Туганайлар

Туган җанлы тутабыз

Вакыт дигәнең шулкадәр тиз бара. Әле генә таң аткан иде, кай арада кич булган, дисең... Шулай көннәр, айлар, еллар үтә. Кемдер туа, кемдер китеп бара. Яңа туганнар үз биографияләрен әле яза гына башласа, киткәннәр турында якыннары күңелендә хәтер саклана. Сөекле җырчыбыз Раиса Григорьевна Тимофеева турында да хәзер инде үткән заманда...

Вакыт дигәнең шулкадәр тиз бара. Әле генә таң аткан иде, кай арада кич булган, дисең... Шулай көннәр, айлар, еллар үтә. Кемдер туа, кемдер китеп бара. Яңа туганнар үз биографияләрен әле яза гына башласа, киткәннәр турында якыннары күңелендә хәтер саклана. Сөекле җырчыбыз Раиса Григорьевна Тимофеева турында да хәзер инде үткән заманда "иде" дип сөйлибез. Гәүдәсен җир куенына урнаштырганга сигез ай вакыт үтеп киткән. Исән булса, 7 февраль көнне аңа 85 яшь тулган булыр иде. Әлеге юбилеен сәхнәдә үткәрергә хыялланды ул. Анлык кына сәламәтлеге дә бар иде кебек. Урыслар әйтмешли: "Мы предполагаем, Бог располагает"...

Туган көне уңаеннан, җырчы турындагы истәлекләрне яңарттык.

Мин тутамнан төгәл ун яшькә кече. Ул февральнең 7 сендә, мин - 13 ендә туганмын. Ике як күршедә дә бәбиләр туып, Раисаның иптәш кызларына бәби карау эше йөкләнә. Гел алда булырга яратучы Раисага нишләргә? Иптәш кызлары кебек, аның да бала карыйсы, аңа бишек җырлары көйлисе килә бит. "Миңа да бәби кирәк", - дип, әнинең бәгыренә төшә ул. Аның теләге белән мин туганмын. Ул чакта өйдә бәбиләү бит инде. Бөтен кешене куып чыгарганнар, ә Раиса, өстәл астына качып, бәби туганын көтеп калган. Бәби елаган тавышны ишеткәч, качкан урыныннан чыгып, бөтен тавышына "урра" кычкырган. Аннары, шатлыклы хәбәрен ишеттерү өчен, иптәш кызларына йөгергән. Шул көннән башлап, минем өчен ул әни кебек булды. Казанга укырга кергәч тә, эшләгән вакытларында да кайгыртып, җай чыккан саен, күчтәнәчен җибәреп торды.

Хәтерем ялгышмаса, 1954 нче ел күк тия: мәктәптә бөтен укучыларны линейкага тез деләр. Расписание буенча, дәрес барырга тиешле вакыт.Бер-беребезгә карап, нәрсә булган да, нәрсә булган, дип торабыз. Берзаман репродукторны куштылар. Берничә минуттан дикторның: "Ә хәзер Борды авылы кызы Раиса Тимофеева башкаруында "Гөлләр иле" җырын тыңлагыз", - дигән сүзләре яңгырады. Бөтенебез тындык. Шул чакта үземнең йөрәгемнең ни-к типкәнен дә ишеттем хәтта. Аннан соң Раисаның тавышы яңгырады. Шундый матур, шундый тансык, шундый якын иде бу тавыш. Күзләремә мөлдерәп тулган яшьләр, ирексездән аты лып чыгып, яңагым буйлап тәгәрәделәр. Үземә рәхәт, үземә оят (шундый чакта елап тор әле...). Шул минутта ниләр кичергәнемне каләм белән генә язып бирерлек түгел. Минем өчен генә түгел, авылдашлары, якташлары өчен дә горурлык иде Раиса. Аның сеңлесе булу, безгә, ике сеңлесенә һәм энесенә, бер яктан, шатлык бирсә, икенче яктан, бурыч та йөкли иде. Тутабызга безнең өчен кызарырга туры килмәсен, дип яшәдек.

Раисаны кияүгә сорарга килүләрен хәтерлим. Прасов Семен дәдәй - авыл советы председателе. Шуның малаена - Прасов Николайга димлиләр моны. Николай үзе укытучы булып эшли, сөлектәй чибәр егет. Рая, мондый кунаклар барын белгәч, өйгә дә кереп тормады. Миңа укырга кирәк әле, аннары - җырларга, юкка вакыт әрәм итмәсен, башкаларга күз салсын, дигән. Мондый кияүне кире борганнары өчен, әнинең йөрәге янды-януын, ә әти, өстәл сугып, Раяга бәйләнмәгез, үзе белә торгандыр, гына диде. Менә шулай, шәхси бәхетен сәхнәдә җырлауга алмаштырды ул.

Кайсыдыр елның июнь урталары. Авыл халкы ике көн буена мәйдан (Сабантуй) үткәрде. Кичкелеген авылга Рая кайтып төште. "Рая кайткан, тагын бер көн мәйдан була", дигән хәбәр авылга бик тиз таралды. Чыннан да, өченче көнне дә бәйрәм ясадылар. Халык, рәхәтләнеп, Раяның җырларын тыңлады.

1962 елда Раяга авыр операция ясадылар. 5 айлык балам белән мин аның янында торып карадым. "Мин сине әниләрдән бик нык сорап таптырган идем, язмыш менә ничек китереп куйды: мине исән калдыру өчен дә тугансың икән бит, сеңлем", - диде. Туган җанлы иде. 1967 елда Пәнәчедәге өебез янды. Бер әйберсез, ике бала белән урамда калдык. Үзенә калмаса калмады - бар булганын безгә бирде...

Менә сигез ай инде аннан башка яшибез. Үзе булмаса да, хәзер дә арабыздадыр кебек. Аның көр тавышын ишетәбез, ниндидер ярамаган эштән канәгатьсезлеген күрәбез сыман. Исән чакта тыныч кына яши алмады, хәзер дә һәммәбез өчен борчылып, кайгырып торадыр кебек. Аның җаны борчылмаслык итеп яшәргә тырышабыз.

Мария ШАКИРОВА,
Зәй районы Түбән Пәнәче
авылында яшәүче сеңлесе

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: