Туганайлар

Без сугыш чоры балалары

Мин - сугыш чоры баласы. Әтием сугышка киткәндә, әнием дүрт баласын кочаклап, бишенчесе белән йөкле булып калган. Миңа ул чакта дүрт яшь тулып узган иде, барысы да бүгенгедәй күз алдымда ... Шул көннән башлап күргән авырлыкларны язып кына аңлатырлык түгел. Миннән ике яшькә зуррак туганым - Лиза түти дә, мин...

Мин - сугыш чоры баласы. Әтием сугышка киткәндә, әнием дүрт баласын кочаклап, бишенчесе белән йөкле булып калган. Миңа ул чакта дүрт яшь тулып узган иде, барысы да бүгенгедәй күз алдымда ... Шул көннән башлап күргән авырлыкларны язып кына аңлатырлык түгел.

Миннән ике яшькә зуррак туганым - Лиза түти дә, мин дә мәктәпкә йөри алмадык - өскә-башка киемебез, аякка эләргә бер әйберебез юк иде. Әни таңнан ук колхоз эшенә китә. Күп чакта аларны ерак җирләргә орлыклык симәнә алырга җибәрәләр. Бер ае гына тулган сабыена дип, күкрәк сөтен стаканга савып калдыра. Шул сөткә өмет итеп караучылар - бәбидән кала - без тагын дүртәү: 7, 5, 3, 2 яшьлекләр. Берәм-берәм кабып чыга идек шул сөтне. Хәзер шуларны уйлыйм да, йөрәгем кысылып куя: бездән соң ул сөтнең күпмесе генә эләкте икән сабыйга, әле дә ничек исән калган. Хәер, без үзебез дә нәкъ әнә шул бер йотым күкрәк сөте капканга исән калганбыздыр әле...

Сугыштан соң Лиза тутам белән икебез бер класста укыдык (ул миннән ике яшькә зуррак булса да). Унынчы класска 10 чакрым йөреп укырга кирәк иде. Безнең бәхетсезлеккә каршы, укуны түләүле ясадылар. Барыбызны укытырга әнинең каян көче җитсен? Бала башыннан егерме бишәр сум. Шулай да куып чыгармадылар, укып йөрдек. Документ алырга вакыт җиткәч кенә, сезнең акчагыз түләнмәгән, дип, аттестатны бирмәделәр. Тутам гел "бишкә" генә бетергән иде, алай да ала алмады. Җәй буе җиләк, чикләвек җыеп, алардан кергән акчаны мәктәпкә илттек. Документларыбыз кулыбызга керде-керүен, тик институтларга имтихан тапшырырга соңарган идек инде.

Шул елны Чистай шәһәрендә техник училище ачылды. Лиза түти белән, шатлана-шатлана, шунда киттек. Безне, игезәкләргә санап, гел бутап йөрттеләр. Беребезнең билгесен икенчебезгә куялар иде. Укытучылар, киңәшләшкәннәр дә, икебезне ике төркемгә аерганнар. Уку сменаларыбыз да төрлечә. Ә бу - өстәмә расход дигән сүз. Бер бәрәңгене икегә бүлеп ашый идек, хәзер аерым казан асарга кирәк. Икебезне яшьтәшләр дип йөртсәләр дә, тутам, мине сеңел итеп, гел кайгырта торган иде, аергач, әнә шундый кайгыртучысыз калдым .

Укып бетергәч, мине Кыргызстанның Ош шәһәренә җибәрделәр. Юлда күргәннәрне хәзер искә төшерсәм дә, чәчләрем үрә тора. "МТСта нормировщик" дигән белгечлек белән Кыргызстанга ук җибәрмәсәләр, Татарстанда эш беткәнме инде? Хөкүмәт сезне акча түгеп укытты, ә хәзер инде түләгез, диделәр. Россия кешесе, дип, ничек кагып була, шулай кактылар, чак кына урлап китмәделәр үземне. Килүемә бер ел дигәндә, документларымны да алмыйча, аннан качып кайттым. Февраль аенда кыргызларда инде җәй башы, ә бездә 30 градуслы суык... Буран кузгалып, машина кузовында тәүлек буе утырырга туры килде, җитмәсә. Исән калырмын дип уйламаган идем - әҗәлем җитмәгән булгандыр, күрәсең, исән калдым.

Минем исемемнең мәгънәсе дә - ике тапкыр туган, дигәнне аңлата икән бит. Үлем белән күзгә-күз очрашканым бар иде инде. 1944 елның язы бик авыр килде. Җир өстенә ашарлык үлән әле чыкмаган, җилпучта, үләм дисәң, себереп алырлык бер уч он юк. Бәрәңгенең булган кадәресен утыртып бетердек. Нишләргә? Базга төшеп, кармаланып-эзләнеп менәргә булдым - черекләре булса да качып калмаганмы? Тырнакларым белән баз балчыгын актарам. Чыннан да, вакытым бушка китмәде, әллә никадәр бәрәңге бәбие җыеп алдым. Күптәннән базда торган тоз кисмәген дә чыгардым. Агач кисмәкне ярып, такталарын казанда кайнаткач, суга тоз тәме чыкты. Бәрәңге бәбиләрен шунда салып пешердек. Ниндидер болтушка булгандыр инде ул, әмма безгә бик тәмле тоелды. Рәхәтләнеп ашадык (Мин күбрәк тә ашап ташладым бугай). Ул чакта, берәр өйгә җыйналып, фронт өчен оекбашлар бәйләү бар иде. Ул кичне дә берәүләргә бардык. Әниләр бәйли, без, балалар, йон язабыз. Шунда тәгәрәп китеп, аңымны югалтканмын. Үлде, дип, өйгә алып кайтканнар. Икенче көнне иртән бер төркем кешеләр кабер казырга җыелдылар. Мин тавышларын ишетеп ятам, эндәшергә хәлем генә юк. Әнием кичтән бөтен җиремне сабынлы су белән юып, тиешле иманнарын укып, мич башына менгезеп салган. Кешеләр мине мич башыннан алганда, ыңгырашып куйганмын - менә шулай - үлеп терелгән кеше мин.

Бәрәңге, дигәннән, күз төбәп торган бердәнбер ризык иде бит ул. Ашарыңа калмаса-калмый - аны утыртмый калырга ярамый. Ирләре сугышта булганнарны да налогтан азат итмиләр. Сугышның икенче елындамы икән, баздан орлыклык бәрәңге чыгарып үрдерергә куйдык. 20 чиләк! Ашарга бер чиләк тә калмады. Эшне бетереп, хәлдән таеп, бишәүләп, капчыклар өстендә утырабыз. Шул чакта налог җыючылар керде. Әзерләп куйган бәрәңгене, бер кило да калдырмыйча, амбарга илтергә куштылар. Без елашабыз, әни елый, берәү дә җәлләмәде... Капчыкларны уфалла арбасына төяп, юлга чыктык. Әни алдан тарта. Без арттан этәбез, барыбыз да үкерешәбез...

Ул елны әниебез, өйдән сатарга яраклы бөтен чүпрәк-чапракны җыеп, күрше авылларга бәрәңгегә алмаштырырга китте. Ә без, үзебездән 4 чакрым ераклыктагы урманга менеп, ашарга ярардай үләннәрне җыеп төшеп көн күрдек. Әле, яңа бәрәңге җиткәнче, алда күпме гомер бар иде...

Ходай ярдәм иткәндер инде, ачлыктан да, ялангачлыктан да котылып исән калдык. Институтлар да бетердек. Бер-беребезгә карата гадел булып, булганны тигезләп бүлеп яшәдек. Гомергә дус булдык. Туганнар татулыгы бу тормышта иң кыйммәтле байлык дип саныйм мин.

Газета укучыларыбызны Жиңү бәйрәме белән котлыйм. Иҗатымнан берничә шигыремне дә тәкъдим итәм.

Июнь таңы

Язмышларны җимергән бу көнне

Саклый халык һаман күңелендә.

Кырык бернең кояшлы иртәсе

Әверелде кара күмергә.

Чәчәк-гөлләр җиргә иелделәр,

Туктап калды барлык яшәеш.

Хәсрәт сарды якты йөзләрне,

Түкте халык ачы яшьләрен.

Япь-яшь кызлар алсу күлмәкләрен

Алыштырды соры шинельгә.

Туган нигезләрен ташлап китеп,

Ятып калды күпләр мәңгегә.

Кырык бернең җылы июнь таңы -

Коточкыч кан кою иртәсе -

Тарих битләрендә мәңге калды.

Кабат андый таңнар килмәсен!

Җиңүдә өлешем бар

Сугыш чоры баласы без,

Без күргәнне - эт күрмәс...

Ачлык сүзенең мәгънәсен

Үзе күрмәгән белмәс.

Ачлыктан үлмәскә теләп,

Ни генә ашамадык,

Җир өстендә алабута,

Кычыткан да калмады.

Черек бәрәңге эзләргә

Кит язын кырларга.

Чабатабыз өзелеп калды

Язгы карлы суларда.

Бәхет иде, әгәр тапсак,

Дүрт-биш черек бәрәңге.

Яшел үлән ашау өчен,

Көтә идек җәйләрне.

Биш яшьтә генә булсам да,

Сугыш башланган чорда,

Көлтә бәйләргә булыштым

Әниемә мин кырда.

Бала караучы да булдым,

Ике-өч айлык сеңлемә.

Җиңүдә өлешем юк дип

Ничек әйтим мин сезгә?

Пычкы тартып, утын кистек,

Кайттык аны кочаклап.

Чиләнгән кул яралары

Төзәлмәде озаклап.

Биш ел көттек без биш бала -

Әтиемнең кайтуын.

Онытасым юк, сугыш бетеп,

Алсу таңнар атуын.

Анастасия Усачева, Түбән Кама шәһәре

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: