Туганайлар

БЕЗНЕҢ ПАПА

Моннан 300 еллар чамасы элек, Алабуга районының Ялавай (Елово) һәм Айтуган авыл кешеләренә хәзерге Зәй районының Кабан-Бастрык авылы урыныннан җир бирелә. Бу җирне килеп күргән кешеләр, тау астындагы чишмә чыккан урынны сайлап алалар. Шулар арасында безнең борынгы бабабыз Асанов дигән кеше дә булган. Әбиебез гомер буе, без Ялавай нәселе, дип...

Икенче балалары - Лука дәдәй өйләнеп яши. Гражданнар сугышы вакытында аклармы, кызыллармы кереп, төн уртасында алып чыгып китәләр. Шуннан бер хәбәрсез югала. Өч яшьлек улы белән хатыны кала. Хатыны озак яшәми, чирләп үлә. Ирина әбиебез бөтен авырлыкны үз өстенә ала. Картайган әти-әнисен, җиңгинең ятим калган баласын карый. Күрше егете Федор белән кәбенгә керә дә, озак яшәмиләр, авырга узгач, аерылышалар. Әбиебез көнлекле эшкә йөри, ике баланы бәләкәй арбага утыртып, шунда ук симәнә салып, Борды басуына икмәк чәчә. Шул ук вакытта клуб караучы, мәктәп җыештыручы булып тора.

Лука дәдәйнең улы - Федор 17 яшендә ФЗУга китә. Сугыш башлангач, аны шуннан Ленинград ягына җибәрәләр. 1945 елның 13 январенда Кенигсберг өчен сугышта үлгәнлегенә язу килә. Федор дәдәй авылда иң матур чабата үрүче булган. Үзе ясаган скрипкада да бик матур уйнаган, балта эшенә дә кулы яткан, диләр.

Әтиебез Ксенофонт Федорович сугыш башланганда Баграж мәктәбендә укый. Аннан үзен избач итеп куялар. Документлар янды, дип, туган көнен ноябрьдә, фамилиясен Сергеев итеп яздырып, (мине Сергей бабай үстерде дип) 17 яшендә үк үзе теләп сугышка китә. Сталинград өчен барган сугышта яраланып, контузия алган хәлдә госпитальгә эләгә. Еврей военврач, чандыр гына бу малайны жәлләп, офицерлар әзерләү курсына яздыра. Кече лейтенант Сергеев Ксенофонт пулемет взводы командиры була. Өч тапкыр яралана. Шипитовка өчен барган сугышта яраланып, приказны бозып, кешеләрен саклап кала. Сиңа икенең берсе - я трибунал, я - заданиене үтәп чыккан өчен орден, диләр. Ходай саклый - орден бирәләр. Чехословакиянең Хлумин шәһәрендә кабат яралангач, үзен комендант итеп куялар. Квартира хуҗаларының кызы да була. Бу кыз белән бер-берсен ошатышалар. Сугыш беткәч, аны калырга кыстыйлар. Бик каласы килсә дә, авылындагы карт әнисен уйлап, кире Кабан-Бастрыкка кайта.

Әтиебез гомер буе Карпат кызының фотосын күкрәк кесәсендә саклады. Сугыштан кайтканда, "Шомырт юлы" дигән исемдәге үзе язган шигырьләр дәфтәре була. Ул шигырьләрне авыл кешеләре кулдан-кулга йөртеп, бары да укый. Соңыннан кая киткәндер, эзләп-эзләп тә тапмадык. Мәхәббәт турындагы шигырьләре өчен әниебез утка яккандыр, дип уйлыйм. Чөнки чех кызы әтиебезнең күңеленнән гомер буе китмәде. Зичә баш авылыннан безнең әниебез булачак Агафия исемле кызга өйләнеп, өченче балалары тугач, яңа йорт сала башлыйлар. Ул вакытта әти кладовщик булып эшли. Өч балалы кеше нинди акчага йорт сала, дип, тикшереп тә тормыйча, төрмәгә озаталар. Тугыз ай буена Бондюг төрмәсендә утырып чыга. Кайтканда сәламәтлеге бөтенләй юк иде инде. Шулай да, яшәргә кирәк бит. Торф эшенә керешә. Шуннан үпкә чире башлана. Кыш буе өебездә верстак-станок тора иде. Урындык, тәрәзә рамы ясау, пыяла кисү кебек эшләрне төнлә башкарды. Әбинең туку станогы да туктап тормады. Иске чүпрәктән, яисә носки, бияләй сүтеп, заказга идән паласы, бистәрләр суга идек. Агачтан вак тарак ясап, үзебез үстергән тәмәкене турап, шуны сатып та көн иттек. Инде чире көчәеп, хәле беткәч тә, әтиебез тик утырмады: заказга шамаилләр, вывескалар ясады. Пыялага чәчәк төшерде, шкатулкалар текте. Ул гомер буе шигырьләр язуын да туктатмады. "Зәй офыклары" газетасында әледән-әле шигырьләре басылып торды. Әтиебез дөреслекне яратты, беркемгә баш имәде, ялынып, ялагайланып яшәмәде. Менә шундый иде ул Ксенофонт Федорович Сергеев - Асанов.

Сулдан беренче - Ксенофонт Сергеев. 1933 ел

Е. СЕРГЕЕВА-САХАБЕТДИНОВА,

Зәй районы,

Кабан-Бастрык авылы

Аның берничә шигырен сезгә җибәрәм.

Көзге җилләр

Көзге җилләр каен яфракларын

Берәм-берәм өзә башлады,

Ачу иткән кебек, ак каенны

Шулай чишендереп ташлады.

Көзге җилгә каршы тораалмады,

Җиңелгәнен каен сиздерде.

Колачларын җәеп җил иркенә,

Бөтен яфракларын өздерде.

Туңмас әле каен яфраксыз да,

Туздан теккән ап-ак тун кигәч.

Тагын яшел яфракларын ярыр,

Кышлар үтеп, матур май килгәч.

Бик кызганыч, кеше генә шулай

Язлар килгәч кабат яшәрми.

Яшьлек чорын бер уздырып куйгач,

Күңел инде кабат яшьнәми.

Һәйкәл

Еллар үтәр.

Сезнең алдыгызга

Соры шинель кигән

Зур бер һәйкәл калкып чыгачак.

Сезнең буын миллион буыннарга

Шул һәйкәлдә янып торачак.

Кояш аңа үзенең нурын сибәр,

Үрелеп үсәр җирнең чәчәге.

Янып торыр мәйдан уртасында

Батырларның изге һәйкәле.

Утлы дуга

Бу дәһшәтле көннең истәлеге

Әле һаман сыкрый күңелдә.

Җирнең тетерәве һәм елавы

Мәңге сеңгән йөрәк түренә.

Мин кайнадым утлы ул дугада,

Туры килде анда янарга.

Җир кайнады анда, ялкын белән

Утлы яңгыр өстән яуганда.

Шаулап үскән бөдрә каеннарның

Уттан янып сынды билләре.

Ал чәчәккә чумган бакчаларның

Янды тамырлары, гөлләре.

Авыр пушкаларның ут чәчүе

Тимер белән җирне бутады.

Чишмәләрнең суы кайнарланды,

Агым сулар акмый туктады.

Яндырып эретте

немец "тигр"ларын,

Ут бөркегән безнең пушкалар.

Калку җирләр тигез җиргә калды,

Бу дәһшәтле көнгә кем чыдар?

Акбайны бахбай иттем

Акбаемны бахбай итеп

Җигим әле чанага.

Карлар тузып калсын әле,

Без чапканда урамда.

Бабайлар да күрсен әле

Акбай белән чапканны.

Ай-һай яхшы юртак, диеп,

Мактасыннар Акбайны.

Яхшы атлар җиккән кебек,

Җигеп куйдым Акбайны.

Тик Акбаем ни өчендер

Киреләнә башлады.

Алга, артка сикергәләп,

Тәртәләрне сындырып,

Үзе чабып чыгып китте,

Кар бураннар туздырып.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: