Туганайлар

Әфган яралары

1979 елның 27 декабрендә Советлар Союзы хөкүмәте карары нигезендә Әфганстан территориясенә безнең гаскәрләр кертелде. Совет сугышчыларына мөрәҗәгатьтә болай диелгән була: "Совет хөкүмәте карары, Әфганстан хөкүмәте үтенече һәм дуслык, хезмәттәшлек, үзара татулык турындагы совет-әфган килешүе нигезендә син чикләнгән күләмдәге совет гаскәрләре составында Әфганстан территориясендә булып, безгә дустанә мөнәсәбәттәге ил халкына интернациональ...

1979 елның 27 декабрендә Советлар Союзы хөкүмәте карары нигезендә Әфганстан территориясенә безнең гаскәрләр кертелде. Совет сугышчыларына мөрәҗәгатьтә болай диелгән була: "Совет хөкүмәте карары, Әфганстан хөкүмәте үтенече һәм дуслык, хезмәттәшлек, үзара татулык турындагы совет-әфган килешүе нигезендә син чикләнгән күләмдәге совет гаскәрләре составында Әфганстан территориясендә булып, безгә дустанә мөнәсәбәттәге ил халкына интернациональ ярдәм күрсәтәсең, безнең көньяк чикләребезнең куркынычсызлыгын саклыйсың".
Шушы карар нигезендә безнең Республикадан чакырылган тугыз меңнән артык солдат һәм офицер әфган җирендәге сугышта катнаша.
Әфган вакыйгаларыннан соң инде 25 ел вакыт үтеп китте. Бу сугышка карата төрле бәяләр бирелде. Әфганстанның эчке эшләренә тыкшынуны берәүләр гел дә кирәк булмаган политик хатага санаса, анда катнашкан солдатлар үзләре алай дип уйламый. Әфган җирендә никадәр төзелеш башкарылды, ачлыктан интеккән балаларга ярдәм ителде, ә иң мөһиме - илебезнең Әфган белән янәшә чикләре бозылмый калды, диләр. Бу сугышка әнә шундый "чуар" бәя бирелсә дә, шул җирдә каннарын койган солдатларның исемнәре онытылмаска тиеш. Тугыз ел буе барган сугыш нәтиҗәсендә һәлак булган, яралардан, контузиядән, җәрәхәтләрдән, авырулардан үлгән, хәбәрсез югалган ундүрт мең биш йөздән артык сугышчы хәтере шуны сорый.
Әфган сугышыннан исән кайткан сугышчыларның бүгенге көндәге хәлләре дә әллә ни мактанырлык түгел.
- Әфган сугышы инвалидлары Бөек Ватан сугышы инвалидлары файдаланган льготалардан файдаланачак, пособиеләр дә югары күләмдә түләнәчәк, квартир да биреләчәк, дип вәгъдә иткәннәр иде безгә. Болар - сүздә генә булып калды. Без бу сугышта исәнлегебезне югалттык. "Инвалидка" машиналары да бирмиләр, башкасын әйтеп тә торасы юк, - дип эчен бушаткан иде берчакны Әфган ветераны Геннадий Гарнышев (хәзер инде үзе дә исән түгел).
Әфган сугышчыларын искә алган бу көннәрдә яу кырында башларын салган берничә карендәшебезне искә алыйк.

ВЛАДИМИРОВ Анатолий Егорович


1966 елның 28 сентябрендә Югары Ослан районы Чулпаниха авылында туа. Идел буе урман хуҗалыгының Теньки урманчылыгында тракторчы булып эшли. 1984 елның 26 октябрендә Кораллы Көчләргә алына. Әфганстан җиренә җибәрелә. 1985 елның 2 маенда транспорт колоннасын озата барганда, дошман уты астына эләгә. Иптәшләре белән сугышка керә. Дошман ягында көчләр зуррак була. Бу бәрелештә Анатолийның гомере өзелә.
Шул көнне генә ул авылга хат язган була. Гап-гади солдат хаты. Үзен күмгәннән соң, әлеге
хат әти-әнисенә килеп ирешә.
Анатолийның соңгы хатыннан:
"Сәлам Пяндждан!
Исәнмесез, ерак Теньки җирендә яшәп ятучы минем өчен кадерле булган Папа һәм Мама. Менә тордым да хат язып салырга булдым. Әзрәк үзем турында: мин исән-сау, авырмыйм. Хезмәтем яхшы гына бара. Менә хәзер яңа солдатлар көтеп ятабыз, безнең яклардан да булырлар, дип өмет итәм. Беренче май бәйрәме монда любой көн шикелле узып китте. Клубта кино күрсәттеләр, телевизор карадык, волейбол уйнадык.
Мама, мин Колька Мартьяновның адресын һаман сорап язам, нишләп онытасыңдыр.
Әле көтү чыкмадымы? Ничә көн көтәргә туры килә? Маллар исән-саумы?
Көннәр монда эссе. 1 май көнне обедтан соң яңгыр яуды, җимешләргә дә әйбәт булып китте, тузанны да басты. Бүтән язар сүзем юк, бетерәм.
Исән-сау калучы улыгыз Толя."

Әнә шундый гап-гади, эчкерсез хат. Шул көнне үләрмен дип башына да китермәгәндер...
Үлгәннән соң, ул Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.


ДАНИЛОВ Иван Михайлович

Татарстанның Мамадыш районы Владимир авылында туа. Лубян урман техникумын тәмамлый. 1983 елның 1 апреленнән хезмәткә алына, июньдә Әфганстанга җибәрелә.
1984 елның 17 февралендә мотоукчы рота составында сугышчан бурыч үти. Машинасы белән оста эш итә. Дошманны эзәрлекләп барганда, аның БТРы
гранатометтан атып сафтан чыгарыла. Иван каты яралана һәм яраларыннан үлә. Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
Әти-әнисенә хәрби частьтан җибәрелгән хаттан өзек:
"...Жизнь Ивана была недолгой, но яркой. Рано повзрослевшим и юным ушел он из жизни. Но будем старыми мы, будут взрослыми афганские дети, те за кого с оружием в руках сражался с врагами Апрельской революции Иван, и никто никогда не забудет солдата, который пришел сюда из далекой Татарской земли, чтобы с оружием в руках отстоять светлое будущее афганского народа, надежно защитить южные рубежи нашей Родины.
Мы гордимся Иваном и отдаем дань уважения Вам за воспитание Вашего сына в духе беззаветного служения Родине. Выражаем Вам искреннее соболезнование. Память об Иване будет вечно жить в сердцах всего личного состава части.

Командир войсковой части, п/п24785 Мазур, заместитель командира по политчасти Подорванов
19. 02. 84 г."

ОСИПОВ Петр Викторович

1965 елның 20 мартында Зәй районы Югары Мәлем авылында туа. Казан шәһәрендә СПТУ-68 тәмамлый. 1983 нче елның 13 октябреннән - Кораллы Көчләрдә, 27 декабрьдән - Әфган җирендә.
Рядовой, гранатометчы. 2 тапкыр засадада, 3 тапкыр разведка мәгълүматлары табуда, 16 тапкыр колонналарны озата баруда катнаша. 1984 елның 22 августында, марш ясаганда, Вагджан тарлавыгында батырларча һәлак була.
"Батырлык өчен" медале һәм Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
Куен дәфтәрендә ул түбәндәге шигырь юлларын язып калдырган:

Струны гитары моей
Часто мне снятся родные края,
Знает об этом гитара моя.
Видно, не даром волнуют друзей
Струны солдатской гитары моей.

На фотокарточку гляну твою,
В руки гитару беру и пою.
Слышишь, над простором полей -
Струны солдатской гитары моей.

Письмам твоим я всегда очень рад,
Строки читаю, а вижу твой взгляд.
Вот потому и звучат веселей
Струны солдатской гитары моей.

Служба армейская мне по плечу,
Легкой службы искать не хочу.

Только вдали ты услышать сумей
Струны солдатской гитары моей.

Әфган сугышы, бүгенге күздән чыгып бәяләгәндә, чыннан да, мәгънәсез сугыш булгандыр. Тик ул сугышны безнең малайлар башламаган бит. Ватаннары алдында биргән антларына тугры калганнар. Ватанны саклау шул түгелмени инде ул? Шуңа күрә бу сугышта катнашканнар үзләренә вәгъдә ителгән барлык льготалардан, торак субсидияләреннән файдаланырга тиеш, минемчә.

Мария МАРТЫНОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: