Туганайлар

Керәшен җыруының анасы

Арабыздан китәренә берничә көн кала, миңа Чаллыдан Раиса Тимофеева шалтыратты. Озак сөйләштек без ул көнне Раиса апа белән. Соңгы сөйләшүебез булыр дип кем уйлаган. Телевизордан минем катнашуда булган тапшыруны тыңлап, күңеле бик тә булганлыгын әйтте, шуңа күрә шалтыратмый түзмәдем, тавышыңны ишетеп бер сөйләшәсем килде, диде. Ниләр турында гына сөйләшмәдек. Раиса...

Арабыздан китәренә берничә көн кала, миңа Чаллыдан Раиса Тимофеева шалтыратты. Озак сөйләштек без ул көнне Раиса апа белән. Соңгы сөйләшүебез булыр дип кем уйлаган. Телевизордан минем катнашуда булган тапшыруны тыңлап, күңеле бик тә булганлыгын әйтте, шуңа күрә шалтыратмый түзмәдем, тавышыңны ишетеп бер сөйләшәсем килде, диде.

Ниләр турында гына сөйләшмәдек. Раиса апа үзенең бөтен тормышын сөйләп биргәндәй булды. Шатлык-борчулар турында да, керәшен дөньясындагы хәлләр, аның җырулары турында да сөйләштек. Бүгенге җыр сәнгатенең хәле турында да, тормыш мәшәкатьләре турында да...

Мин филармониягә эшкә килгәндә, Раиса апа Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшли иде. Минем әле эшли генә башлаган чагым. Ниндидер бер зур концертта аның белән эшләргә туры килде. Кемдер шунда Раиса апага "Монда матур тавышлы бер керәшен егете дә бар", дип әйткән. Раиса апа, үзе мине эзләп табып, беренче булып сүз башлады. Мин әле ул вакытта аны якыннан күреп белми идем. "Исемең бик матур икән - Георгий. Үзгәртә күрмә, керәшен җегете булып кал", - дигән иде ул чакта. Телефон аша соңгы сөйләшүдә Раиса апа нәкъ менә шушы беренче очрашуны исенә төшерде дә: "Молодец, Георгий. Үзеңә дә, җырыңа да хыянәт итмәдең. Мин синең белән чын күңелдән горурланам", - диде. Шушы сүзләрдән соң, ток суккандай булып күзләремә яшь тыгылды, тавышым калтырап китте. Артист тормышының бөтен әчесен-төчесен татыган, кырык ел буена ат, трактор чанасында, машина әрҗәсендә, районнанра йонга, авылдан-авылга йөреп кеше күңеленә нур, җылылык таратып йөргән, безнең өчен олы түти, керәшен җыруының анасы булган Раиса Тимофеевадан шушы сүзләрне ишетү мине тетрәндергән иде. Ул минем тавышыма чыккан халәтне бик тиз сизеп алды, аннан әкрен генә: "Мин сине бик яратам, яратмасам шалтыратмас та идем", - дип өстәп куйды.

Горький урамындагы Татарстан радиосы бинасында элек репетиция бүлмәсе бар иде. Без, артистлар, еш кына бер-беребез белән шунда очраша идек. Раиса апа белән дә безгә нәкъ менә шул бүлмәдә берничә мәртәбә очрашып иркенләп сөйләшеп, җырлашып утырырга туры килде. Берничә керәшен җыруын тасмага язу өчен әзерли иде ул. Бер чакны миңа: "Георгий, тыңла әле, мин сиңа бер җыру җырлап күрсәтәм", - диде. Бу җыр миңа бик тә таныш, ләкин ул башкача яңгырый, күңелгә тия, дулкынладыра торган иде. "Алмаз Монасыйповның "Туган авылым" җырына охшаган бу", - дип куйдым мин. "Кершен җыруы бу, әткәйләр без кечкенә вакытта җырлыйлар иде аны", - диде Раиса апа. Бу турыда Алмазның үзенә дә әйттем. "Андый көй бар идемени ул?" - дип сораган булды. Шулай итеп, керәшен җыруларын кемнәрнеңдер әкрен генә үзләштерә баруына бик борчылды Раиса апа.

Тагын шул телефоннан сөйләшүгә әйләнеп кайтам. Тавышы яңгырап тора. Тавыш көрлегенә сокланып, шөкер, Раиса апа нык әле, дип сөенеп куйдым. "Аллага шөкер, халык мине яратты, Георгий, тик шунысы кызганыч, гел тавышы булмаганнар мактаулы исемнәр алдылар, ә мин гөрләп торган тавышым белән дә аңа ия була алмадым, - диде. - Җитәкчеләргә ялагайлана белмәдем шул мин, дөресен әйтә идем", - дип өстәп тә куйды аннары.

Әйе, Раиса апа гаҗәеп матур түбән контральтога ия иде. Бик сирәк очрый торган, тирән яңгырашлы, кеше күңеленә үтеп, җан җылыта торган тавыш иде ул. Чын-чынлап сокланырлык гаҗәеп намуслы, кешеләргә карата игътибарлы, ярдәмчел олы шәхес иде Раиса Григорьевна. Шул ук вакытта, дөреслеккә күз йоммый, үз фикерен курыкмыйча турыдан бәреп әйтә ала. Шуңа күрә, аны яратмаучылар да булмады түгел. Һич онытасым юк - 1991 елда узган, "Керәшен җыруы" фестивалендә Раиса апа сәхнәдән:

- Безгә сөенечле көн килде. Мин бүген, сәхнәгә чыгып, үземнең керәшен баласы икәнлегемне әйтә алам. Бу бит кеше ышанмаслык хәл, - диде. Шул чакта залдагы бар халык аягүрә басып кул чапты.

Әйе, без бик зур туганыбызны, керәшен җыруы, керәшеннәр язмышы өчен чын күңелдән борчылып яшәүче затлы шәхесебезне югалттык. Ләкин ул безгә яктылыкка, кешелеклелеккә алып баручы, керәшеннәргә кирәкле туры юлны күрсәтте. Үзенең җырлап яшәгән олы йөрәк җылысын калдырып, безне нык, көчле, бердәм, кешелекле булырга өндәде.

Георгий ИБУШЕВ,
Татарстанның
халык артисты

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: