Туганайлар

Сугыш еллары истәлекләре...

Калай тун Сугыш еллары - бала чаклар Зәй районы Түбән Биш авылының Җәмәй урамында үтте. Иң хәтердә калганнарның берсе, үзләре каядыр ташлап чыккан иске генә Миннәйләр өе. Күрәсең, без анда озак яшәгәнбез, имгәнеп, авырып ятуларымның да күп өлеше шунда үтте. Бу өй бик иске, түбәсе череп беткән салам. Җәйләрен яңгыр...

Калай тун

Сугыш еллары - бала чаклар Зәй районы Түбән Биш авылының Җәмәй урамында үтте. Иң хәтердә калганнарның берсе, үзләре каядыр ташлап чыккан иске генә Миннәйләр өе. Күрәсең, без анда озак яшәгәнбез, имгәнеп, авырып ятуларымның да күп өлеше шунда үтте.

Бу өй бик иске, түбәсе череп беткән салам. Җәйләрен яңгыр шыбырдап үтә. Бернинди каралты дигән нәрсә юк. Бакчасына бәрәңгене хуҗалары утырта. Шушы өйдә яшәгәндә әни кәҗәләр асрады (өйалдында тота иде). Ике кәҗә, бәрәннәре - биш-алты башка җитәр иде. Көзен бәрәннәрен суеп, әз-мәз ит шулпасы да эләгә. Ә тиреләреннән әни дәдәйгә тун тегеп кигертте. Тун, аңа кечерәеп калгач, миңа булды. Миңа Инде аның тун дип әйтерлек җире түгел, исеме генә калган иде. Йоны коелып беткән, кибеп җыерылып каткан, алдан ике итәге канатлар кебек ачылып - җәелеп тора. Киеп йөргәндә кыштыр-кыштыр килеп, калай тавышлары чыга. Шуңа анны иптәшләрем көлеп, "калай тун" дип йөртәләр иде.

Беренче класста укып йөрибез. Кышның бер салкын көне. Дәрестә өс киемнәре белән утырабыз. Аякта чабата. Әни, киндер сугып, безгә күлмәк, ыштаннар тегеп кигезде. Аны кызылга мана, күрәсең, башка төстәге буяулар булмаган. Ыштан дигәне тездән түбәнрәк булыр иде...

Менә дәрес барганда ак халатлы апалар килеп керде. Авырулар тикшереп йөриләр икән. Берсе укытучы урынына утырып, чираттан безне чакырып чыгара да, чишендереп тикшерә. Миңа да чират җитте. Чыгып каршысына бастым. Тунның төймәсен ычкындырып ике якка ачып җибәргән идем, апабызның күзләре шар булды. Алдында шәрә тән. Күлмәк тә юк, майканы күргән дә юк инде. Врач (бәлки фельдшердыр, сугыш вакыты бит) башын чайкап торды да, урыныма кире утыртты.

Меркурий МИТРОФАНОВ, Сарман

Сәйдәш маршы

Сәйдәш маршы! Нинди хозур, күптәннән таныш, колакка ятышлы, ике сүздән генә торган, сүзсез музыка атамасы! "Сәйдәш маршы" - әнкәй, әткәй кебек кадерле сүзләр булып, бала чактан ук безнең рухи җаныбызга сеңеп калган, күрәсең. Нигә шулай?! Нәрсәдә хикмәт?!. Сәйдәш көйләрендә нинди тылсымлы сер ята соң?

...Сугыштан соңгы кайгы Тулы авыр еллар. Ниндидер могҗиза белән сугыштан исән кайткан Чурабатыр башлангыч мәктәп укытучысы Карл Алексеевич, башка йортларның берсендә дә булмаган "Урал" радиоалгычын, бигрәк тә олы бәйрәм көннәрендә, ачык тәрәзә төбенә урнаштырып, Казаннан яңа хәбәрләр, татарча концертлар тыңларга мөмкинлек бирә иде (рәхмәт аңа, авыр туфрагы җиңел булсын!).

...Гомеремдә онытмыйм, шулай бер көнне, 9 нчы май - Җиңү көне бәйрәмендә тәрәз тирәсенә җыелышкан халык белән тәэсирләнеп, Сәйдәш маршын тыңладык. Урамдагы әтәчләргә чаклы, кикрикләрен күтәреп, безнең тыңлаганны күзәтеп торалар кебек тоелды миңа шул чагында. Музыка тынгач, минем янда гына басып торган "Кулсыз Җәгүр" дәдәй (аның кушаматы шулай иде), музыка тәэсирендә яшьләнгән күзләрен ак болытларга төбәп: "Күп кырылсак та, барыбер без җиңдек!" - диде дә, башын югары күтәреп, горур атлап үзенең йортына таба юнәлде. Шул мизгелдә мин Сәйдәш көйләренең кешенең рухи халәтен никадәр үзгәртү сәләтенә ия булуын сизгән кебек булдым...

Инде легендар маршның кайчан һәм ничек язылу тарихына күчик. Вафат булганчыга кадәр Мәскәүдә яшәгән, милләте белән татар, үз заманында Төркестанда татар бригадасы белән командовать иткән, Укчылар полкының командиры генерал Якуп Чанышев, 1929 елны, инде ул вакытта ук киң танылып өлгергән яшь композитор Салих Сәйдәшевка, Кызыл Армиянең 11 еллыгына багышлап марш язарга тәкъдим ясый. Табигате белән тыйнак Салих: - Булдыра алырмынмы Якуп абый, бигрәк җаваплы эш бит,- ди. Әмма берничә проба ясаганнан соң, маршның беренче төп көй темасын җиңел табуы - Сәйдәшнең илһамы күтәрелеп китүенә сәбәп булгандыр, күрәсең. Маршның калган тагын ике көй темасын да ул кыска вакыт эчендә тәмамлый. Марш тематикасы буенча традицион формада - өч кисәктән төзелгән булып чыга. Яңа гына табадан төшкән Совет армиясе маршының тәүге башкарылуы - элеккеге Камал театры бинасында 1929 елның 23 февралендә була.

Климентий Ворошилов яңа татар маршын тыңлап хәйран кала һәм Сәйдәшкә үзенең кул сәгатен бүләк итә.

Марс МАКАРОВ, Казан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: