Туганайлар

Төшләргә кереп гел йөдәтә

Бөек Ватан сугышында катнашып, илебезне фашист илбасарларыннан саклап калган ветераннар азайганнан-азая бара. Шундый олы хөрмәткә лаек кешеләрнең берсе - Михаил Николаевич Дувалов. Тумышы белән ул Мамадыш районы Урманчы авылыннан.

Сугыш башланганда аңа 16 яшь була. Ә инде унсигезе тулуга, 1943 елның январенда аны армия сафларына алалар. Аз гына арада әзерлек курслары үткәреп, февраль аенда Чувашиянең Вурнары дигән станциясенә озаталар. Сугышка кадәр ветеринария институты булган йортка урнаштыралар. Шунда «военный городок» оештырып, алты ай буе солдатларны сугышка әзерлиләр.
Август аенда инде вагоннарга төяп (40лап вагон була), Украина җиренә озаталар. Поездда барганда ук, бомбалар шартлавы ишетелеп тора. Билгеләнгән станциягә туктагач, тагын унбиш километр җирне җәяүләп үтеп, бер авылга урнашалар. Анда яңа солдат бушлатлары, күн итекләр биреп, бер кат өр-яңадан киендерәләр. Икенче төндә немец самолетлары авыл-ны бомбага тота. Әле солдат булырга күнегеп тә өлгермәгән дүрт егет шунда үлеп кала. Өченче көндә авылдан җәяүләп чыгып китәләр. Көндезләрен бераз ял итеп алып, төнлә белән алга бара торгач, Днепр елгасына барып җитәләр һәм аны кичеп, Киевка керәләр.
- Киев кап-караңгы, утсыз шәһәр иде, әйтерсең, анда бер җан иясе дә калмаган, - дип искә ала Михаил Николаевич.
Бу исә, безнекеләрнең Киев шәһәрен азат итү көннәре булган икән. Шулай сугыша-сугыша, Украинадан Молдавия җирләренә килеп җитәләр.
- Кышкы суык үзәкләргә үтә. Өстебездә исләнеп беткән юка киемнәр. Юынырга да җай юк, хәтта бетләп беттек, - дип сөйли ул. - Анда күргәннәрне болай гына аңлатып булмый инде. Мин минометчы идем. Бу коралдан дөрес файдалана белмәү аркасында гына үлүчеләр булды. Чөнки унбиш мәртәбәдән артык аткач, минометның көпшәсе кыза иде.
Молдавиядән соң алар барып кергән Румыния җирендә дә бик күп совет солдатлары ятып кала. Дувалов хезмәт иткән ротадан (анда йөзләп кеше була) нибары дүрт кеше исән кала. Шуларның берсе - Михаил Николаевич. Янга снаряд килеп төшеп тә, шартламыйча калган очраклар булган. Әмма гел алай булмый шул... Янәшәсендә дошман снаряды шартлап, башы һәм аягы яралангач, Дуваловны башта Румыниядәге госпитальгә, аннан Харьковка озаталар. Озак дә-валанырга туры килә аңа хәрби госпитальдә. Бераз җайлана төшеп, аякка баскач, 1944 елның көзендә үз иленә озаталар.
Күрсәткән батырлыклары өчен ул 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены, "За отвагу" медале, соңыннан күп сандагы юбилей медальләре белән бүләкләнә. "Заря" совхозында озак еллар буе-на бригадир булып эшли. Урманчы авылын "Берсутский" җәнлек совхозына кушкач, ул умартачылык белән шөгыльләнә башлый. Районда зур хөрмәт казана. Хатыны Елизавета Михайловна белән, үрнәк семья төзеп, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, Лиза түтинең генә гомере кыскарак була. Ул инде күптәннән гүр иясе. Дүрт баласы да бик әйбәт кешеләр булып, тормышта үз урыннарын табып яшиләр. Әтиләре бүгенге көндә Түбән Кама шәһәрендә - кызы Екатерина тәрбиясендә. Үзенең гомере заяга яшәлмәгәнгә шатланып, балалары, онык-лары уңышына сөенеп, Михаил Николаевич инде менә алтмыш сигезенче тапкыр Җиңү бәйрәмен каршылый. Сугыш яралары сызлап интектерсә дә, бирешергә исәбе юк әле ветеранның. Аңа быел 88 яшь тула. Алдагы көннәрендә дә Ходай аны саулыгыннан аермасын.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: