Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Каеннар да сагына (чын хикәя)

Василий Багряшевскийның 1976 елда язылган «Каеннар да сагына» дигән чын хикәясе Бөек Ватан сугышында ятып калган авылдашлары, алты бертуган Черновларга багышланган.

1939 елда Василий Багряшевский (Тарасов) үз чоры керәшен язучыларыннан беренче булып, китаплар чыгара

Василий Багряшевский (Василий Федорович Тарасов. 1915-1986) Зәй районының Югары Баграж авылында, крестьян гаиләсендә туган. Балачактан ук шигърияткә гашыйк бул, каләм тотып карый. 

1939 елда, ул чактагы керәшен шагыйрьләре һәм язучыларыннан бердәнбер булып, В. Багряшевский псведонимы белән, «Без бәхетле» исемле шигырьләр җыентыгын һәм балалар өчен «Көмеш язулы алтын кош турында әкият» дигән китабын бастыру бәхетенә ирешә.

Аның әдәби карьерасына сугыш комачаулый. Ул, кулына винтовка алып, Ватанны саклаучылар сафына баса. Сугышта контузияләр ала, җиңүне Чехословакия башкласы Пргада каршылый. 

Сугыштан соң, Василий Федорович укытучылык эше белән шөгыльләнә. Гомеренең соңгы елларында төрле чорда язылган әсәрләрен туплый, ләкин алар китап булып чыга алмый кала. 

Василий Багряшевскийның 1976 елда язылган «Каеннар да сагына» дигән чын хикәясе Бөек Ватан сугышында ятып калган авылдашлары, алты бертуган Черновларга багышланган.

Каеннар да сагына 

Өч ягы урманнар белән капланган Югары Баграж авылының зират очында кеше сирәк йөри торган Кәҗә урамы бар. Әнә шул урамда, түре белән төньяктагы текә тауларга караган салам түбәле тәбәнәк йортта чабаталы крестьян Андрей дәдәй көн итә иде. Җан башына тигән җире аз, җир сатып алырга хәленнән килми; авыл советы кенәгәсендә аның хуҗалыгы уртадан түбән исәпләнә. Ул бер арык сыер белән ат асрый, итәкне җиңгә көчкә-көчкә ялгап бара иде.

Җире аз булса да, Андрей дәдәйнең «иске кибәннәре»мулдан иде. Аның аз да түгел, күп тә түгел, алты улы бар. Олы улы Николай кул арасына керә башлады. Калганнары исә, шагыйрь әйтмешли, шалкан урлап, ата казлар кыйнап, үсеп килә иде. 
Әниләре Акулина түти, кеше килсә:

— Ятсам да куаныч, торсам да куаныч. Улларым бик тә уңган. Бер җәштә телләре ачыла, биш җәштә үзләреннән-үзләре укырга өйрәнәләр, — дип куанып бетә алмый иде.

1928 ел, май башлары. Кояш күтәрелгән, җылы, матур көн.

Башына аклы яулык бәйләгән, өстенә үзе суккан күлмәк, аякларына оек-чабата кигән, нурлы йөзле, чибәр, урта яшьләрдәге хатын — Акулина түти капкасыннан чыкты. Ул үзенә иптәш итеп, өченче яше белән баручы төпчек улын, Сашасын иярткән. Хатын, улын җитәкләп, олы урамга чыкты да, мәткәп тыкрыгына борылды.

Авылда, 1927 елда, Бөек Октябрьнең уньеллыгы хөрмәтенә, яңа мәктәп салдылар. Аны юан бүрәнәләрдән, өч бүлмәле, зур тәрәзәле итеп, нарат такталар белән ябып, әйбәтләп эшләделәр. Яңа мәктәптә балалар бер кыш укыдылар инде. Чиркәү артындагы искергән, җиргә иңеп беткән мәктәп бинасын утынга сүтеп алдылар.

Ул чакларда укулар май башларында тәмамлана иде.

Бүген мәктәптә зур бәйрәм, чыгарылыш көне. Акулина түтинең икенче улы, Ермолае, башлангыч мәктәпне тәмамлап чыга. Аның кулына мәктәпне тәмамлау турында таныклык биреләчәк.

Быел мәктәпне унбиш малай тәмамлый, шулар арасында нигә бер кыз бала булсын?!

Ул заманада керәшеннәрдә кыз баланы бөтенләй мәктәпкә җибәрмиләр, каба буе булды исә, каба төбенә «кадаклап» куялар иде. Уку хәсрәте юк, җеп эрләү, киндер сугу кайгысы. Киндер, җитен сүсе, йон эрләргә кирәк. Җебе булгач, киндере сугыла, туласы басыла, димәк, бишмәтле, күлмәк-ыштанлы буласың, нужаң китә.

Акулина түти, малаен җитәкләп, кошлар сайрап торган гөлбакчага килеп керде. Гөлбакча урман кебек. Анда ак каеннар, зифа тупыллар, хуш исле чыршы, наратлар шаулап утыра. Читән буйларында сирень, сәрби куаклары чәчәк ата. Аларга бал кортлары, төклетуралар куна.

Акулина түти яшел үлән, чәчәкләр белән капланган бакча түренә үтте. Сары эскәмияләргә тезелеп утырган хатыннар (ир-ат күренми, чәчүдә иде) янына килеп сәлам бирде.

— И-и... бакчалары да бакчалары! Оҗтомак эчләре шушылай була торгандыр, — дип, урынга утырды. Сашасын үз иркенә җибәрде.
Бу язманы укыган кеше:

— Баграж керәшеннәре җен икән! Мәктәп салып, бер елда шаулы бакча үстереп өлгерткәннәр, — дип гаҗәпкә калырга мөмкин. Шуны искәртеп үтү кирәктер: патша хәзрәтләре заманында халык өчен кем мәктәп салган да, кем бакча үстергән... Бу гөлбакча чиркәү өчен, батюшка өчен үстерелгән иде. Утызынчы еллар тирәсендә чиркәүләр ябылып, изге атакайлар сөрелгәч кенә мәктәп карамагына калган бакча бу. 

Агачлар арасында балалар шау-гөр килә, йөгерә-йөгерә, куышып уйныйлар иде.

Акулина түтинең бүген мәктәпне тәмамлап чыгучы унике яшьлек, алсу яңаклы, коңгырт чәчле, сирәгрәк тешле улы Ермолай куак арасыннан йөгереп чыкты да, энесе Сашаны кочып алды.

Акулина түти:
— Балакайларым бәк уңган. Исән генә булсыннар. Алла боерса, барысын да укытабыз. Берсен учител, берсен әфисәр, берсен зимләмир, берсен аграмун, берсен брач итәбез, — дип санап китте. 
Бакчага өч-дүрт хатын, авыл советы председателе Афанасий Леонтьевич һәм укытучылар Артемий Григорьевич белән Исак Порфирьевич килеп керделәр.
Артемий Григорьевич:
— Җәмәгать, чакырылган кунакларыбыз килеп бетте. Башлап җибәрсәк тә була. Балалар, ата-аналар, әйдәгез, рәхим итегез, — дип, барысын да мәктәпкә чакырды.
* * *
Әле кайчан гына Андрей Павлович Чернов аерым хуҗалык булып яши, арык атына кәкре сука тагып, җир канатып йөри иде. Җәйләр буе буразнадан чыкмаса да, авыз тутырып ипекәй ашый алмады. Ә бүген? Ә бүген колхоз авылында бөтенләй яңа дөнья, яңа кояш!
Совет власте хезмәт халкы балаларына белем алу өчен дә бөтен шартларны тудырды. Акулина түтинең балаларына белем бирү турындагы хыяллары һавадагы торна булып калмады, бәлки кояшлы чынбарлыкка әйләнде.
Күрегез бүген. Черновларның малайлары хәзер кем булды?!
Николай Андреевич — мәктәп директоры, Ермолай Андреевич — Татарстан республикасы җир эшләре халык комиссариаты аппаратында умартачылык буенча агроном, Филипп Андреевич — фельдшер, Гурий Андреевич — җир төзүче, Иван Аендреевич — укытучы. Кече энеләре Саша әлегә урта мәктәп юлларында итек туздыра. Анысы да бик башлы, колаклары мишщәйт итми, дәдәләреннән калышырылк түгел, бәлки уздырып та җибәрер әле.
* * *
Ермолай Андреевич, кулына чумадан тотып, яңа ясалган урыс капкадан кайтып кергәндә, ишегалдына караңгылык иңә башлаган иде. Ул, алга үтеп, чумаданын болдырга куйды да, ары-бире йөренеп, нарат исләре бөркелеп торган яңа өйне карарга кереште. 
— Ай-һай, шәп эшләнгән!
Биек, шалкандай бүрәнәләрдән, алты почмаклы, ун тәрәзәле, чәчәкләнгән наличниклы, ике морҗалы, тулы гәрничле, такта түбәле. Егет, өйгә карап-карап торды да:
— Урынында черергә язсын, — дип әйтеп куйды. 
Әти-әнисе аргандыр, ятканнардыр, каршы алучы булмады. Ишек ачык иде. Кайтучы, чумаданын кулына тотып, алгы бүлмәгә керде:
— Арумысез?
Эчкәрге өйдән әнисе чыгып җитте.
— Бәрәкәт, Ермолаем кайткан бит! Сизми дә ятабыз. Исән-сау гына кайтып җиттеңме, улым? — дип, кул биреп күреште; җылы кочагына алып, маңгаеннан, яңакларыннан үпте һәм, шатлыктан елый-елый, самавырына су салырга тотынды. 
Кыштыр-мыштыр килеп, түр өйдән әтисе чыкты:
— Саумы, улым? Кайтып җиттең, значыт. Кая, күзем туйганчы күрим әле, — дип, аркасыннан кагып куйды. — Казаннанмы? Отпускагамы? Ничә көнгә?
— Әти, язган идем бит. Мөслимнән мин. Командировкада булдым. Наркоматтан җибәргәннәр иде. Колхоз умарталарын тикшереп йөрдем. Казанга кайтуым. Хәлләрегезне белеп чыгыем дип кагылдым менә. Ике-өч көн торырга исәп. 
Дәдәләренең кайту хәбәрен ишетеп, кичке уеннан энеләре Иван белән Саша кайтып керде. Дәдәләре белән егетләрчә кочышып күрештеләр. Иван — унтугыз яшендә, унны бетереп, күрше Сарсаз авылында, олы дәдәсе Николай Андреевич янында укытучы булып эшли, математикадан ут өертә, ә кече энесе Саша авылдагы урта мәктәптә китап кимерә.
Акулина түти табын корып җибәрде. Ипекәен, балын, маен, кабыгын, сөтен, каклаган казын, ысланган дуңгыз итен, гөрездәсен, тозлы кәбестәсен тезеп чыкты.
— Әйдәгез әле, утырышыек, — дип, Андрей дәдәй улларын табынга кыстый башлады.

* * *

Андрей дәдәй белән Акулина түти соң ятсалар да, караңгылы-яктылыда аякка бастылар. Андрей дәдәй тәкә суйды, Акулина түти мунча ягып җибәрде. Казан тутырып аш салдылар. Сәгать сигез тулып килә иде. Кече уллары Саша тәрәзә аша күреп алды:
— Николай дәдәй кайтты!
Барысы да ишегалдына күз атты. Күрше Сарсаз Багражда мәктәп директоры булып эшләүче өлкән уллары Николай кайткан, велосипедын читәнгә сөйи иде...
Күрше Хрисан дәдәйнең урам буйлап елап үткәне күренеп калды.
— Ай, Алла, сыеры зыянлады микәнни?
Уллары кунак каршыларга йөгереп чыкты.
— Әй, туган, син дә кайткансың икән, — дип, Николай энесен кочаклап алды. — Эх, братлар, братоклар! Бүген таңда безгә каршы немец фашистлары сугыш башлап җибәргән. Севастополь, Киев, Минск, Ленинград һәм башка шәһәрләребезне утка тоткан.
— Николай, ни сөйлисең син?
— Миңа повестка тапшырдылар. Сәгать көндезге уникегә военкоматка барып җитәргә тиешмен. Офицер бит, учетта торам. Ә сез ишетмичә ятасызмени әле?!
— Кәҗә урамында торабыз бит...
Николай Андреевич уртадан калкурак буйлы, озынча йөзле, зәңгәр күзле, кызу-кызу сөйләшүче, велосипед ярышларында бүләкләр ала торган чибәр, сөйкемле ир-ат иде.
Ул, өйгә керә-керешкә, әти-әнисен кочаклап алды:
— Әтием, әнием, туганнарым! Мин сугышка китәм. Хуш, сау булыгыз! Әти-әни, үзегезне саклагыз! Язган булса, җиңеп кайтырбыз!..
Черновлар йортындагы елау тавышларын ишетеп, күрше-күлән керә башлады.
Николай тамагына ике-өч кашык аш капты да, башына фуражкасын киеп, табыннан кузгалды; соңгы тапкыр саубуллашып чыкты.
Фронтка китүче офицерны бөтен урам, елый-елый, озатып калды.
Ермолай Андреевич та офицер, Казан шәһәренең Идел буе хәрби комиссариатында махсус учетта тора иде. Ул да мунча кеерп чыгып, дәдәсе артыннан юл алды.

* * *

Киттеләр, киттеләр... Илебезне фашист илбасарлардан сакларга дип, Бөек Ватан сугышына киттеләр...
Без китәбез иртәгә,
Шинель салып җилкәгә.
Без китмәс идек иртәгә,
Гитлер тия теңкәгә, — дип җырлап, җылап киттеләр...
1941 елның азагында Иван дәдәй — бишенче улы Иванны, 1943 елга аяк баскач, алтынчы улы Александрны армия сафларына озатып җибәрде.
Шулай итеп, бер ата-анадан туган алты солдат, илебезне азат итү өчен, кулына корал алды…

* * *
Зәй районындагы Югары Баграж авылы урта мәктәбенең якты залында туган Ватаныбызның батыр сакчылары Черновлар истәлегенә багышланган стенд тора. 
Менә сугышның беренче көннәрендә үк хәбәрсез югалган хәрби фельдшер Филипп Чернов, топограф Гурий Чернов; менә 608нче Казан полкы сугышчысы, 1942 елның апрель аенда Смоленск юлындагы Куян тавында буйларында һәлак булган Иван Чернов; менә 1943 елның сентябрь аенда Смоленск шәһәренә җитәрәк Мәскәү-Варшава юлында ятып калган өлкән лейтенант, укчы рота командиры Николай Чернов; менә 1945 елда Будапешт урамында корбан булган өлкән политрук Ермолай Чернов; менә автоматын күкрәгенә кысып карточкага төшкән, туган йортына кайтып дөнья куйган Александр Чернов.

Стенд өстенә, матур хәрефләр белән, «Туган илебезнең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен һәлак булган батырларга мәңгелек дан!» дигән сүзләр язылган.

Черновлар барысы да шушы авылда туып-үскән, шушы мәктәптә белем алып чыккан егетләр иде.

Мәктәп бакчасында ак каеннар шаулый. Каеннар да, безнең кебек, батыр авылдашларын сагына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев