Туганайлар

КОЯШКА ТИҢ ИҖАТ

Исән булса, карендәш шагыйребез Егор Уткинга 27 июльдә 80 яшь тулган булыр иде. Олы юбилярны котларга якыннары, каләмдәшләре җыелыр, җылы теләкләрен җиткерерләр иде... Кызганычка каршы, шагыйрьнең гомере иртә өзелә - ул 1977 елның декабрь аенда якты дөньядан китеп бара...

Хәер, Менделеев шәһәрендә үзе яшәгән йорт каршына быел да шигырь сөючеләр күп җыелды. Шагыйрьнең үз шигырьләрен дә, аңа багышлап язылганнарын да сөйләделәр, сагыну сүзләрен яңгыраттылар.

Каләмдәш дуслары аның шигъриятен кешелекне җылытучы кояшка тиңлиләр. Хәтфә - келәмле, искиткеч гүзәл Бөрешле якларында туып үс тә, шагыйрь булмый түзеп кара... Үзе арабыздан күптән китеп барса да, аның кабатланмас иҗаты сүрелмичә, югалмыйча яшәвен дәвам итә. Менделеев төбәгендә соңгы елларда шагыйрь иҗатына багышланган шигырь бәйрәмнәре традицион-даими төстә уздырыла. Туган авылы Бөрешледә һәм Менделеев шәһәрендә ул яшәгән йортка истәлекле стелла куелды. Районның крайны өйрәнү җәмгыяте Егор Уткин исемендәге премия булдырды.

Әйе, Егор Уткин иҗаты кояшка тиң. Аның шигырьләре бүген дә җылы нурлары белән күңелләрне сөендерә.

Укучыларыбызга шагыйрь иҗатыннан берничә шигырь тәкъдим итәбез.

Сабый чакны сугыш тартып алды

Мин читләтеп үттем инешемне,

Бала-чага инеш ярында,

Әй ду килә! Тарсына бит алар

Өлкәнрәк кеше барында.

Тын чоңгылда балык каптырулар

Ничек кенә кызыктырмасын,

Читләп үттем. Дәртле,

шат тавышлар

Беркайчан да тынып тормасын.

Сабый чакны сугыш

тартып алды,

Күпме кыен юллар үтелде.

Без тормышка кердек,

Ташны ярып

Шытып чыккан орлык шикелле.

Әнкәй

Арган кулларыңа алып сөеп,

Моңлы күңлең белән иркәләп,

Барыбыз өчен дә син,

Әткәй киткәч,

Күтәрдең дә йөкне,

Иртәрәк

Хушлаштың

Бу якты тормыш белән,

Сугыш кисте гомер юлыңны...

Икмәк алсам да мин,

Тоям кебек,

Әнкәй, сөялләнгән кулыңны.

Ишетмәсен иде

Бишегемдә улым изрәп йоклый,

Тибеп ташлап йомшак юрганын.

Елмая ул, төштә күрә микән

Шүрәлеле әкият урманын.

Елмая ул, кан һәм күз яшьләре

Таныш түгел аңа берсе дә...

Тышта җилме, атом

шартлавыннан

Җирме тетрәп авыр көрсенә.

Берни сизми сабый. Ә мин уяу.

Таң сызылып килгән мәл менә.

Бомбаларны, сугыш, ятимлекне,

Эх, җирләргә иде мәңгегә.

Көтмәгәндә очраштык

Көтмәгәндә генә очраштык

Шаулап-гөрләп торган вокзалда.

Оныгына барган кунак булып

Кайтып килә шуннан, Казаннан.

Әйтерсең лә, чирек гасыр вакыт,

Еллар кагылмыйча үткәннәр.

Бер үзгәреш күрмим,

Шул җор карт бу,

Шул тынгысыз мичче Искәндәр.

Ни дип әйтим,

Бераз юкарганмы,

Кечерәйгән димме буйларың...

Ирексездән кырык өчнең

Зәһәр кышларына илтә уйларым.

Салкын өйдә күңел җылысына,

Сынык нанга биш җан -

Бишебез

Мохтаҗ чакта көтмәгәндә генә

Җимерелеп төште мичебез.

Күрше-күлән барып

дәшкәннәрме,

Әллә инде үзе ишеткән?

Берни белмәгәндәй,

шук сүз сөйләп,

Искәндәр карт керде ишектән.

Болай гына, хәл белергә кергән

Турыбыздан үтеп барышлый...

«Суыгы да быел каныкты, әй,

Мичсез яшәп булмый кәнишне.

Кораллар да янда туры килде,

Тиз куарбыз өйдән суыкны...»

Хәтерләмим, мичче капты микән

Үзенә алып килгән сыныкны.

Барыбызга бүлде.

Икмәк тәмен

Кышка беренче кат ул көнне

Татыдык без. Мичле булдык,

Җылы

Безгә мичче карттан бөркелде.

...Искә алам шушы үткәннәрне,

Ә ул аны күптән оныткан.

Ул оныткан, аның кешелеге

Мине һаман, һаман җылыта.

Гөлләр көлә

Музыканы, җырны тоя диләр,

Шушы серне ачты галимнәр.

Берсен-берсе ничек аңлый икән,

Сөйләшәләр икән соң гөлләр?

Әнкәсе бит аңлый нарасыен,

Карашыннан аңлый баласын.

Таң нурлары белән гөл ачыла,

Ал кояшның сизеп карашын.

Гөлләр аңлый булыр кояш телен,

Кояш аңлый булыр гөл телен.

Без чык дибез, бәлки, гөл күзендә

Бу тамчылар шатлык бөртеге?

Шатлык яше... Алар өчен сынау

Томан сарган салкын кичтәдер.

Гөлләр көлә... Күңелләре безнең

Күңелләрдән, бәлки, нечкәдер.

Бәхет авылы

Һәр авылның була аргы очы,

Югары очы, түбән оч ягы.

Һәр авылның була урамнары,

Яшь егетләр исем кушканы.

...Матур кызлар урамына чыгам,

Илтә анда сагыш - тыкрык...

Вәгъдә урамын һич танымассың:

Бары өч өй калган утырып.

Җил алдымы түбә саламнарын?..

Булмый кайгыларга уралып.

Әнә ничек бергә кушылганнар,

Өмет белән Сөю урамы.

Тегәрҗепкә тезгән төймәләрдәй,

Берсе белән берсе тоташкан.

Каз үләнен ярып асфальт үтә,

Өйләр, өйләр, барысы ак таштан.

Тартты монда күңел,

тартты нигез,

Туган урын яшьлек давылы...

Урамнарга исем яшьләр кушсын,

Үссен монда Бәхет авылы.

Килер көннәр куйсын билгене

Көннәр өскә күкрәк киереп килә,

Көннәр килә өскә ишелеп.

Заман безне шундый ашыктыра,

Тыны җитми кайчак кешенең.

Менгән үре текә була кайчак,

Тап була ул кайчак упкынга.

Гаепләмик, ярдәм кирәк чакта

Бу эшкә, дип, юкка тотынган.

Сүрәнлектә аны гаепләмик,

Көтмә диеп ярсу-ут аннан.

Ул кыяга менәр өчен, бәлки,

Бер мизгелгә туктап күз салган.

«Башкаларга юл ачылсын!» -

җирдән

Таш җыядыр, бәлки, бил бөгеп.

Бүгенгегә күзләр ияләшә,

Килер көннәр куйсын билгене.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим