Туганайлар

Гомер йомгагын сүткәндә

Зәй районы Сәвәләй авылында туып-үскән Мария түти Чукрашованың истәлекләрен бирүне дәвам итәбез.

Мин дә әкрен генә кул арасына кердем. Су ташу, идән-сәке, чабата-оек юу, өй җыештырулар әни җилкәсеннән төшә башлады. Әни мине кул эшенә бик иртә өйрәтте. Мин өченче класста укыганда инде кече дәдәйгә күлмәк якасы чигеп бирдем. Белмим, ул ничек килеп чыккандыр, шунысын хәтерлим, дәдәй ул күлмәген тузганчы киде. Кышкы каникулларны без әни белән көтеп ала идек. Чөнки мин җеп эрлим, аның өчен түтиләргә барам. Ә анда мине - кунак кызын тәмле ашлар белән сыйлыйлар. Дөрес, аларда баш күтәрми эрләргә туры килә. Чөнки анда яшәүче кодагый әби бик таләпчән карчык иде. Аларга минем белән бер вакытта кодагый әбинең тагын бер оныгы килә иде. Әби без җеп эрләгәндә төрле кызыклы табышмаклар, әкиятләр сөйләп, күңелләребезне үстерә. Әле дә хәтердә, җырлый-җырлый эрләсәң, җыртык күлмәк киярсең, бөтерә-бөтерә эрләсәң, бөтен күлмәк киярсең, дип так-мак әйтеп эшкә утырта иде безне.

Инде тормышлар көйләнә генә дигәндә, сугыш башланды. Без ул көнне Сандугач тавы башында әниләр белән утауда идек. Барча халык йөгерешеп, авылга кайттык. Шул көннән авылны кайгы, аерылышу ачысы, күз яше басып алды. Безнең өйдән дә сугышка биш кеше - дәдәләрем китте. Аерым яшәүче олылары, икесенә җиде ятим калдырып, мәңгегә ятып калды. Ул елларның бала күңеленә кереп калган төрле вакыйгалары әле дә хәтердә. Сугыш башланып, бер ай үттеме икән, төшкә кадәр бик күп ирләрне озаттылар. Аларны озатып кайтуга, күп кенә кызларга да повестка килгән иде.

Безнең авылда гомер-гомергә солдатларны авыл чыкканчы озату гадәте кергән. Ул көнне яңгыр бик озак килде. Алан урман арты иртәдән үк бик куркыныч, шомлы, караңгы торды. Шул килеш кызларны озатырга халык җыелды, югары оч кызлары җыенып беткәнче инде күк күкрәү, яшен яшьнәү якын ишетелә иде. Авыл башына төшеп җиткәнче бөтен дөньяны болыт каплады. Берөзлексез күк күкри, яшен яшьни, яңгыр ява. Озата баручылар кире өйгә йөгерә башлады. Безнең очлар өлгерә алмыйбыз, диеп, түбән очтагы туганнарына кереп бетте. Мин кечкенәдән үзсүзле идем. Елый-елый өйгә таба йөгердем дә йөгердем. Падикалар турына җиткәндә, яңгыр көчәйде, Прапун бабайлар турына җиткәндә урамда су тубыктан иде инде. Урам аркылы чыгарга мөмкин түгел. Прапун бабайның карчыгы Зинук әби турларында елап тора иде. Ул мине урам аркылы чыгармады, үзе белән подвалларына алып керде. Яңгыр әкренәйгәч, өйгә озатып куйды. Менә шул яңгыр вакытында авылның бик әйбәт, биек өч күпере, түбән як урамның җиде мунчасы, умарталары агып китте. Бәрәңге бакчаларын сөзәк җирдән агызып, үзәк бакчаларны лай басты. Болыннарны бүрәнәләр, киртәләр, казыклар каплады. Бу коточкыч хәл сугыш кайгысыннан тилмергән халыкка бик авырга килде. Ә инде иртән киткән ир-егетләр Мәләкәскә кереп кунганнар. Кызлар бик авырлык белән Кара Елгага барып җиткәннәр. Колхозның яшелчә бакчасын да лай каплады. Без анда, җиде-сигез яшьлек балалар, су ташып, яшелчәләргә сибә идек. Исемдә калган, анда "Как-сагыз" дип аталган үсемлек үстерәләр иде. Ул тузганакка ошаган, без шуның мамыгын җыя идек. Ә тамырын җыеп хөкүмәткә тапшыралар иде. Имеш, ул тамырдан резина ясаганнар. Хәзер күпме кешедән сорап-сорап карыйм - ул культураны белмиләр.

Менә шулай, сугыш елларында көчебез җитмәсә дә, ашарга-кияргә булмаса да, тырыша-тырыша яшәргә маташтык. Нишлисең, унике-унөч яшьлекләр әтиләрен алыштырды бит. Шулай беркөнне без дә күрше түтиләр Әлминкә, Палый, Упрый, Марҗа, Натук белән симәнә илтергә киттек. Кайтканда Бояр урманы яныннан сабан урлап, алмаш-тилмәш тәгәрәтеп, кеше күрмәсен дип, Балкан тавы артыннан Андраннар тыкрыгына текә ярдан аркан белән төшереп алып кайттык. Шул сабанны тартып бакчаларны сукаладык. Ми-не ничек иярткәннәрдер, белмим. Биш кеше тартабыз, беребез сабан тота. Сөрелгән җирдә черек бәрәңге чыкса, алъяпкычларга җыя барабыз. Ял иткәндә алардан күмәч ясап, пешереп ашыйбыз. Шулай инде, ул чорда ачлык иң куркыныч нәрсә иде.

Уракка төшкәч яз, җәй ачка тилмергән халыкның тамагы туя - арыш уып ашыйлар иде. Борчак чаба башлагач - аны ашадык. Өйдәгеләрне дә ашатырга мөмкин булыр иде дә, моның азагы бик куркыныч буласын аңлый идек. Минем әти мөдир булгач, көн саен нарядта була. Эшкә киткәндә бик нык кисәтә: кеше ала дип, берүк бернәрсә дә ала күрмә, кызым. Шулай беркөнне ял иткәндә борчак кузагы уып ашадык та, түтиләр калган борчакны бушаган савытларына тутырдылар. Кич өйгә кайтканда авыл башына җитсәк, күзләребез шар булды. Анда берничә кеше кырдан кайтучыларны тентеп тора. Миннән башка бүтәннәрнең барысында да борчак таптылар, колхоз милкен урлаучылар, дип унөч-ундүрт яшьлек кызларга да авыл советында суд ясадылар. Ярый әле алып китмәделәр. Ә ике хатынны алъяпкычларындагы ике килограмм борчак өчен төрмәгә яптылар. Берсе безнең Александра җиңгәй - төрмәдә үлде. Икенчесе ике елдан кайтты.

1943 елны безне, авылдан алты кызны, пычкы-балталар алып, Прапун бабай Алан урман артына илтеп куйды. Бер атнага, дип онлата продукты да алган. Ул киткәч, онны һәрберебезгә бүлдек, бишәр стакан булды. Менә шул биш стакан онны бер атнага җиткереп яшәргә кирәк. Без биредә чурка кисәргә тиеш идек. Чурка дигәнебез якынча бер сөям (12-15 см). Шул озынлыкта кисәбез, ярабыз. Аны Прапун бабай көн саен килеп ала. Шушы чурка белән нинди марка тракторларны эшләткәннәрдер, анысын әйтә алмыйм. Кичкә Гулькин авылына, Шәлей Анна түтейнең бер туганына кайтып куна идек. (Анна түтей чуваш кызы). Хуҗа хатын ике баласы белән яши, ире сугышта. Сыеры да бар. Без кайтарып биргән оннан ул бик тәмле итеп сөтле умач пешереп ашата иде.

Элеккеләрне хәзерге белән чагыштырам да тирән уйга чумам: ул вакытта тормыш итү өчен "юк"тан башка нәрсә юк иде. Тоз, шырпы, сабын, керосин ише көндәлек кирәк-яраклардан башка берничек тә яшәп булмый бит. Иртән күзне ачу белән ут кирәк. Бар кешенең дә пичендә янган күмер сакланмый, сүнә. Бабайлар, чакма чагып, ут тергезәләр. Кемнең төтене чыга - шунда йөгерәсең. Менә шуңа күрә дә инде "Ут күрше" дигән сүз яши. Икенче төрле әйткәндә, "Күрше хакы - Тәңре хакы".

Авылда куыклы лампа яндыручылар сирәк иде. Аңа керосин күп кирәк. Челпек лампа яктысында орчык эрләдек, бәй бәйләдек, тегү тектек, чигү чиктек, ямау ямадык, чабата ясадык, итек төпләдек, дәрес хәзерләдек, киндер суктык...

(Дәвамын киләсе саннан укырсыз)

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим