Туганайлар

Гомер йомгагын сүткәндә

Газетабызның быелгы 16 нчы санында Зәй районы Сәвәләй авылында туып-үскән Чукрашова Мария түти турында язма биргән идек. Үзе белән сөйләшеп утырганда, ул инде күптәннән балаларына укыр өчен истәлекләр язуын әйтеп киткән иде. Без аның ризалыгы белән ул истәлекләрне газета битләрендә дә бастырып чыгарырга булдык.

Мин 1929 елда туганмын. Әтиләр сөйләве буенча, ул елны 8-9 хуҗалык берләшеп, колхоз оештырганнар. Авылда әле күпчелек кеше кай якка да карарга белмәгән, байлар сүзенә күбрәк ышанганнар, колхозга керергә курыкканнар. Ул 8-9 хуҗалык бу зур авылда нәрсә җимерә алсын инде, озак та үтми, алар таралышкан. Безнекеләр ул вакытта урта хәлле крестьян булганнар, мал-туар асрап, җир чәчеп, умарта тотып көн күргәннәр. Яңадан күмәкләшү 1931-32 нче елларда булган. Шул чорда күп кенә хуҗалыклар берләшеп, "Якты юл" колхозын оештырып җибәрә. Анда керүчеләр үзләренең артык малларын, икмәкләрен, атлы крестьяннар атларын, эш коралларын, умарталарын биргәннәр. Яшьтән умартачылык белән шөгыльләнгәнгә күрә, безнең әтине төрле хуҗалыклардан җыеп ясалган умарталыкка мөдир итеп куялар. Ни сәбәптәндер, кыш чыкканчы бик күп кортлар үлә. Әтине ялган гаеп тагып, яшь Совет властена каршы корткычлык эшләүче кулак кияүе, кортларны юри үтергән, диеп, ун елга төрмәгә япканнар. Мин ул чакларны бик әз хәтерлим, хуҗалыктагы бөтен нәрсәне төяп, ни бар мал-туарны да алып чыгып киттеләр. Без - дүрт бала, әни коры стенага карап утырып калдык. Ярый әле өйдән кумадылар.

Ул елны безгә бакчага бәрәңге утыртырга да рөхсәт итмәделәр. Анда колхоз киндер чәчте, абзарларга колхоз сарыкларын тутырдылар. Безнең бер нәрсәбез дә юк иде. Шунысы бик хәтердә калган: әни еш кына елап, каядыр чыгып китә иде дә, кайтып кергәндә, кулында ашамлыклар була торган иде. Ә мине, күбесенчә, күрше Начтый җиңги ашата иде. Алар белән безнең арада киртә генә булып, ул аларның өйалдына тоташа иде. Мин шул киртә өстенә менеп, әни, ашасы килә, дип җылап утыра идем. Әни, дип тә мине ашаткан Начтый җиңгигә әйтүем булган инде. Ул, ишетеп, миңа ипи чыгарып бирер иде. Яз көне кырга черек бәрәңге җыярга киткән әни белән дәдәйнең җылап кайтып кергәннәре дә исемдә. Кулак семьясы колхоз басуында йөрмәсен, дип, алардан черек бәрәңге дә җыйдырмаганнар.

Күпмедер вакыттан соң әти кайтты. Әни миңа башкача аңламас бу бала, дигәндер инде, әтиең бик яхшы эшләгән, шуңа күрә ун елны тугыз айда тутырып кайтты, диде. Яхшылап тикшергәннән соң, әтинең гаепсез икәнлеге ачыкланганын соңыннан, үсә төшкәч кенә аңладым. Әти кайтты, дигәч тә, безнең тормыш үзгәрмәде, юклык дигән нәрсә бик озакка барды. Безне ачлыктан коткарып калу өчен, әти өйне алышып, авылның икенче очына күчеп киттек. Башка чара юк иде. Өй алышуның сәбәбе шул: безнең өебез, каралты-курабыз яхшы иде. Алты почмаклы йорт, мунча, омшанник, урыс капка. Ә күчеп килгән җиребездә дүрт почмаклы өй, бер сарай, җил капка. Менә шуларга өстәп, безгә 6-7 пот ипи бирделәр. Ачтан үлмәскә шул да ярдәм иткәндер инде.

Әти көтү көтә башлады. Шул елны җизней безгә кәҗә бәрәне сатып алып бүләк итте. Әнигә кемдер әйткән, кәҗә бәрәнен күке кычкырганда тарткаласаң, сөт төшә, дип. Без әни белән чыгабыз да сауабыз, бераздан кәҗә бәрәнебез бер стаканлап сөт бирә башлады. Ул сөт алты кешегә җитә иде. Шул кышны чыгып, җәй җиткәч, мине Апай дәдәй, бала карарсың, дип Калиновкага алып китте. Бала карар җирем әллә нәрсә булмагандыр, бер тамак булса да ким булыр дип, әтигә ярдәм итүе булгандыр, мөгаен. Мин шул елны үземне әллә нинди дөнья күреп кайткан кебек сизеп, иптәшләрем алдында борын чөеп йөргән идем, что син, Калиновкада 1-2 ай тордым бит. Ул елны без шактый гына ипи алдык. Әти җәен көтү көтә, кышын шул сарыкларны карый, шуның өстенә ике дәдәй дә эшкә йөри башлады.

(Дәвамы алдагы санда)

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим