Туганайлар

Әле дә хәтердә

Кояшлы, матур 14 апрель иртәсе. Моннан 70 ел элек, нәкъ шушы көнне Илья Павлович Афанасьев хәрби хезмәткә чакыру кәгазе ала. Үз гомеренең җиде елын халкының якты киләчәге, тынычлыгы өчен көрәшкә багышлаган көннәрне ветеран бүген янә хәтерендә яңартты.

- Мин өйдә түгел идем, - дип искә ала ул. - Кайтып кердем, әни күрше-тирә түтиләр белән нәрсәдер сөйләшеп, елашып утыралар. Башта аптырап калдым, берәр хәл булды микән әллә дип, түр сәкегә барып утырдым. Әни, яшьле күзен сөртеп: "Улым, бүген сиңа армиягә кәгазь китерделәр", - дип, карашын миңа төбәде.
Ә мин 18 яшьлек егет. Аны-моны әле аңлап та бетермәгәнлектән, моңа артык игътибар бирмәдем. Китергәннәр икән, димәк, барырга кирәк. "Һәәй, нәрсә уйлый икән бу, малай", - диләр өйдәгеләр. Инде икенче көнне кузгаласы. Бераз сөйләшеп утырып, күршеләр, туганнар таралышкач, юлга җыена башладык. Әни ипи пешереп, булган азык-төлекне капчыкка тутыра, кием-салым җыйный. Ә мин туганнар, иптәшләр, авылдашлар белән саубуллашып йөрим.
Икенче көнне иртәнге сигездә Кызыл Йолдыз (хәзерге Мамадыш) районыннан безне Казанга комиссиягә җибәрделәр. Военкомат казармасында төнне уздыргач, Канашка (Чувашия) алып киттеләр. Биредә ике тәүлектән соң, Мәскәү өлкәсенә юл тоттык. Татарча гына сөйләшеп үскән авыл малайларына баштан үтә кыен булса да, тормыш үзенекен итте, барысына да өйрәтте. Подольск шәһәреннән 7 ноябрь парадына Мәскәүгә бардык.
Польшада алар сугышка керер өчен өйрәнүләр үтәләр. Илья Павлович ПВОда (һава һөҗүменә каршы оборона) пулемётчы була.
- Германиягә кереп, ут чолганышында калу, үлем белән күзгә күз очрашу - күңелдә уелып калган мәңге онытылмас истәлекләр алар, - дип сөйли Илҗә дәдәй. - Йөгерә-йөгерә бомба ташыдык, күпме фашист самолетларын бәреп төшердек. Көрәшүебез бушка китмәде..
Җиңү көне 9 майда билгеләп үтелсә дә, без аны берничә көн алдан каршыладык. Штаб командиры, "Сугыш тәмам", дигән хәбәр алганнан соң да, тулысынча азат булмадык. Кайберәүләр бу хәбәрне ишетмәве аркасында шартлаулар, атышлар ишетелә иде әле тирә-якта. Инде, бөтенесенә хәбәр җиткерелгәннән соң, Бөек Җиңүне өч көн Берлинда бәйрәм иттек. Туган якка кайтарырлар дигән өмет белән йөргәндә, безне Япониягә сугышка җибәрделәр. Алардан Сахалин ярымутравын көрәшеп алганнан соң, биш ел шунда төзелештә эшләргә туры килде. Тора-бара монда яшь солдатларны китерә башладылар, ә безне демобилизацияләп, туган илгә кайтырга рөхсәт бирделәр.
Шулай итеп, мин 1950 ел-ны - Мамадыш районындагы Колышчы (Кулущи) авылына кайтып төштем. 25 июнь көне иде. Өй келәсе бикле, ник берәү күренсен. Баксаң, авылда Сабантуй икән. Казан вокзалыннан алган әйберләремне өй нигезенә куеп калдырдым да, бәйрәм гөрләп торган җиргә киттем. Мине күрү белән авылдашлар кочаклап алдылар. Яулык очы белән күзен сөртә-сөртә, әни, дәдәй, туганнар килеп сарылдылар. Алар белән очрашып, елашып, шатлык бүлештек.
1939 елны ук сугышка җибәрелеп, иң кызган чагына эләккән әтиебез фронт кырларында мәңгелеккә ятып калган. Ә дәдәй, бер аягын югалтып, бер күзе сукраеп кайткан. Күрешеп, хәл-әхвәлләрне белешкәннән соң, туган-тумачалар, күр-шеләрне әни, кайнар аш пешереп, табынга җыйнады.
- Сугыш тәмам, үз бурычымны үтәдем, шуннан инде эшкә урнашу турында уйлый башладым. Балта остасы һөнәрен яхшы белгәнлектән, Кама урман хуҗалыгындагы стройкага эшкә алдылар. Эш булды, яшь бар, инде гаилә корырга кирәк иде. Үзебезнең авылның, әле мин киткәндә кечкенә кыз булып калган Анфиса белән таныштырдылар. Шулай итеп, озак йөрмәдек, матур гына гаилә корып җибәрдек. Өч улыбыз дөньяга килде. Кызганыч, хәзерге вакытта тормыш иптәшем - Анфиса, улларым да вафатлар. Бүгенге көндә киленем - кече улымның хатыны - Ольга тәрбиясендә яшим. Җылы карашы, яхшы мөнәсәбәте, кадер-хөрмәт күрсәткәне өчен тирән рәхмәтлемен аңа, - дип тормышыннан канәгать булуын сөйләде ветеран.
Вакыт ага, шуңа да карамастан, үзе белән кызыксынучыларга ветеран башыннан узган авыр сәгатьләрне юмор хисе аша искә алып, түкми-чәчми җиткереп бара.
Сугышта катнашып, күрсәткән батырлыклары өчен, Җиңү көне уңаен-нан тапшырылган бик күп орден-медальләре Илҗә дәдәйнең күкрәгендә җиңү иртәсенең якты йолдызы булып балкыйлар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: