Туганайлар

Ике туган күрешкәндер…

Бөтен гомерен сәхнәгә, җыр сәнгатенә багышлаган ветеран-җырчы карендәшебез Раиса Тимофееваны мәңгелек йортына озатуга да бер ел гомер узып китте. Редакциядә аны искә алмаган бер көн бар микән? Телефон трубкасыннан: "Арулармысез, карендәшләр", - дип эндәшкән көр тавышын юксынабыз. Раиса Григорьевнаның иң яраткан бәйрәме - Җиңү бәйрәме иде. Шул Җиңү бәйрәме көннәрендә...

Бөтен гомерен сәхнәгә, җыр сәнгатенә багышлаган ветеран-җырчы карендәшебез Раиса Тимофееваны мәңгелек йортына озатуга да бер ел гомер узып китте. Редакциядә аны искә алмаган бер көн бар микән?

Телефон трубкасыннан: "Арулармысез, карендәшләр", - дип эндәшкән көр тавышын юксынабыз. Раиса Григорьевнаның иң яраткан бәйрәме - Җиңү бәйрәме иде. Шул Җиңү бәйрәме көннәрендә бөтенләйгә китеп тә барды ул. Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр ут эчендә булган дәдәсен - Владимир Тимофеевны сагынып яшәде җырчы. "Туганайлар"да аның турында истәлекләр дә бастырды. Шулардан бер өзекне укучылар игътибарына тәкъдим итәбез. Ике туганның җаннары күктә сөенсен.

"Бүгенгедәй хәтеремдә: Борды урамнарын тутырып, җегетләр җырлый. Авыл көенә, солдат көенә җырлыйлар. Яңа гына унҗиделәрен тутырган 25нче елгылар сугышка китә. Ике якка тезелеп, 27-28 нче елгылар аларны озата бара. Тормыш дилбегәсе аларга күчкәнен аңлауданмы, якын туганнары белән аерылышу хәсрәтеннәнме, егетләрнең йөзләре үтә җитди. Борды урамында яңгыраган җыр үзәкләрне өзә...

Борды урамын чыкканда,

Үрләр озын менәргә.

Ямьле Борды буйларында

Җырым калсын мәңгегә.

Без китәбез иртәгә,

Шинель салып җилкәгә.

Без китмәс идек иртәгә -

Герман тия теңкәгә...

Кызлар бүген җырламый, төсләрен мәңгегә истә калдырырга теләп, карашларын җегетләргә текәгәннәр.

Дәдәм бергә уйнап үскән дусты - Ефим Антонов белән бер көнне китте...

Минем дәдәй "Катюша"да хезмәт иткән. Үзе бу машина турында: "Катюша" чыкмаса, сугыш болай гына бетми иде әле. Аңа утыру өчен, зур сынаулар үтәргә туры килде", - дип әйтә торган иде. Күнегүләр озак бара, коеп яуган яңгыр астында әллә ничәшәр сәгать ятабыз. Лыч булган киемнәр тән җылысы белән яңадан кибә. Карлы суларда ятканда, командирыбыз: "Балакайлар, сезнең болай ятулар сәламәтлегегезне тәмам бетерә инде", - дип кызгана иде үзебезне, дип искә ала идее дәдәй.

Европа шәһәрләрен азат иткәндә, аларны шатлыклы күз яшьләре белән, "ура" кычкырып каршылыйлар, чәчәк букетлары аталар. Шулай "Катюша"ларында Берлинга кадәр барып җитәләр.

Дәдәй авылга 1951 елда гына әйләнеп кайтты. Покрау алды көннәре иде. Әни мунчадан соң ятып тора, ә мин, гәҗиттән бизәкләр ясап, "тәрәзә пәрдәсе" корам. Шул чакта ишек шакыдылар. Кунарга кертүне сорыйлар. Ачып җибәрсәм - озын буйлы, шундый матур бер солдат басып тора. Бөтенләй коелып төштем. "Дәдәңне танымыйсыңмы әллә?" - дип, үземне кочаклап алды. Киткәндә, малай гына иде, тугыз ел эчендә таза бәдәнле ир-атка әйләнгән. Әни, сөенеченнән, сүз әйтә алмый, "а-а-а" дигән авазлар гына чыгара. Берничә минуттан соң гына элекке хәленә кайтты. Дәдәйне әзгә генә җибәргәннәр иде. Ай күрде -кояш алды, кебек, авылда ике-өч көн торды да, Харьков өлкәсенә хезмәтен дәвам итәргә китеп барды.

Икенче тапкырында авылга Чукоткага барышлый керде. Борды кызы Катяга өйләнеп, хезмәт итәсе урынына бергә киттеләр. Тыныч тормышта үзе теләгәнчә яшәргә теләгәне күренеп тора иде, тик хәрби кешенең теләген исәпкә алалар идеме соң? Аннары армиядә кыскартулар башлан ды. Бу юлы, үзе теләмәсә дә, гражданский тормышка күнегергә кирәк иде. Ияләшә алмыйча озак интекте дәдәй. Аңа бөтенләй таныш түгел дөнья идее бу. Инде бары да әйбәт, дигәндә генә, йөрәк авыруы белән китеп барды. Сугыш кырында командирларының аларны жәлләп әйткән сүзләре дөрескә чыкты...

Дәдәемне Борды зиратына алып кайтып җирләдек. Тора-бара, аны сагынуым чиргә әйләнде. Бер-беребезгә якын булырбыз, дип, мин Чаллыга кайтып төпләндем".

Өзекне шунда туктатып, Раиса Григорьевнаның үзенә күчик. Матур яшәде, китүе дә матур булган: "Татарстан радиосы" тапшырган үз җырларын тыңлый-тыңлый, мәңгелеккә күзен йомган. Әйтәсе сүзләрен, хисләрен җырларына салып, китеп барган. Радиодан аның башкаруындагы җырларны ешрак тапшырсыннар, олы җырчыбызның тавышын оныттырмасыннар иде. Аны юксынучылар бик күп...

Мария МАРТЫНОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: