Туганайлар

Мария түти истәлекләре

Зәй районы Сәвәләй авылында туып-үскән Мария түти Чукрашованың истәлекләрен бирүне дәвам итәбез (Башы 8, 16 ноябрь көннәрендә чыкты).

Сугыш һәм сугыш арты еллары бик авыр еллар иде. Бигрәк тә яз көннәре үзәкләргә үтә. Күп кешенең кышка дип әзерләгән бәрәңге, он запасы, малларны ашатырга азык бетә. Халык кардан ачыл-ган кырларга чыга башлый, чөнки көздән урып-җыеп бетерелмәгән бөртекле ашлыклар кала иде. Кар эреп беткәндә, бәрәңге җирләре ачыла. Бала-чагага тагын эш башлана - бот төбеннән саз ерып, көздән калган бәрәңге җыя идек. Әле бит аның куркыныч яклары да бар иде. Күрше Каран кыры башка колхозга керә, ә язын җирләр нәкъ менә анда иртәрәк ачыла иде. Менә шул Караннардан җайдак килеп, без бала-чаганы куа иде. Бер елны Олы көн алдыннан дус кызым, Караннарның карабодайлары җыелмыйча калган, безнең әниләр бүген җыеп кайттылар, әле безнең авыллар белми икән, әйдә барабыз, дигән хәбәр алып килде. Иртәгесен кеше-кара күргәнче, дип, эңгер-меңгердә чыгып киттек. Баруы җиңел, бик нык катырган. Без барып җиткәнче кояш чыгып, җирне эретә башлады. Килеп җиткәч, шаккаттык, чыннан да карабодай пакуслары җәелеп ята. Без сөенә-сөенә пакусны әйләндереп, җилләтә башладык. Көн матур, кояшлы, тиз җилләде, аны бер җиргәрәк өеп, тукмакладык. Коелган бөртекне җилдә суыртып, капчыкларга тутырганда, күзебез Каран юлына төште - аннан ике җайдак килә иде. Без тиз генә тутырдык та, бояр урманына кереп киттек. Атлылар юлдан борылмыйча, Калиновкага үтеп киттеләр. Без алар ерагаю белән, йөгерә-йөгерә үз басуыбызга чыгып, тездән саз ерып, җир өстеннән кайтып киттек. Менә шул карабодайны киледә төеп, он ясадык, Олы көн көнне тәбикмәк пешердек. Ул елны язын басудан җыйган бөртек ашап, күп кеше чирләде, күрше-тирә авылларда үлүчеләр дә булды.

Без Прокофий белән 1947 елны тормыш корып җибәрдек. Аның сугыштан алып кайткан бер көмеш кашыгы белән әнисе бәхилләп калдырган түшәге, минем заманына күрә хәстәрләгән бирнәм-бөтен байлыгыбыз шул иде. Көз көне трудденгә тигән арышка Надеҗда Власовналардан бозау сатып алдык, ул бозау әтиләрдә кышлады. 1948 елны бер җимерек өй сатып алдык, миче җимерек, морҗасы түшәмгә кадәр ишелгән, алды-арты ачык. Май башында мин чын-чынлап өй ремонтларга керештем, кешегә түләп эшләтергә рәт юк. Яхшы адәмнәрдән кирпеч алып торып, түшәмнән арлык морҗаны берүзем чыгардым. Берүзем дию дөрес тә түгелдер, Алла булышкандыр. Җәй җиткәч, су буенда кирпеч сугып, киптереп, бурычка алган кирпеч-ләрне "уф Алла" арбасы белән тараттым. Мин бит ир хатыны, хуҗалыктагы ирләр кулы тиясе эшләрне нигә мин эшләдем, ирем кайда булды икән соң, дигән сорауга әле дә җавап бирә алмыйм. Урам якны тотып алырга читән кирәк. Урманда бригадир булып эшләүче Микиш дәдәй үз бригадасына эшкә алып барып, бер кустарникка илтте, менә шушыны чистарт, читәнлеккә яраганын аерып куй, диде, алып кайтырга да булышты. Аннан инде Митә дәдәй аннан-моннан казыклар кагып, урам якны тотып та бирде, капка дигән нәрсәне дә ясап куйды. Ярый торыр җир бар, бәрәңге утырттык, бакчага мал керми, урам як тотылган. Тик җәй үтеп бара икән бит, көз җиткәч, тана ябарга урын юк. Күрше Мәтрүнә түтей яртысын зимләнкә итеп казы, өске өлешенә читән үрерсең, дип киңәш бирде. Карабодай суккан вакыт, Җәкәү дәдәй бригадир, безне - ике йөкле хатынны җиңел эшкә - пакус әйләндерергә кушты. Төшкә кадәр әйләндерегез дә, төштән соң әрәмәдән тал кисәрсез, диде. Без шулай эшләдек, кич карабодай ташучы ат белән алып та кайттык. Инде эшкә тотынасы гына калды. Метр ярым чамасы тирәнлектә зимләнкә казыдым. Мәтрүнә түтиләрнең безнең якта иске имән агачлары ята иде, ул алардан казыклар ярып, зимләнкә тирәли кагып та бирде. Мин читән тотып куйдым. Тормыш гөрләп китте, урам як утыртма читән, тана ябар урын - ярым зимләнкә, ярым яткырма читән, өстен ябасы гына калды. Монысына инде ирләр кулы кирәк, үзе эшләр, дип уйлаган идем. Юк шул, Рәшә бабайны алып килде. Мин ясаган корылма өстенә ул бер юанрак киртәне аркылы куйды да, өстенә калган тал чыбыкларын салгалады, өстенә кормагызны өярсез, дип, бер пот борчак оныбызны алып китте.Мин, 19 яшьлек хуҗабикә, күз яшьләрем белән битемне юып, киләчәккә яхшы тормыш өмет итеп, землянкам янында утырып калдым.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: