәнен күрсәтеп тора", - диде. Ә мин үзем Большаков Миша җизнигә ошаттым.

Сүзсез генә басып тордык. Истәлеккә дип, фотога төштек. Берзаман карыйбыз, фотоаппаратның пленкасы беткән. Кибет эзләп киттек. Бер ярты сәгатьләр йөргәннән соң, яңадан һәйкәл янына кайттык. Шунда бер ир-ат яныбызга туктап: "Әллә сез генерал Новиковның туганнарымы? Мин бер үткәндә, фотога төшерә идегез, хәзер карыйм - тагын монда", - дип сорады.

- Без аның якташлары, Татарстаннан килдек. Без - керәшеннәр, генерал Новиков та керәшен булган, - дибез.

- Алай булгач, безне бүген язмыш очраш-тырды, мин дә аның туганы түгел, тик миңа да бик якын кеше ул генерал Новиков, - дип, үзе белән таныштырды ул. Владимир Иванович Илларионов - Севастополь телевидениесе корреспонденты икән. 1942 елның куркыныч җәендә аның бабасы Новиков җитәкчелегендәге дивизиядә сугыша. Яралы генерал утырган катерда ул да була, аны да фашистлар әсир итеп алалар. Берничә тапкыр качып карасалар да, фашистлар аларны эләктереп, үтерү дәрәҗәсенә җиткереп кыйныйлар. Бәхетенә каршымы, бәхетсезлегенәме - сугыш беткәндә, бабасы исән кала. Тик өенә кайтармыйлар, алты ел буена Сталин төрмәләрендә газап чиктерәләр. Ә аннан кайткач, инде озак яши алмый, үлеп китә. Кечкенә Володя бабасы сөйләгәннәрдән өзек-өзек эпизодларны гына исендә калдыра. Аларны сөйләгәндә, бабасының күзләрендә һәрвакыт яшь булуын ул аермачык хәтерли.

Севастопольне саклаучылар турында телевизион тапшыру әзерләнә. Шул чакта Владимир Илларионовка бик күп материалларны актарырга, бик күп кешеләр белән аралашырга туры килә. Скульптор Владимир Суханов белән дә шул вакытта таныша. Һәйкәлне койганчы, скульптор башта генерал Новиков тарихын, аның керәшен икәнен белгәч, керәшеннәр турындагы материалларны өйрәнә. Дәдәй белән икебез генә калгач, "Менә ни өчен Җәгүр дәдәйгә, Большаков Миша җизнигә ошатканбыз, бу һәйкәл Новиковка гына түгел, бөтен керәшен халкына икән бит! - дип куйдык. Владимир безгә скульптор Сухановның адресын да бирде, кызганычка каршы, бара алмадык. Симферополь - Ялта автобусының соңгы рейсына өлгерергә кирәк иде... Николай дәдәй үзе генә Суханов янына барып, якташыбыз турында сөйләттереп кайтырга сүз биреп калды.

Адарынган әйберең-не үтәгәннән соң, күңелдә бер рәхәтлек туа бит, минем белән дә шулай булды. Август аенда булган әлеге сәяхәттән әле дә рәхәтлек кичереп, үзалдыма сөенеп йөрим.

Газета укучыларга да мәрәҗәгать итәсем килә: Кырымга барып чыксагыз, Балаклаводагы генерал Новиков һәйкәле янында тукталмыйча кайт-магыз, ул керәшен карендәшләрен көтә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим